Кылычлы, уклы ирләрдән соң изге түгәрәккә сөңгечеләр килеп керде. Сөңгечеләр айналарны кадый-кадый күздән югалырга да өлгермәделәр, ике як капкадан утчылар килеп кергәне күренде. Кулларына алар янып, төтәсләп торган артыш, миләш, юкә, шомырт агачлары тотканнар иде. Утлы агачларын кылыч сыман баш өстендә селтәп, сөңге белән кадаган сыман уңга-сулга төртеп-айкап, утчылар да изге түгәрәктә әйләнеп йөрделәр. Ул арада кылычлы, калканлы ирләр яңадан түгәрәк эченә килеп керделәр, яңадан күкрәк киереп кычкырып җибәрделәр. Аларны тагын укчылар, сөңгечеләр, утчылар алыштырды.
Шулай итеп, Әрлик ханның әшәке ялчыларын ике тапкыр турап атып, чәнчеп чыккач, үләксәләрен яндырып, төтен белән бергә күккә очыргач, изге нарат яны тулысынча арыкланып17 калды. Изге җиргә, арык җиргә, кулга-кул тотынышып, елмаеп, яшь, чибәр кызлар керде. Өсләренә алар төрле төстәге җиңел күлмәкләр кигәннәр иде. Муеннарына, тал бөреләреннән тезеп, сыргалар такканнар, чәчләренә, күлмәкләренә төрле төстәге чәчәкләр кадаганнар иде. Алар барысы да яланаяк иде. Бу яшь кызлар, ышану буенча, яз килүен белдерәләр иде.
Менә алар, боҗра булып, изге наратны әйләндереп алдылар да, күктәге Тәңрене, кояшны, җирдәге тереклекне мактап, җыр башлап җибәрделәр. Аларга бөтен алан кушылды. Йөзләрчә, меңнәрчә күкрәкләрдән чыккан куанычлы җыр тавышы шундый көчле булды бөтен тирә-як, давыл чыккандагы сыман, күкрәп, гүләп торды.
Ил-көн биргән Тәңребезгә
Атак18! Атак!
Җир-суларга, урманнарга
Атак! Атак!
Ил-көнемә, ыруыма
Акбүрегә
Атак! Атак!
VIII
Күмәк җыр тавышы тынуга, колакларны тондырып, аланның төрле җирендә унлап быргы чинап җибәрде. Көнчыгыш капкадан Тотыш углан, җитәкләп, як-якка ыргылган Йолдыз-кашканы алып керде. Яшь кызлар өсләренә су сипкәндәй таралып беттеләр. Күрән би белән Койтым бикә дә читкәрәк тайпылды. Изге нарат янында бары тик Утташ кам да, аксакаллар гына торып калды.
Аксакаллар, йөзләре белән кояшка таба борылып, изге нарат ботаклары аша күккә карап, йолык келәве әйттеләр.
Күккә, куе булып, ургылып, аксыл-зәңгәр төтен күтәрелде. Яшь айгыр төтен эчендә күмелеп калды. Беразга тынып торган быргылар, дөңгерләр яңадан ярсып чинарга, дөпелдәргә тотындылар. Ул арада ирләр Йолдыз-кашканың алгы аякларына бәйләнгән арканны берьюлы тартып җибәрделәр. Йолдыз-кашка гөрселдәп җиргә ауды. Тик дөңгер, быргы тавышлары арасында аның гөрселдәве дә, пошкыруы, мышнавы, гыжлавы да беркемгә ишетелмәде җирдәге кешеләргә дә, күктәге ияләргә дә ишетелмәде.
Атны тунадылар. Сөякләренә пычак йөзе тидермичә, итен иткә, сөяген сөяккә аердылар. Итне тигез итеп ыруның барлык өйләренә өләштеләр. Үзләренә тигән кисәкләрне сак кына тотып, пешекчеләр үз учакларына ашыктылар. Алар аны, тимер шешкә кидереп, утта кыздырачаклар, аннары үз өйләрендәге барлык кешеләргә бүлгәләп, таратып чыгачаклар. Изге аланга килгән бер генә кеше дә йолык итеннән авыз итми калмаячак.
Йолык кылынган Йолдыз-кашканы итеннән-тиресеннән, эчәк-бавырыннан арындыргач, шәрә сөлтәрне ипләп кенә аягына бастырдылар, ычкынырга гына торган сөякләрен бер-берсенә бәйләп куйдылар. Шуннан соң тирене яңадан сөлтәргә кидерделәр, эченә коры ут-үлән тутырдылар. Тирене тектеләр, атның башыннан, биленнән нечкә кыл-аркан белән нарат ботакларына тарттырып куйдылар. Шулай итеп, Йолдыз-кашка яңадан элекке төсенә керде, бары тик аның күзләре генә сүнеп калган иде дә, торышында элеккечә тереклек, омтылыш, кайнарлык кына сизелми иде.
Бу эшләрнең барысын да аксакаллар башкарды. Алар үзара берни сөйләшмәделәр, бер-берсенә берәр нәрсә әйтергә кирәк булса, бары ымлап кына күрсәттеләр. Алар бик тиз, бик җитез кыландылар. Утташ кам, читтәге явыз ияләрне куркытып, бертуктаусыз аксакаллар тирәсендә йөренеп торды, дөңгер какты, кычкырды, әле уңга, әле сулга карап, әле кинәт артына борылып, бары үзенә генә күренгән явыз ияләргә каргышлар яудырды.
Йолдыз-кашкадан соң ике карт үгезне, аннары унлап тәкәне чалдылар. Аларны да шулай ук тунадылар, итен, эчен алдылар, сөлтәрләренә тиреләрен кидереп, тегеп куйдылар. Тик аларның карачкыларын барысын да нарат төбенә түгел, аланның төрле почмакларына утыртып чыктылар. Йолдыз-кашка янына бары бер үгез дә бер тәкә карачкысы гына куелды.
Күч гаилә, өй.
Күп тә үтмәде, дөрләп янган учакларда итләр пешеп чыкты. Кисмәкләр, чүлмәкләр ачылды. Кояш яктысында балкып яткан киң аланда күңелле шау-шу әз генә дә тукталып тормады.