Аны бары таң алдыннан гына таптылар. Ул урда коймасы буенда, чүп-чар арасында, песи баласыдай бөгәрләнеп ята иде. Аны хан каршына китерделәр. Шилке инде тынычланган иде. Ул аннан берни сораштырып тормады, аның күз яше белән чыланган яшь, сылу йөзенә бер генә карап алды да, теш арасыннан сыгып:
Сатарга, диде.
Ага-базарда аны Биарга юл тотучы җөфүт сатып алды. Биарга Кызыл Яр аша узганда, Күрән би аны кулбау37 итеп үзенә алып калды. Би баштарак аны кырнак итеп тотты, Тотыш углан тугач, үзенең хатыны итте. Күрән би аны яңадан тергезде. Изгелеген аның беркайчан да онытмас ул!
Ямгырчы би килеп бөтен эшне бозды иске яраларны кузгатты да күкрәктәге кара кандай каткан үч, ачу тойгыларын актарып чыгарды. Ничек аңлатырга шуны Күрән бигә?!
XVI
Тәңре сиңа күп яшь бирсен, саулык-байлык бирсен, бикә! диде Ямгырчы би, бикәнең чибәрлегенә соклануын яшермичә, аның йөзенә туры карап. Изге ияләр йортыгыз-илегезне, ыруыгызны, терлек-туарларыгызны уттан-күздән, яудан-кыраннан сакласын. Төн карасыдай ул чәчләрегезне, тулган айдай сылу йөзләрегезне, дүрт саны да төгәл, күркәм буегызны Тәңрем яман күзләрдән сакласын!
Бикә Ямгырчы бинең теләкләрен, мактауларын исе китмичә генә тыңлады. Аннары, чак-чак кына тешен агартып:
Акбүре ыруында яман күзләр юк, булса, шул чит ырудан гына булыр, дип куйды.
Чит ыру кешеләре сезгә бары яхшылык кына телиләр, бикә! диде Ямгырчы би, елмаеп. Аның тынычсыз икәнлеге сизелеп тора иде.
Үз ыруымда да миңа шуны ук телиләр, би, диде Койтым бикә. Аяк өсте тору сиңа килешми, би. Утыр.
Сезнекедәй күркәмлек каршында күктән төшкән якты йолдыз каршында миңа тезләнеп торсам да килешә, бикә! диде Ямгырчы би.
Синең миңа йомышың бар бугай, би? диде бикә, туры сүзгә күчеп.
Бар, бикә, бар! диде Ямгырчы би, яңадан артсыз урындыкка утырып. Төп йомышым үтәлмәде. Бик күңелем кырылды, бикә. Акбүрене мин Казаякның өлкән агасы дип беләм. Үзеңнең туган агаң белән уртак сүзгә килә алмау бик күңелсез булды, бикә. Авыр чакта үз туганың да булышмагач, кем булышыр безгә?
Нинди авырлык килде соң әле сиңа, би? диде бикә.
Килде дип килеп җитмәгән дә соң әле, диде би, тотлыккандай итеп. Алмыш хан кузгалса, иң элек кемгә ташланыр дисең миңа!
Шулай шул, дип куйды бикә, килешеп. Икенче йомышың ни?
Икенче йомыш? диде би. Икенче йомыш Мин бернәрсә уйлаганыем, бикә. Килгәч килгәч, коры кул белән кайтып китәсем килми. Туганлашып булмас микән безгә, дим, бикә.
Без болай да туганнар түгелмени?
Җырак туганнар икән шул, бикә. Ныграк якынаергае безгә.
Ничек итеп?
Минем кызым Тәңкә ошадымы сезгә? диде Ямгырчы би, сакал-мыегын сыйпаштырып.
Аның бу кыланышы бикәгә никтер: «Мин ошыйммы сиңа?» дигән сымаграк тоелды.
Ошады диде Койтым бикә, көттереп. Шулай да син исеңнән чыгарасың, би: сез дә, без дә буртаслар түгел, ата-баба йоласы буенча бездә җегетне кызлар сайламый, кызны җегетләр сайлый.
Гарәп йоласын тотсам да, мин ата-баба йоласына каршы түгел, диде Ямгырчы би. Ата-ананың килешүе язык түгел лә, бикә! Гарәп йоласы буенча
Мин ата-баба йоласын38 артыграк күрәм, диде Койтым бикә, бине бүлдереп.
Тәңкә минем бердәнбер кызым, диде Ямгырчы би. Ул иректә үсте. Анасыннан иртә ятим калганга, мин аны бернидән тыймадым, кысмадым. Ул да ата-баба йоласын артыграк күрә. Инде менә үзенә кияү сорый. Чын. Үзара гына әйткәндә, шуның өчен алып килдем дә мин аны. Алмыш ханның күзе төшкәнче дип Сезнең белән килешеп булса
Син кемне күз алдында тотасың, би? диде Койтым бикә, кызыксына төшеп.
Синнән туган Тотыш угланны күз алдында тотам мин, бикә! диде Казаяк ыруының башы.
Койтым бикә, телен тешләгәндәй, сүзсез калды.
Әле кайчан гына Койтым кырнак аны Тотышны карынында йөрткән иде! Нинди авыр булды аңа ул баланы табу! Уналты-унҗиде яшьлек кырнак ул чагында нәрсә генә белә иде соң йөкле булу, тулгак тоту, бала табу турында? Аңа әйткәннәр иде, яшь чагында бала табу җиңелрәк була ул, дигәннәр иде. Белеп әйттеләр микән, белми әйттеләр микән ул сүзне, тик шулай да аңа җиңел булмады ул бала табу. Аныкы үлем белән бер булды. Кендек әби белән Язай имче баланы ярып алдылар, юкса ул аны табалмаган булыр иде. Шулай итеп, аның углы дөньяга Тәңре яраткан капугтан түгел, кеше кулы белән уелган капугтан чыкты. Шуңа да ул бүре булып түгел, арыслан булып үсте!39