Илдус Гыйләҗев - Ихлас тойгылар / Искренние чувства стр 6.

Шрифт
Фон

Йорт казлары

Көзләр җитсә, кыр казлары
Җылы якка кузгалалар,
Йорт казлары карап кала,
Каңгылдашып сызланалар.
Ерак юллар тартадырмы
Канат кагып талпыналар.
Калдырмагыз, дигән кебек,
Күккә таба омтылалар.
Тимерчыбык өзгәләнә,
Баганага бәреләләр.
Очу дәрте биләп алгач,
Хыялыйга әйләнәләр.
Ирекле тормыш шаукымы
Саклангандыр каннарында.
Онытылган киек чаклар
Уянадыр җаннарында.
Мәхәббәт яз күбәләге
Канат какса көзебездә,
Очалмаган йорт казлары
Охшап куя үзебезгә

Үземчә яратам

Һәрбер кеше шәхес, кабатланмас,
Тик үзенчә сөя, ярата.
Чагыштыра күрмә, ялгышырсың,
Шәфкатьле бул миңа карата.
Омтылышым, бәлки, күпкә кимдер,
Ә кем белә, бәлки, артык та.
Башкаларга мин бик охшамаган,
Битәрләргә берүк ашыкма.
Үземә бертөсле холык миндә,
Аңламассың бераз түзмичә.
Яшәргә тырышам кеше төсле,
Яратырга, ләкин үземчә.

Йә яратам, йә күралмыйм

Урталык юк минем өчен,
Аумакайны җенем сөйми.
Телемә дә гел үпкәм юк,
Ни уйласам, шуны сөйли.
Кыска әйтсәк, йөрәгемне
Урталайга һич бүлалмыйм.
Ике йөзем булмаган күк,
Йә яратам, йә күралмыйм.

Үкенечкә

Син качарга миннән тиеш идең,
Ялкынга бит кердең күрәләтә.
Охшап калдың уттан киталмаган,
Канатлары көйгән күбәләккә.
Мин дә сүндем сине кызганудан,
Очрашырга безгә ярамаган.
Син күбәләк булдың очалмаган,
Мин бер учак, дөрләп яналмаган.

«Сөю кайчан көчле булган?..»

Сөю кайчан көчле булган?
Элеккерәк замандамы?
Әллә гел бер хәлдә тора,
Шул көенчә һаман дамы?

Алай дисәң, мәгъшуканың
Очраса да маһирлары,
Табып булмый инде хәзер
Зөһрәләрне, Таһирларны.

Бик борынгы чорда калган
Дәрт кабызган серле көче.
Юккамыни мәхәббәтнең
Иң татлысы беренчесе.

Якты ханым

Гел шатлыктан әллә торамы соң
Тормышыгыз, һәрбер көнегез?
Ничә күрсәм, тулган ай шикелле
Балкып тора күркәм йөзегез.
Карашыгыз лазер нурланышы
Кичерегез мине куштанны.
Исемегез кемдер, әле белмим,
Якты ханым үзем кушканы!

Хан кызы

Хан кызының дәрт ташкыны
Өтеп алыр карашыңда.
Сөю кошы оя корган
Керфекләрең арасында.

Синнән гүзәл бер кыз да юк!
Үзең генә ышанмыйсың.
«Юкны сөйләп йөрмәле» дип,
Битәрләүдән бушамыйсың.

Син ышансын диеп, инде
Бүтән күзлек кииммени?
Хан кызыннан кайтыш булсаң,
Килеп йөрер идеммени?

«Яшьлек»

Яшьлек кирәк, бер-береңне табар өчен,
Тормыш кору бергә казык кагар өчен;
Ә картлыгың шул казыктан чыра телеп,
Кич утырып бергә учак ягар өчен.

Сорамыйм яңаларын

Синең янга китеп барышым,
Сагынуга түзә алмыйча.
Тынычланмас, ахры, йөрәгем,
Ахырына кадәр янмыйча.
Ят кабилә кешеләредәй
Аңлашалмый нигә йөрибез?
Бер-беребез өчен туганбыз,
Сак белән Сок кебек үзебез.
Горурлыкны салып таптадым,
Кире борып җанны канатма.
Яңа сүзләр гел дә сорамыйм,
Җылыларын гына кабатла!

Ике үлчәнеш

Күрү белән калдым гаҗәпләнеп,
Толымнарың үзең озынлык.
Батырчылык иттем кагылырга
Җәмгысы шул минем азгынлык.
Үкенмәдек шушы көнгә кадәр,
Шатлык кояшында кызындык.
Толымнарың булды үзең буе,
Мәхәббәтең гомер озынлык

Озын иде чәч толымың

Озын иде синең чәч толымың,
Тезләреңнән хәтта астарак.
Боргаланып менгән тау юлына
Охшаттым мин аны баштарак.
Әллә ничек, шул юл синнән читкә
Алып китәр кебек юрадым.
Тараттым да куе чәчләреңне,
Арасына кереп югалдым.
Дөм караңгы, өстә җемелдәшә
Ике йолдыз синең күзләрең.
Чәчләр ера-ера, юлга чыктым,
Чакыруларына түзмәдем.
Инде чәчең билдән калса да гел,
Син үрәсең, ә мин таратам.
Караңгыда янган йолдызларның
Серле җемелдәвен яратам

Һич шөбһәсез

Өметем юк инде хәзер
Сине кабат күрүемә.
Миңа дигән җылы хисләр
Сүнде синең күңелеңдә.
Эссе көнне сусыз калып
Шиңгән чәчәк хәлендәмен.
Тик шулай да сиңа атап
Булыр биргән хәерләрем.
Нишләтим соң, мәҗбүриләп
Буламыни яраттырып?
Ә мин сиңа килер идем,
Яшәсәм дә кабат туып

Безгә түгел ояты

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3