Саида Зыялы - Яралы кош авазы / Крик раненой птицы стр 10.

Шрифт
Фон

Тынычлана алмыйча сулык-сулык килеп утырган хатын башын читкә бора.

 Кирәкми

 Эч! дип боера ир. Эч. Гафу ит Кызып кителде Үзең бит Чыгып китегез, дип Әйдә, эч!..

 Минем аны авызыма да алганым юк!

 Алганың булмаса Менә алырсың. Тәмле ул Балдан гына ясалган. Миңлегали хатынының, башын үзенә борып, авызына шешәсеннән генә әчегән бал коя. Менә шулай, дип, үзалдына сөйләнә ул. Кая, күз яшьләреңне сөртим әле. Үзең дә инде Авылда артымнан чыш-пыш килеп кала башладылар. Имеш, без сине куып чыгарган Имеш, мин сине бик кагам икән Мине беләсең бит инде Кызып китә торган чирем бар Хәтирәбану бер кәлимә сүз дәшми. Кан тамырлары буйлап таралган әче балдан изрәгән гәүдәсе бушлык эчендә йөзә сыман. Ул үзе дә гел бушлыктан тора шикелле. Миңлегали нидер әйтә, нидер сөйли, әмма Хәтирәбану аларның асылына төшенми. Бераздан ир хатынына елышып ук утыра, иңнәреннән кочып, күкрәгенә кыса. Күлмәк изүен чишеп, хатынның күкрәкләрен капшый Әле генә күк күкрәп, яшен яшьнәп, давыллап яуган көчле яңгырлардан соң яшәргән табигатьтәй, Хәтирәбануның күңеле дә яктыра башлый. Ул, үзе дә сизмәстән, иренең кочагына ава

 Монда юл өсте. Эчкәрәк керик! ди ир.

Алар, басу өсләтеп барып, салам эскерте янында туктый. Ир белән хатын озак назлана. Иренең тән җылысыннан, кайнар сулышыннан кабат терелгән хатын кар эчендә чәчәк аткан умырзаяны хәтерләтә. Сөю-назлануларының иң югары ноктасына җиткән мәлендә янәшәдә басып торган карт алаша түзми кыр-басуларны яңгыратып кешнәп җибәрә

* * *

Мәхүп Миңлегалинең хыялын тормышка ашыра малай таба. Аңа Сәгъдәтша дип исем кушалар. Гатаның фамилиясе шушы Сәгъдәтшадан килә.

Сәгъдәтша тугач, йорттагы тәртип бөтенләй үзгәрә. Иң беренче эш итеп Миңлегали мич артындагы тар аралыкка сәке ясый һәм Хәтирәбануның ятагын шунда күчерә.

 Синең урын-җир турына Сәгъдәтшаның бишеген асабыз. Сабыйга урын бирерсең инде, ди.

 Чыбылдыгыгыз янәшәсенә дә элеп була ич, дип, каршы килеп карый хуҗабикә.

 Син нәрсә тагын! дип, күзен акайта ир. Аннары йомшаграк итеп: Тиле, үзеңә тыныч булыр. Бала җылаганны тыңлап ятканчы дип куя.

 Аның җылаганы мич артында да ишетелә инде. Җыласа Җыласа тирбәтерсез, ди хатын, үз сүзен сүз итәргә теләп.

Кортканың һаман карышып торуы Миңлегалинең җенен чыгара башлый. Шуңа күрә, бүтән каршы сүз әйтмәсен дип, хатынның җан ярасына учлап тоз сала.

 Син иң элек малай тап! Бишекне кая эләргә икәнен аннары өйрәтерсең? Кысыр тәре!..

Инде йорттагы бар хезмәт Хәтирәбану өстенә төшкән. Көн саен су китергән, мичкә яккан, гаиләгә ашарга әзерләгән, өй җыештырган Ә төннәрендә аның сердәше күз яшьләре була. Мич артындагы тар аралык хатынның яна-яна әкренләп корып баруының шаһиты

Озак яши алмаган Хәтирәбану. Кырык яше тулар-тулмас якты дөнья белән хушлашкан. Аның үлемен авыл халкы авыр кичергән. Соңгы юлга озатырга олысы-кечесе барысы да килгән. Мәрхүмәнең мәетен капка төбенә алып чыгып, җеназа намазы укыгач, авылның нык тормышлы, мөхтәрәм карты Бикмөхәммәт түзмәгән:

 Күңелең булсын, Миңлегали! дигән. Тынычлап йокларсың инде Йортлы-җирле булып калдың. Без синең нәсел-нәсәбеңне дә, туган җиреңне дә белмибез. Әмма менә үзеңне беләбез. Җылан син! Мескен булып шуышып килдең дә фәрештәдәй тол хатынның күкрәгенә агулы тешеңне батырдың!..

Шул көннән «Агулы теш» кушаматы Миңлегалигә ябышып калды

* * *

Ания, җан тиргә батып, Наилә белән Тәлгать янына килеп егылды.

 Нәрсә булды? диде апасы, аның кыяфәтенә карап. Төсең киткән. Бүре күрдең мәллә?

 Әйе, диде сеңлесе, еламсырап, күз читләрен сөртә-сөртә. Ике аяклы Бер кабахәт җан бәйләнде.

 Нәр-сә-ә? дип сикереп торды Тәлгать. Мин аңа хәзер учлап учына тоттырам!

 Юк, җизни Алай түгел Әтиегез корткыч булган, ди.

 Салага! дип төкерде Тәлгать. Нәрсә белә соң ул?

 Мин дә аңа: «Провокатор!» дидем. Маһупкамал ападан сорарбыз әле. Хөснетдин исемле ул. Көтүче.

 Ә-ә, диде Наилә. Әнә тегеннәнрәк чыбыркы сөйрәгән берәү безнең якка карый-карый узып киткән иде. Шулдыр ул.

Ания, кич утырып, әлеге күңелсез очрашудан калган тәэсирләрен көндәлегенә төшерергә дип утырган гына иде, күрше хатыны Хәтимә килеп керде.

 Маһупкамал кая? диде ул, Аниягә ямьсез генә күз ташлап.

 Хәерле кич! диде Ания. Алар түр якта. Чәй эчәләр.

Хәтимә эчкә үтте. Хәл-әхвәл сорашкач, чәйдән авыз иткәч, әле Рәшидәгә, әле Маһупкамалга карап:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3