Курку
Мавыгу да түгел, саташу да,
Мин яраттым сине чын-чынлап.
Дога ятлап барган дәрвиш сыман,
Исемеңне йөрим пышылдап.
Яшерепләр калып булыр микән?
Инде чынлап шүрли башладым.
Кеше барда ялгыш, онытылып,
Кемлегеңне әйтеп ташлармын
Нурың күзләремдә
Яшем чыкмый, әмма үзем
Юл буена кайтам елап.
Бергә булган мизгелләрнең
Бөртегенә кадәр уйлап.
Нинди назлар кичергәнбез?
Ул чакларда тойдык микән?
Юктыр, юктыр: сөю сукыр,
Күп нәрсәне күрми икән.
Күрә белсә, безне болай
Бичаралар итмәс иде.
Сине миннән, мине синнән
Читкә алып китмәс иде.
Үзебез дә саташканбыз,
Ике күзле була торып.
Бәхет даулап маташабыз,
Ике аерым дөнья корып.
Сине күрдем мохитеңнән
Ала гына алмыйм йолып.
Озаккарак калсын нурың,
Күзләремне барам йомып
Бозыклык
Бозыклыкка керми лә ул
Минем сиңа тартылу.
Татлы җылы тоеп яшим
Чакырымнар аркылы.
Нигә шуны белә торып,
Сирәк килә хәбәрең?
Талы сынган сандугач күк
Була кайчак хәлләрем.
Куначасыз күңел китек,
Җыр башлауда кызык юк.
Яраттырып, һаваландың
Менә шул чын бозыклык.
Күрәзәче булмасам да
Мин әйткәннәр сиңа килеп бара:
Ялгышасың, дидем ялгыштың.
Нәтиҗәсен әнә күреп торам:
Күзләреңнән ага сагыш-моң.
Барма, дигәндә дә тыңламадың,
Күрәчәгең тартты ашкындың.
Бер йомычка булдың уртасында
Үкенечләр тулы ташкынның.
Кире кайт, дип, күпме үгетләдем,
Колак салмый үттең тискәре.
Ә үзеңне тормыш чоңгыллары
Алып кереп китте эчкәре.
Кисәттем бит юкса, ә бит үзем
Күрәзәче булып тумаган.
Мәхәббәттән качып бәхет тапкан
Кеше әле җирдә булмаган
Ерак өй
Ертык болыт аша карый да ай,
Бакчагызны нурга тутыра.
Кура җиләкләре арасында
Песи кебек посып утырам.
Үтеп чыга алмас киңлек миңа
Коймаң белән өең арасы.
Бурыч гади ятак тәрәзәңнең
Бер өлгесен барып кагасы.
Чыккан булыр идең ишетүгә,
Ният булса, хәйлә туачак.
Абыең бит өйдә ул сизенсә,
Эт өстереп, арттан куачак.
Күтәрелгән килеш калды кулым.
Язмыш куды, читкә кителде.
Бүген барсам, усал абыеңнан
Курыкмас та идем шикелле.
Бакчагызда калды зары, моңы
Без җырлыйсы сөю көенең.
Гомрем буе чиртәм тәрәзәсен
Барып җиталмаган өеңнең
Сафлану
Тынычландыр әле мине,
Чәчләремә кагыл тагын.
Искә төшер гомеремнең
Гөлләргә тиң матур чагын.
Зиһенемне томалап куй
Назлы, татлы сүзләр белән.
Йоклап яткан тойгыларым
Уянсыннар берәм-берәм.
Күбәләккә әйләнсеннәр,
Уйнасыннар үзем тыныйм.
Өр-яңа бер кеше итеп
Сафландырыр җылы тының.
«Сезме соң бу»
Сезме соң бу, яшьлегемдә
Төн йокымны алган гүзәл?
Бу күзләргә ул елларда
Багышладым күпме газәл,
Һәр карашы хисләремне
Үтә иде чагып, өтеп.
Куырылып йомылсам да,
Ала идем теләп, көтеп.
Очраштык та ник тырышып
Күзегездән эзлим юкны?
Очкын сүнгән карый бары
Миннән сезгә күчкән йокы.
Сиңа җиңелдер дә
Юлларыңа бүтән чыкмам инде,
Сорауларым белән борчымам.
Аңлаешлы итеп әйттең бүген:
Килмә, дидең, бүтән каршыма.
Җимерелеп төште күктән болыт,
Күчәреннән җирем ычкынды.
Ишетмәдең генә, күңелемнән:
Ялгышасың! диеп кычкырдым.
Син үзеңне күптән күндергәнсең,
Мин нишләрмен тынгы тапмасам?
Шунда гына сине онытырмын
Тибүеннән йөрәк туктаса
Кәгазь калынлык кына
Күкрәк аша пуля тишеп үткән,
Бабай исән, хәйран калырлык.
Йөрәк читен ертып узалмаган
Ара калган кәгазь калынлык.
Сугыш арты еллар искә төшә,
Сирәк тиде татлы кабымлык.
Әй ул ипекәйнең тәмлелеге,
Ак май яксаң кәгазь калынлык
Язмышларны шул да хәл итә шул,
Яшьлек узды, әйдә, кагылмыйк:
Бербөтен үк була алмадык ич
Ара калды кәгазь калынлык
Йорт казлары
Көзләр җитсә, кыр казлары
Җылы якка кузгалалар,
Йорт казлары карап кала,
Каңгылдашып сызланалар.
Ерак юллар тартадырмы
Канат кагып талпыналар.
Калдырмагыз, дигән кебек,
Күккә таба омтылалар.
Тимерчыбык өзгәләнә,
Баганага бәреләләр.
Очу дәрте биләп алгач,
Хыялыйга әйләнәләр.
Ирекле тормыш шаукымы
Саклангандыр каннарында.
Онытылган киек чаклар
Уянадыр җаннарында.
Мәхәббәт яз күбәләге
Канат какса көзебездә,
Очалмаган йорт казлары
Охшап куя үзебезгә