Нурихан Фаттах - Итил суы ака торур / Итиль река течет стр 19.

Шрифт
Фон

Күрән бинең чырае бозылды.

 Уртак сүз табылмады, диде ул үзенең ырудашларына. Җыен җыярбыз.

Шул ук көнне Күрән би Акбүренең өлкәннәрен аксакалларны, авыл башларын чакырып тартыклар32 җибәрде. Җыенга шулай ук игенчеләр, балыкчылар, аучылар, юллардагы, чик буйларындагы, яр буйларындагы каравыл башлары да чакырылды. Икенче көн туды дигәндә, чакырылган кешеләрнең барысы да катауга җыелып бетте. Җыенны урданың тышкы ягында, калку үр өстенә корылган йөз кеше сыйдырышлы киез өй эчендә ясадылар. Җыен киңәшкә караганда да шау-шулырак булды. Яшьләр, Утташ кам яклылар яуга чакырдылар. Картраклар, куркаграклар, шулай ук белеклерәкләр бер дә юктан ут белән шаярмаска өндәделәр. Безне әлегә кысучы юк, безгә җир-су җитә. Чулманда балыкның, урманда киекнең беткәне юк, тыныч кына яшәп ятыйк, диделәр.

Күпчелек картларны, куркагракларны, шулай ук белеклерәкләрне тыңлады. Акбүре ыруы болгарларга каршы яу чыгудан баш тартты.

«Җыясы азыгым, эчәсе суым бетмәгән икән әле! Инде тынычлап йокларга да була», дип уйлады Күрән би, җиңел сулап.

XIV

Казаяклар акбүреләрнең соңгы сүзен аяк өсте тыңлап тордылар. Җыенның нинди карарга килүен ишеткәч тә, кунакларның йөзләре бозылды. Арысландай алып Күрән би дә яудан баш тарткач, бүтәннәргә ни сан?! Бозылды дөнья. Ак хан токымының күкрәгендә ялкын сүнде, арыслан дигәннәре сычкан булып чыкты. Барысы да үзенчә генә яшәргә, качып-посып яшәргә тырыша. Ил турында, бөек ата-бабаларның даны турында кайгыртырдай беркем калмады.

Күңеле кырылган Ямгырчы би Күрән бигә шундыйрак үпкә сүзләрен әйтте. Шул ук көнне ул юлга чыкмакчы булды. Акбүре ыруының башы аны болай үпкәләгән килеш кайтарып җибәрергә теләмәде. Ул аны тагын бераз кунак булырга үгетләде.

Чынында Ямгырчы би болай гына үпкәләгән булып кыланды. Аның әле бер дә буш кул белән кайтып китәсе килмәде. Аның уйлары, Күрән би сизенгәнчә, бик тирәнгә яшеренгән иде. Күрән бине хан ясау турында ул, билгеле, башына да китереп карамады. Аның үзенең хан буласы килә иде. Тик шулай да бар тотка Акбүредә иде! Аларны кузгатып булса, башкаларны кузгату чыннан да җиңелрәк булачак иде.

Юк, ул әле әз генә дә чигенергә теләмәде.

Ямгырчы би Койтым бикәнең үзе генә өйдә чагын белешеп, сагалап торды да, яхшырак киенеп, чәченә, сакал-мыегына исле майлар сөртенеп, ялгыз өйгә юнәлде.

Ул барып кергәндә, бикә өйдә иде. Әлерәк кенә төшке аш ашаганга, ул, күрәсең, бераз тын алмакчы булып, алсу ефәк тышлы мендәрләр өелгән йомшак урын-җирдә кырын-ярын ятып тора иде. Ике ягындагы ике кыз, аның чәчендәге энҗеле каптырмаларын, тезмәләрен салып-чишеп торалар иде. Шунда ук өченче берсе аның аягындагы каюлы читекләрен тартып ята иде.

Кунак килеп кергәч, бикә чишенүеннән туктап калды, артка ташланган башын күтәргәндәй итте дә, күз карашы белән генә ымлап, кызларга чыгып китәргә кушты.

 Түрдән уз, би, диде Койтым бикә, керүчегә йөзен борып.

Ямгырчы би, елмаеп, түргә узды, күрсәтелгән урынга бикә каршына килеп утырды. Бикә аңа никтер борчулы, күңелсез күренде. Аннары ул бераз гына таркау да, бераз гына салкын да, ачулы да шикелле тоелды. Кунакның Койтым бикәне мондый йөз белән күргәне юк иде әле.

Җыенда Койтым бикә дә катнашты. Баштарак ул шаулашучыларның берсенә дә кушылмады. Башкалар түгел, аның ире дә бикәнең ни уйлаганын анык кына белә алмады. Баштарак бикә Күрән бигә, син ничек уйласаң, мин дә шулай уйлыйм, дигән иде. Бу көннәрдә башы каткан Күрән би артык төпченеп тормады, ул чыннан да бикәнең үз сүзеннән чыкмаячагын яхшы белде. Аксакаллар аңа сорауны терәп куйдылар, син ил яклымы, яу яклымы? диделәр. Менә шунда инде Койтым бикә үзенең күңелендәгесен әйтте дә бирде. Иренә каршы чыгасы килмәсә дә, явыз Утташ камны яклыйсы килмәсә дә, барлык ырудашлары алдында ул турысын әйтте:

 Мин Алмыш ханга каршы яу чыгарга өндим! диде.

Нәрсә уйласа, ул шуны әйтте. Күрән бинең йөзе караңгыланып киткәнен бикә, билгеле, күрми калмады.

Менә шуның өчен дә иренең күңелен кырган өчен, ахрысы, аның әле булса эче поша иде. Әллә тагын бүтән төрле кайгылары, борчулары бар иде микән соң аның?

XV

Койтым бикәнең балачагы Чулман буйларыннан еракта, Җаек далаларында үтте. Ул Җаекның урта агымында күченеп йөргән бәҗәнәкләрнең Карабай ыруында туды. Ул Карабай ыруының башы Кайду бикнең33 икенче ишеннән34 туган икенче бала иде. Кайду бикнең илле мең баш куе, дүрт мең баш җылкысы бар иде. Җаек буенда тоткарланып калган бәҗәнәк ырулары арасында ул иң бае, иң көчлесе иде. Шуның өстәвенә Кайду бик алып ир иде. Ук атышта, сөңге ыргытышта, кылыч белән чабуда беркем аннан уздыралмый иде. Бөтен тирә-як бәҗәнәкләр генә түгел, угызлар, башкыртлар да аннан куркып, котлары алынып торалар иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3