Илдус Гыйләҗев - Ихлас тойгылар / Искренние чувства стр 4.

Шрифт
Фон

Ходай саклаган

Хыялларың барып чыкмаган шул,
Теләгәнсең юрист булырга.
Сәләтең бар әлдә язмыш сине
Илтеп куйган башка урынга.
Пыран-заран барсын туздырасың,
Тере килеш гүя туныйсың.
Дөресме бу, әллә ялгыш алым,
Алдын-артын уйлап тормыйсың.
Миңа да бит бер гаепсез килеш
Табу салдың ничә мәртәбә.
Күпме кеше үз иркендә әнә,
Кагылмагач синең мәхкәмә.

Шәригать кушканча

Рәнҗегәнмен. Гаҗәпләнәм
Килми ничек түзгәнемә.
Син-синлегең кагылды шул
Мин-минлегем үзәгенә.
Бүген, бәлки, кирәкмидер
Үткәннәрне кузгатырга.
Риза-бәхил!
Барган чагым
Соңгы юлга озатырга

Аңлашылды

Кереп тормыйм, аптырама,
Бүген ишеккә сыймам.
Әдәп саклап кына чөнки
Чакырасыңдыр сыман.
Чынлап булса, элеккечә
Елмаеп торыр идең.
Мин бит якты йөзеңдәге
Нурны сагынып килдем.
Кая соң ул? Алдандыммы?
Елар урында көләм.
Мин борылгач, шык иттереп
Бикләнеп калды келәң

Уйлап бетермәгәнсең

Агып киткән чагым иде
Хәсрәтле су-ташуда.
Бәлки, беткән булыр идем
Бәрелеп яр ташына.
Буйдак йөргән чор иде шул,
Алып калдың, коткардың.
Ә нигә соң әл-хәл кергәч,
Ут эченә аткардың?
Су кипте бит, янам хәзер,
Ялкынланам тиктомал.
Уттан суга салган чакта
Исән калу ихтимал.

Гадел теләк

Дәгъвам юк ла минем сиңа,
Теләгәнчә яшә, тимим.
Мин сине сагынган кадәр
Сагын гына, шуны телим.
Ике арадагы бушлык
Яңа мәгънә белән тулсын.
Күркәм чагы бергә иде,
Сагышы да уртак булсын!

«Төнге күбәләкләр» язмышы

Уйнаш кызлар кояш нурын
Күрмичә гомер итә:
Төнлә фонарь яктысында,
Көндезен мәрткә китә.
Соңыннан ләгънәт көтә!

Сәер халәт

Берәр йомыш куш син миңа,
Әйтү белән йөгерермен.
Ут кичәрмен, тау үтәрмен,
Вакытына өлгерермен.
Йә мыскылла теләгәнчә,
Боерык бир тезләнергә.
Гарьләнсәм дә, син сизмәссең,
Шатлык торыр күзләремдә.
Җәзаларга фатиха бир,
Чеметсеннәр, тунасыннар.
Читкә генә куа күрмә
Күз алдында кыйнасыннар.
Буйсынырга сиңа телим!
Тоясыңмы максатымны?
Мондый халәт сирәк була,
Ычкындырма форсатыңны

Шул көннән соң

Пыскып яткан учак идем,
Коры утын киттең салып.
Ялкынланып, дөрләп янам
Сине күргән көннән алып.
Качып китимме соң әллә,
Мөлкәтемне, илне ташлап?
Ни акыллы, ни җүләр мин
Сине күргән көннән башлап.
Иртә картайганны күреп,
Әллә Тәңре юри бирде?
Яңабаштан егет ич мин
Сине күргән көннән бирле

Булмый икән

Менә тагын узып китеп барам,
Уңда кала сезгә борылыш.
Теләсәм дә барып күрә алмыйм,
Мәрхәмәтсез икән бу тормыш.
Очып каршы чыгар идең, беләм,
Якты йөзең, чәең буласын.
Нинди көчләр соң ул бер-берсеннән
Читкә куа адәм баласын?
Бергә булсак, олы яратуның
Белер идек тә бит кадерен.
Чит берәүгә чыккан жирәбәнең
Чабып йөрим түләп әҗерен.
Менә тагын туры китеп бардым,
Артта калды сезнең борылыш.
Язмыш дигән юлның юнәлешен
Боза алмый икән бу тормыш

Очрашу

Таныш чалымнар күреп сискәндем,
Ваемсыз гына барган чагымда.
Син идең ич ул, моңсу карашлы,
Басып торучы юллар чатында.
Күпме чордашның кисеп өметен,
Сез бит икәүләп киткән идегез.
Гафу италмам ялгыз калдырса,
Нигә берүзең, кая берегез?
Туктап сорарга көчем җитмәде.
Тын гына карыйм синең ягыңа.
Күңел түрендә синең урынны
Алган яр иде минем янымда

Юлы бер генә

Миңа атап шигырь язмыйсың, дип
Әйткәнең бар ничә мәртәбә.
И гүзәлем, бөтен кызларга да
Тәтеми шул андый мәртәбә.
Шигырь язу хисләр көрәше ул,
Серне ачам, телмә бәгырьне:
Шигырь туар, үзең горур калып
Тезләндерә алсаң шагыйрьне

Карурман яктысы

Алып китим әле сине
Карурман якка табан.
Шау-шу тулы дөньясыннан
Алҗыдым, ардым тәмам.
Аулак җирдә кала алсак
Икәүдән-икәү генә,
Бер ял итеп алыр идем,
Баш куеп итәгеңә.
Күбәләкләр канат җилпеп
Куанып йөрер иде.
Син күбәләк кызы булып,
Төшемә керер идең.
Җиңеләеп калырмын күк,
Җиденче күккә җитеп.
Авыраеп басып торам,
Синең җавапны көтеп.
Әйдә, алып китим әле
Карурман якка табан
Бәхетле якка табан

Курку

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3