Илдус Гыйләҗев - Ихлас тойгылар / Искренние чувства стр 7.

Шрифт
Фон

Безгә түгел ояты

Мин гаепле, йөрәксенеп,
Синең янга килгән өчен.
Синнән башка яши алмыйм,
Минеке бул! дигән өчен.
Син гаепле, ризалаштың,
Кабул иттең кире какмый.
Кайсыбыз соң гөнаһлырак?
Шул сорауга җавап тапмыйм.
Нинди көч ул, нинди кодрәт,
Нинди дәрья, бармы яры?
Кемдер өстән әмер бирә,
Без үтәүче шуны бары
Гөнаһы да аңа булсын

Соңрак белерсең

Үткәнеңдә синең казынмадым,
Сәбәпләрең яхшы беләсең.
Һәрвакытта сине бүгенгечә
Матур итеп килә күрәсем.
Ялгышларсыз яшьлек буламыни?
Үткән-беткән, искә төшермик.
Төпченсәм дә, барсын сөйләмәссең.
Синдә калсын, әйдә, тикшермик.
Гел битараф икән, димә ләкин,
Чын фикерне соңрак белерсең.
Алла бар бит әле бездән өстен,
Хак җавапны аңа бирерсең

Дәрт бар, дәрман юк

Син дә мине уйлыйсыңдыр,
Мин сине уйлаганда.
Безнең хисләр балкыйдыр ул,
Аҗаган уйнаганда.
Ялтыр-йолтыр кабынсак та
Ишетелми тавышы.
Чатыр-чотыр килер идек
Гомер көзгә авышты.
Яшен булып, сезнең якны
Ничек соң уратырга?
Безгә калган хәзер бары
Аҗаган уйнатырга

Кыюландым

Юлларыңа чыгар идем,
Белсәм кайдан үткәнеңне.
Хыялланам күрер өчен
Горур атлап киткәнеңне.
Сүз әйтергә кыймадым бит,
Истә һаман сәбәпләре;
Күбәләге идең шул син
Күңелемдәге гөләпләрнең.
Сине уйлыйм, күзем төшсә
Горур басып киткәннәргә.
Кыюландым да бит хәзер,
Тик син генә үткәннәрдә.

Берни ярдәм итми

Күзләремне йокы ташлап китә,
Кара төндә ялгыз калдырып.
Хыялланып, таныш сурәт эзлим,
Йөрәк шәмнәремне яндырып.
Томан аша гына күренә дә
Югала ул, серле елмаеп.
Яшәп түгел, аны уйлап кына,
Тумас борын, беттем олгаеп

Яшәртәсең генә ич

Сиңа бик тә рәхмәтле мин
Усал телле булганыңа.
Урмандагы тукран кебек
Тукып-чукып торганыңа.
Дөрес сүзне кабул итәм,
Янам, көям, бәргәләнәм.
Җаным хәрәкәткә килеп,
Дәрт уяна йөрәгемдә!
Каударланма, борчылма да,
Авыр түгел минем таләп:
Картаймасын дисәң мине,
Яшә шулай йөдәткәләп

Китү

Юлга чыксаң, дикъкать белән кара
Юл буенда үскән талларга.
Икәү бергә күргән матурлыклар
Сакланадыр әле аларда.
Күл буена барсаң, без сокланган
Карлыгачлар җырлап җибәрер.
Искәр әле, минем хисләр кебек,
Җил юкта да дулкын тирбәлер.
Капка төбеңдә дә эзләрем бар,
Читләр таптар диеп кайгырам.
Эзне җирдән сөртеп алып булмый,
Истәлеккә сиңа калдырам

Калдырмаска икән шул

Яшьлегемдә әйтеп бетермәгән
Дәртле сүзләр калган бөялеп.
Шул хисләрне сиңа аңлатырга
Яңабаштан йөрим өйрәнеп.
Барып чыкмый. Инде безнең яшьтә
Әрсезләнеп йөрү килешми.
Бүтән килмим диеп кузгалам да,
Тынгы тапмыйм, кабат күрешми.
Олыгайгач гашыйк булмый гына
Яшәр өчен янмый, кайгырмый
Китү кирәк икән яшьлегеңнән,
Әйтелмәгән сүзләр калдырмый

Ышанычлы урында

Урладылар аны, пычраттылар,
Шакшы уйлар белән кагылып.
Максатлары: миңа күрсәтмәскә
Юксынганда бик тә сагынып.
Бер югалткач биргән карточкаңны,
Сорый алмыйм ич мин тагын да.
Әй наданнар, шуны аңламыйлар,
Сурәтең бит минем җанымда
Кеше кулы җитмәс урында!

Хараплар итәләр бит

Бүген ял көн. Почта эшләмидер.
Хәбәр капчыклары тулгандыр.
Бер бүлмәнең салкын почмагында
Минем хат та ята торгандыр.
Аңламый бит дөнья хәлләремне,
Бу ял көне кемгә кирәккән?
Җылысы, дим, кимер озак баргач,
Сүзләре бит тамды йөрәктән

Язгы сөю

Котылмакчы идем сөйләп кенә
Туган якның язгы ташуларын.
Күрсәт әле миңа Ыкның, дидең,
Ярларыннан чыгып ташыганын.
Ник күрсәттем?.. Хәзер инде үзем
Язгы елга кебек яннарыңда.
Ык урнашты. Миндә кузгалды боз,
Күңелкәем кайтмый ярларына

Калганы синең эшең

Ничә тапкыр әйткәнең бар:
Җете кызыл тиз уңа.
Ник соң миңа ышанмыйсың?
Хәтерем кала шуңа.
Аңлыйсым да килә сыман
Ашыккан ашка пешә.
Юк, килешмим! Синсез узган
Көннәрем искә төшә.
Ходам шаһит! Сагынудан
Шашынып йөргән идем.
Шигең калса, дәлилләргә
Утка да керәм, дидем.
Мин ясалма була белмим,
Үтенәм, шуңа төшен.
Җете кызыл чиккә җиттем,
Уңдырмау синең эшең!

Мәхәббәт очкыны

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3