Бары тик кыска бер мизгелгә сузылган күз карашы хәл итте Хәсәнәнең ризалыгын.
Сөнгатулла хәзрәт гаиләсендәге мөнәсәбәтләрне белмәгән кеше, Хәсәнәне ирексезләп кияүгә биргәннәр, дип уйлар иде. Бәлки, хаклы да булыр иде. Кызга мәхәббәт хисе гаилә корып яши башлагач килде. Ул шушы изге җан белән кавыштырулары өчен әткә-әнкәсенә рәхмәтле иде. Саф күңелле, йомшак мөгамәләле иде Хәсәнәнең хәләл җефете. Ул аңа җил-яңгыр тидертмичә, авырлыклардан, тормыш ыгы-зыгысыннан саклап яшәтте. Кешегә ярдәм итүдән ләззәт, куаныч таба белүче Бишкурай мулласын бөтен авыл халкы мәхәлләсе белән ихтирам итә иде. Хәсәнәнең ире хатынының нәрсә теләгәнен шундук сизеп ала иде. Шуңа күрә остабикәнең теләкләре һәрвакыт тормышка ашып торды.
13Бохарада укып йөргәндә, Лотфулла хәзрәт Багдад хәлифәлегендә яшәгән Ибн Бутлан исемле галимнең язмасына юлыккан. Анда төрле кавемнәрнең хатыннарында нинди сыйфатлар булуы турында язылган булган. «Төркиләрнең хатын-кызлары аш-суга оста, ирләренә тугрылыклы, тудырган-тапкан балалары һәрвакыт таза, зирәк була. Гаиләдә җылылык, тынычлык саклауда алар белән ярышырлык башка кавем хатыннарын белмим мин», дип язып калдырган иде гарәп галиме. Лотфулла хәзрәт, Хәсәнә белән яши башлагач, Ибн Бутланның сүзләре хак икәнлегенә төшенде.
Утызынчы еллар башында Таиповлар гаиләсендә биш бала уйнап йөри иде. Шул балалар белән бергә бу йортта җылы куанычлар, алдагы тормышка канатлы өметләр яши иде. 1937 елны хәзрәтне алып киткәч, аларның барысы да бер көн эчендә җимерелеп юкка чыкты. Хәсәнәгә куанычлар, өметләр Лотфулла хәзрәткә ияреп киткән шикелле тоелды
Беренче тапкыр кулга алынгач, Хәсәнәнең ире өч елдан кире әйләнеп кайтты. Сөргендә Лотфулла хәзрәт урман кискән. Башта ул урман кисүчеләрнең балта-пычкыларын үткенләп торган. Шул чакта ул куак артында яшеренеп намаз укырга да җаен тапкан. Тоткыннар арасындагы шымчылар Таиповның бу «җинаятен» башлыкларына җиткергәннәр. Хәзрәтне, авыр бүрәнәләрне күтәреп, урман эченнән юл буена чыгаручылар төркеменә билгеләгәннәр. Бер тапкыр авыр бүрәнәне алты кеше куелыктан юл буена күтәреп чыгарган. Җиргә ташлаганда, башкалар бүрәнә астыннан чыгып өлгергән, Лотфулла хәзрәт чыга алмый калган, басылып имгәнгән. Сөргеннән имгәнеп кайтканнан соң, Лотфулла хәзрәт өч ел гаиләсендә яшәп алган. Мең тугыз йөз утыз җиденче елны аны кабат кулга алганнар. Хәзер аның кайда икәнлеген беркем белми.
Әтиләре сугышта үлгәннәрнең балалары ятим кала. Рәсәй гомер-гомергә сугышып яшәгәнлектән, ятим балалар саны беркайчан да кимеми. Андыйларның ятимлеге әтиләренең сугышта үлүенә бәйле. Лотфулла хәзрәтнең биш баласы әтисез үскәнен бөтен авыл белә. Ятимме алар, әллә әтиләре исәнме? Бәлки, алар әтисез дә түгелләрдер?
Билгесезлек Нигә соң газиз әткиләре, хат җибәреп, үзенең исән икәнлеген белгертми? Гаилә башлыгының язмышын белә алмаганлык аларны үлем хәбәреннән дә аяусызрак газаплый.
Ирләрен сугыш үтергән хатыннар, улларын сугыш йоткан аналар башта күз яшенә юынып үксиләр, чәчләрен йолка-йолка елыйлар. Бу илдә халык күз яшенә күнегеп беткән дисәк тә, һич ялгыш булмас. Акрынлап вакыт әрнүне баса төшә. Әмма сугыш калдырган йөрәк җәрәхәте бөтенләйгә төзәлми. Ул адәм баласын гүргә кергәнче эзәрлекли. Ә менә игълан ителмәгән астыртын сугышны, бер гөнаһсыз кешене алып китеп олактыруны ничек аңларга? Җавап табып булмый торган билгесезлектән дә аяусыз, аннан да рәхимсез нәрсә бармы бу дөньяда?!
Хәсәнә хәлендәгеләр авылда берничә иде. Андыйларны абыстай җаны-тәне белән кызгана, һәр намазында Аллаһы Тәгаләдән хәлләрен җиңеләйтүне сорый иде. Кайчакларда ул күңелендә көферлеккә илтә торган фикерләр туа башлаганын тоеп тәүбә итә. «Раббым, бу газаплардан нигә коткармадың?» дип сорыйсы килгән чакларда ул, тыелып, дога укый, тәкбир әйтә. Бераздан, тулы тынычлану килмәсә дә, рәнҗү басыла төшә. Адәм баласы үз гөнаһларының җәзасын күргәнен сизми. Чөнки безнең тәкъдиребез Аллаһы Тәгалә кулында. Ул бөек, Ул мәрхәмәтле, Ул гадел. Шуңа күрә Ул бәндәләрен, соңгы чиктә, үзе дөрес юлга чыгарып тора. Аның тарафыннан гаделсезлек булуы мөмкин түгел. Түзеп булмас авырлыкларга юлыккан чакларында менә шулай юана иде Хәсәнә абыстай.
Беркемгә зарланмады тол остабикә, беркемгә серен сөйләп сыкранмады. Күрәләр бит аның нинди хәлдә икәнлеген. Аңлаучылар сөйләмәсәң дә тоемлыйлар. Кеше синең хәлеңә керә алмый, шуңа күрә зарланып сөйләнеп йөрүдән ни файда.
14Югары Бишендедә укый башлавының беренче көнендә төпчек улының авыр хәлгә юлыгуы Хәсәнә абыстайны хафага салды. Ана һәр баласының холкын белә, теләк-омтылышларын сизенә иде шикелле. Кайвакытта баласының үз табигатенә бөтенләй хас булмаган гамәлләр эшләгәнен күреп, югалып кала иде. Явыз кешенең көтмәгәндә яхшылык эшләп ташлавы, юмартның саранланып куюы. Аллаһы Тәгаләнең адәм баласына ясаган тәэсире шушы түгелме икән? Аның тыйнак Шәһите искиткеч күндәм бала көтмәгәндә, яшен утыдай тәвәккәл, үҗәт булып китә