Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет стр 24.

Шрифт
Фон

Яшь җегет еш кына шулай уйланды. Кулга төшерелгән чибәр кызларны, хатыннарны, алтын-көмешне каекларга төяп, күңеленнән катауга кайтып кергәч, аның күз аллары томаланды. Уйлары буталды. Шуннан соң нишләячәген ул ачык кына күз алдына китерә дә алмады. Барлык теләкләр, татлы уйлар иң ахырда бары бер нәрсәгә ир буласы, зур кеше буласы килүгә кайтып калды. Шул бер теләгенә иреште исә, никтер бөтен нәрсә үзгәрер, бөтен нәрсә бары ул теләгәнчә генә булыр шикелле тоелды.

Көтмәгәндә Ямгырчы бинең килеп төшүе, акбүреләрне болгарларга каршы яуга өндәве Тотыш угланны канатландырып җибәрде. Ул инде үзен чын-чынлап яуда итеп күрә башлады. Ыру аксакалларының киңәше төкәнгәнне ул киеренке бер түземсезлек белән көтте. Аларның яу яклы булачагына ул әз генә дә шикләнмәде. Тик аксакаллар киңәше ул көткәнчә төкәнмәде. Шуннан соң ул бар ышанычын җыенга баглады. Инде җыен да баш тартса, ул чагында ул чагында Юк, булмас! Акбүреләр болгарлардан үч алырга тиешләр, акбүреләр борынгы атакларын кайтарырга тиешләр! Җыен каршы килсә, ул берүзе китәчәк, Ямгырчы би белән! Бөтен ыруга каршы ул берүзе сугышачак!

Түрә буенча, йола буенча, ыруга кагылышлы эшләрне тикшергәндә, балалар катнаша алмыйлар иде. Тотыш моны бик яхшы белә иде. Шулай да ул, кайгылы башын иеп, атасы янына керде, аның үзен җыенда катнаштыруын үтенде.

Бу көннәрдә бинең чырае аеруча караңгы иде. Ул әле изге нарат янындагы күренешне дә онытмаган иде. Ук-җәя барлап, кылыч кайрап йөргән белексез углын ул пыр туздырып чыгарды.

 Мин синнән дә, туганнарыңнан да, аналарыңнан да, ырудагы барлык кешеләрдән дә олырак, диде ул углына. Мин бары ырудан, түрәдән, ата-баба йоласыннан гына олырак түгел. Син ырудан да, түрәдән дә, йоладан да атаңнан да олырак булмакчы буласыңмы?

 Мин синнән олы булырга тырышмыйм, атам! диде Тотыш углан, тезләнеп.

 Бар, күземә күренмә! диде Күрән би. Бер генә каршы сүз әйтсәң дә Игелексез!

XVIII

Тотыш угланның җыены шуның белән төкәнде. Атасының тупаслыгы яшь җегетнең кытыгына килеп тиде. Йомыла башлаган күңел ярасы яңадан ачылды. Яңадан ул үзен читкә тибәрелгән, кимсетелгән итеп тойды. Аның тагын бар нәрсәгә ачуы килде, аның тагын кемнәрдәндер үч аласы килде. Йолдыз-кашканың йолыкка биреләсен белгән көнне дә аның бу тикле күңеле кырылмаган иде бугай.

Атасы яныннан ул туры атлар абзарына ашыкты. Күзенә күренгән беренче атка атланды да, кояшта кызынып утырган карт-корыга, судан кайтучы хатын-кызга пычрак су, ләпек чәчрәтеп, чыбыркысы белән атын яра-яра, Басу-капка ягына чапты.

Капка сакчылары ерактан ук аны күреп алдылар, туктатмакчы булып, аның юлына аркылы төштеләр. Капка ачык, күперләр төшерелгән иде, шулай да тикшерми-сорамый беркемне дә кертмиләр дә, чыгармыйлар да иде.

 Кит юлдан! дип кычкырды Тотыш углан сакчыларга.

Атның йөгәненә тотынырга чамалаган Талутка ул, бар көченә кизәнеп, чыбыркы белән салды. Талут чинап җибәрде, тезгенгә сузылган кулын тиз генә тартып алды да чыбыркы очы тигән күзен учы белән каплады. Тавышка йөгереп башка сакчылар килеп җитте. Би углының холкын белгәнгә, алар аңа ныклап торып каршы килергә батырчылык итмәделәр.

 Китегез, кит! Берегезне калдырмый турап бетерәм! дип кычкырды ярсыган яшь җегет, кылычын кыныдан суырып.

Сакчылар шундук як-якка сибелделәр, сүгенү, мыгырдану тавышлары ишетелде. Тотыш углан, җилдәй очып, капкадан, күпердән чыкты да басу ягына элдерде. Аның артыннан тик күпер яркакларының дөпелдәгән тавышлары гына гүләп калды да, ат тоягыннан каты балчыклар гына чәчрәде.

 Йа Тәңрем! Эт урынына да күрмиләр без караларны! диде Талут, ачынып.

 Азынды! Түрәне санламый, атасын тыңламый, диде сакчыларның берсе, сукранып.

 Би углына ничек телең бара? диде икенчесе.

 Бара шул! диде беренче сакчы. Мин әле аны җыенда әйтәм бөтен ыру алдында. Теңкәне корытты инде, эттән туган! Китсен әнә Тәңре катына! Муенына элмәк салып, асып куйсыннар агач башына.

 Юк, әйтмәссең, диде икенче сакчы тыныч кына. Әйтсәң, үзең дә Тәңре катына юлларсың. Синең дә языкларың җитәрлек.

Кичкә таба, караңгы төшә башлаганда, арып-алҗып, Җирәнкәйне эштән чыгарып, Тотыш углан катауга әйләнеп кайтты.

 Атайга әйтмәдегезме? диде ул көчсез, кызганыч бер өн белән.

 Юк, Тотыш, әйтмәдек, диделәр сакчылар. Юкка кыздың баягынак. Талут күзсез калды.

 Кичерсен мине, диде Тотыш, үкенү белдереп.

Куеныннан берничә акча алып, ул сакчыларга ыргытты.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3