Күч гаилә, өй.
Күп тә үтмәде, дөрләп янган учакларда итләр пешеп чыкты. Кисмәкләр, чүлмәкләр ачылды. Кояш яктысында балкып яткан киң аланда күңелле шау-шу әз генә дә тукталып тормады.
Ит исе, кан исе сизеп, түбә өстендә болыттай булып каргалар, козгыннар очып йөрде, якында гына, агачлар арасында, күзләрен уттай яндырып, тешләрен ыржайтып, ач бүреләр посып яттылар.
Язгы кояш кичкә авышу белән, тамаклары карлыгып беткән кешеләр кайтырга җыена башладылар. Коллар, чуралар тышаулы атларны алып килделәр, җигеләсен җиктеләр, иярлисен иярләделәр. Байракларның, сыннарның беришен монда калдырдылар, беришен үзләре белән алдылар.
Кайтканда да ыру башы үзенең йөз кешелек күче белән иң алдан кузгалды. Башкалар әкренләп-әкренләп алар артыннан иярә бардылар.
Сырт өстенә менеп, туры катауга илтә торган ачык юлга чыккач, Күрән би, үзенең өлкән хатынын алдан җибәреп, үзе читкә чыкты, арттарак калды. Юл читендә туктап торган килеш, ул кешеләрне күздән кичерде.
Тотыш юк, диде Күрән би, Койтым бикәне куып җитеп. Төштән соң мин аны күрмәдем. Истән чыккан.
Мин күрдем, диде бикә, пышылдап. Ул өйгә кайтып китте. Аягыма су үтте, туңам, диде.
Туңгандыр! диде би.
Аңа да ачуланып булмый инде, диде ана кеше, улын яклап.
Ярар, бетте! Әйттем исә кайттым! Шайтан колагы саңгырау булсын! диде би, ачулы пышылдап.
Аларның күзләре дә бар шул, диде Койтым бикә.
Капка каравылчысын үзең җайларсың. Мин берни белмим! диде би, кырт кисеп.
Атасы белән анасы үзе турында шулай борчылып кайтканда, Тотыш изге алан янындагы тәбәнәк чыршы астында утыра иде. Яу чабарга җыенган ир кебек, кулына ул алдан монда яшереп куелган сөңгесен, калканын тоткан иде. Шунда ук агулы уклар белән тулы ике садак, җәя ята иде. Башына ул тимер алпак, өстенә күбә кигән иде. Ул чыннан да монда орышка дип килгән иде. Түземсезлек белән ул кешеләрнең тизрәк изге аланнан китеп бетүләрен көтә иде.
IX
Икенче көнне, таң атар-атмас борын, Күрән бинең капка төбенә Утташ кам килеп җитте. Ул чамадан тыш ачулы иде. Үзен капкадан кертергә теләмәгән сакчыларга ул ачулы сүзләр әйтте. Сакчылар аңа бинең йокыдан уянганын көтәргә куштылар. Утташ кам теләсә дә, теләмәсә дә көтәргә тиеш булды.
Би аны үзенең ак өендә каршы алды.
Нишләп бик иртә? Бер-бер эш чыктымы әллә? диде ул, бабасының таң тишегеннән килеп җитүен ошатмыйча.
Чыкты, кияү! диде Утташ кам, ачуыннан бүреген салырга да онытып.
Аның болай сөйләшүе, җимерелгән йөзе бинең күңелендә йокымсырап яткан кире тойгыларын уятты.
Син бик тупас күренәсең, кам баба, диде ул коры гына, урынына утырып. Сал башыңны, утыр, сөйлә.
Утташ кам башындагы бүреген тартып алды да күрсәтелгән урынга терәлгәндәй итте.
Эш чыкты, би кияү! дип кычкырды ул чәрелдек тавыш белән. Ниндидер явызлар изге наратны бөтен ыругның изге сакчысын, яклаучысын мыскыллаганнар! Тәүбә! Тәүбә! Изге Аланны бозганнар, би! Изге Кайракканның йөзенә төкергәннәр! Тәүбә! Тәүбә!
Кемнәр?! Кайчан?! диде би, коты алынып.
Кемнәр, имеш! дип чәрелдәде Утташ кам, күз яшьләренә буылып, бизгәк тоткандагы сыман калтыранып. Килмешәк Койтым кырнакның игелексез Тотышыннан башка кемнең шуңа кулы барсын?!
Би ап-ак булды. Шуннан соң ул бурлаттай кызарынды, еш-еш тын алып, йокысы качып бетмәгән усал күзләреннән куркыныч очкыннар чәчрәтеп, урыныннан торды да җөнтәс шәрә кулын ашыкмыйча гына алга сузды, бабасының сакалыннан учлап тотты.
Аңлатыбрак сөйлә! диде ул.
Өлкән камның тары бөртегедәй елтыр күзләре чәчрәп чыгардай булып акаеп калды. Кайнарлыгы, ачуы-ярсуы шундук юкка чыкты, бөтен явызлыгы, бергә җыелып, кинәт каядыр эчкә төшеп китте. Теле тотлыгып, беравык эндәшә алмый торгач, ул, этенә-төртенә:
Б-б-бүген иртән б-б-барсам диде.
Шуннан? диде би, аның сакалын ычкындыргандай итеп.
Ш-шуннан диде Утташ кам. Из-зге нарат төбендә ч-ч-чүмәлә дисәң, ч-чүмәлә түгел у-утын дисәң, утын түгел Йа Тәңрем! Үле бүреләр өелеп ята! Кайсын ук белән, кайсын кылыч, сөңге белән Унлап-унбишләп! Бүре каны койганнар! Изге җиргә, изге нараткаебызга бүре каны койганнар!
Утташ кам, сакалы ычкынгангамы, изге наратны кызганыпмы, кычкырып җылап җибәрде.
Күрән би, яшен суккан кебек, телсез-өнсез калды: бу чыннан да коточкыч иде, бу чыннан да беркайчан да булмаган, була алмастай яман бер эш иде.
Арлар түгел микән? диде ул, аптырап, бабасының җирәнгеч йөзенә карамаска тырышып.