Илдус Гыйләҗев - Ихлас тойгылар / Искренние чувства стр 3.

Шрифт
Фон

Сердәш наратлар

Бөдрә чәчле сакчыларым,
Әле исән торасызмы?
Күз карашын мин киләсе
Юл ягына борасызмы?!
Адашмыйча йөри идем
Карап сезгә ераклардан.
Агачлар да җанга якын,
Хуҗаларын яратканда.
Аның өе торган төшне
Төгәл, дөрес күрсәттегез.
Минем кергән-чыкканымны
Сабыр гына күзәттегез.
Бүтән бармам. Сагындырып,
Уйларымда гел яшәгез!
Инде күптән мине көтми,
Үзгәрде бит җиңгәчәгез

Нишләргә соң?

Кызларга һич ошап булмый,
Мантыйк киләдер кайдан:
Әдәпле булсаң бозау син,
Актив кылансаң хайван

Очрап торалар

Чын сөюнең тәмен татыганнар
Була алмый җирдә бәхетсез.
Ул хисләрдән мәхрүм ителгәннәр
Тере мәет. Монсы бәхәссез!..

Тотрыклы таләпләр

Йортка кергәнче утка кер.

Мәкаль

Юри генә әйткән идем
Кертәсеңме дип йортка,
Бармакларын бөгә-бөгә
Санап китте бер кортка:
Пинсәң күпме, фатир шәпме,
Машинаң? Ансы бардыр.
Хроник чирләрең юкмы соң?
Анализларың алдыр!
Нәтиҗәләр уңай булса,
Карармын, бәлки, уйлап.
Әйтерсең селте таралды
Кан тамырларым буйлап.
Олгайгач та үзгәрмиләр
Муртайган акыл дәшә:
Утка кермә, чараң бетсә,
Землянка казып яшә

«Алар икәү генә»

Алар икәү генә, кешеләргә
Күрсәтүче ихлас мәрхәмәт:
Яшәргә көч, җанга җылы бирә
Күктә кояш, җирдә мәхәббәт!

Күзләреңнән күренә шул

Җир кешесе түгел син, дип
Әйтәләр миңа, дисең.
Ничек инде? Нәкъ безнеңчә
Буй-сының, төсең, исең
Кабат-кабат чагыштырам,
Аермаң гел юк сыман.
Таптым, таптым күңелең киң
Җир түгел, галәм сыйган!
Шуны сизеп алганнардыр,
Көнләшәм, әйдә, китик.
Җирнеке бул, чит-ятларга
Карама туры итеп

Беркатлылык галәмәте

Сиңа әйткән сүзләремнең
Истә тотам һәммәсен дә.
Кайта-кайта уйлыйм хәтта
Иҗек, басым мәгънәсен дә.
Мин, мөгаен, ул чакларда
Кемлегемне онытканмын.
Яши-яши, фикерләрнең
Эчтәлеге тоныкланды.
Безнең бергә булалмасны
Син ул чактук аңлагансың.
Вәгъдә биреп, үз өстеңә
Җаваплылык алмагансың.
Ә мин болтун, тел бистәсе.

Нигә алай?

Яшьлек китә, туйлар үтә,
Әти-әни бәби көтә.
Канатланып йөри берсе,
Түземлекләр сорый берсе.
Күпме өмет, күпме теләк,
Һәркем өчен бала терәк.
Әти уйлый: батыр булсын,
Әни уйлый: сабыр булсын.
Лачыннары үсеп җиткән,
Ният һаман үзгә икән
Әти тели: оя корсын,
Әни тели: янда торсын!

Җавабың кирәк

Шулай бар да бетәмени,
Бездән Сөю китәмени?
Кемнәрнеңдер нахак сүзе
Башыбызга җитәмени?!
Кая якты көннәребез?
Җылы, назлы төннәребез?
Вакытлыча булган дисәк,
Корымасмы телләребез.
Телим таулар актарырга,
Шул елларны кайтарырга!
Соңгы чәчем бөдрәләнә
Олы Сөю хакларына

Төнге рәнҗү

Бүген тагын ятып карыйм,
Беләм йоклый алмасымны.
Күзгә йокы керә диме
Шаярганда кан басымы?!
Аңа кызык. Минем генә
Хәлем хөрти, җитдиләнде.
Сиңа кабат минем хакта
Ялган хәбәр җиткергәннәр.
Тәрәзәмдә ут булмагач,
Кеше уйлый: «Иртә яткан».
Хәлләремне белешегез
Мин аунаган караваттан.

Әйттем исә кайттым

(Шаяру)

Бу күзләрем нәрсә караганнар,
Сине генә нигә сайлаганнар?
Күңелемә җайлап урнашкансың,
Башка кызлар анда сыймаганнар.
Дәрәҗәңнән оста файдаландың,
Акыл-хисләремне томаладың.
Карале син, күпме чибәр кызлар,
Начар күзәткәнмен, соң аңладым.
Юк ла инде, сиңа җитәме соң,
Юри үртәп кенә чагыштырам.
Тирә-якка карап саташтырган
Күзлегемне генә алыштырам.

Даими диагноз

Егет чакта күздән йокы качкач,
Ачыкларга теләп: ни сәбәпле?
Бер табибка бардым. Агай әйтте:
Бу, балакай, яшьлек галәмәте.
Һаман җәфалый бит йокысызлык,
Тынгы бирми гыйшык әкәмәте.
Яшь бер табиб калды авыз ерып:
Бу, бабакай, картлык галәмәте

Ходай саклаган

Хыялларың барып чыкмаган шул,
Теләгәнсең юрист булырга.
Сәләтең бар әлдә язмыш сине
Илтеп куйган башка урынга.
Пыран-заран барсын туздырасың,
Тере килеш гүя туныйсың.
Дөресме бу, әллә ялгыш алым,
Алдын-артын уйлап тормыйсың.
Миңа да бит бер гаепсез килеш
Табу салдың ничә мәртәбә.
Күпме кеше үз иркендә әнә,
Кагылмагач синең мәхкәмә.

Шәригать кушканча

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3