Үз илем, үз республикам бар
Тусам да киң казах даласында,
Үссәм дә мин атта-иярдә,
Гел ашкындым Казан каласына
Истәлекле, изге җирләргә.
Бу туфракта минем туган илем,
Йорт корганнар монда бабамнар,
Монда минем акчарлаклы Иделем,
Үз халкым, үз республикам бар!
Көзен киткән казлар язын кайта,
Кыйгаклашып, Идел-суларга.
Киек казлар Без дә төрле якка
Таралганбыз, охшап шуларга.
Бер кайтмаса, бер кайталар илгә,
Өмет өзми кайталмаганнар.
Идел-йортта Татарстан дигән
Үз илем, үз республикам бар!
«Чит Җирләрдә йөреп гыйбрәт ал!»лар
Борынгыча яңгырый колакта,
Гадәт булып киткән безгә алар
Юллар илткән безне еракка.
Гизсәләр дә башлар кайда гына,
Күңелдә гел Идел якты яр,
Йөрәкләрдә мәңге яши торган
Үз илем, үз республикам бар!
Агыйделдә, айлы төндә
Палуба тын. Ярда агачларга
Кача-поса тулган ай чаба,
Кайчак балкый чыгып тар аланга
Толымнары суда чайкала
Сердәш итә аны һәрбер гашыйк,
Моңдаш итә һәрбер сагышлы.
«Сагынганда айга кара» диеп,
Аерылганнар күпме кавышты!..
Ай тылсымлы гаҗәп бер алиһә!
Тик кемнәр соң әфсен өрделәр?
Аның серен ачып, космонавтлар
Туфрагына басып йөрделәр.
Илаһи дип тапкан һәрнәрсәне
Фән чыгара бара гадигә.
Булдырала икән аның эше!
Бу хакыйкать миңа соң нигә?!
Ай шаян да миңа, сагышлы да,
Бер назлый, бер өзә бәгырьне
Бушлыктагы җисем булып түгел,
Ай миңа ай булып кадерле!
Фирдәүсидән, Низамидан алып,
Мәхтүмколыйларга, Тукайга
Кадәр булган заманнардан бирле
Табынмаган шагыйрь юк айга!
Үтенеч
Үзең коткар бәла һәм афәттән,
Ярдәмчем бул, ниләр күрсәм дә.
Тик коткара күрмә мәхәббәттән,
Учагында көлгә дүнсәм дә.
Озак яшим инде күп булгандыр
Гөнаһлар да, үзең ярлыка.
Тик мәхәббәт гөнаһларын калдыр,
Мин бәхетле алар барлыкка.
Яман телдән, яман күздән сакла!
Сөю хисен сайрат, телен ач!
Һич рәнҗемәм гыйш вә гашрәт хакына,
Калсам да ач һәм шыр ялангач.
Шигең булса, Венерадан сораш,
Синнән-миннән күбрәк белә ул.
Мәхәббәткә әсир һәр газиз баш!
Шуңа бездән көлә генә ул:
Җибрил вәхый илһам китерә диеп
Көтсәм синнән зарыгып кич-иртә,
Амурлары аның килә биеп:
Уйный-көлә, сөйдерә, исертә
Син үзең дә тәхетең биек күктән
Алиһәне күрсәң, мөгаен,
Гашыйк булыр идең һәм мөкиббән
Китәр идең бугай, Ходаем!..
Бу дөньяда тынгы белмәгән җан
Тегесендә, белмим, тынармы!
Кисәтеп куй әле үзең алдан
Кабер ташы язучыларны.
Ташка җамлы амур ясасыннар,
Җамда шәраб шатлык яшьләре
«Тыныч йокла» түгел, ә язсыннар:
«Ул, дип, туды, сөйде, яшәде».
«Ике Болгар булган»
Ике Болгар булган:
берсе Чулман,
Берсе Балкан җирен биләгән,
Берсе илсез калган,
берсе телсез,
Берсенә дә бәхет тимәгән.
Бүленгәнне бүре, аерылганны
Аю ашар, дигән бабайлар.
Бабайларга нәрсә, әйткән киткән
Безгә калган тик һай-вайлар.
Гади бер фәлсәфә
Тәндә җаным ничә көн
миһман12 икәндер, белмәдем
Никадәрле олы булып кыланса да,
Гомер буе сабыйлыкта яши инсан!
Мин яшьләргә карыйм сәер нарасыйлар
Алар да картая инде, миңа ни сан!..
Килеп җитәр беркөн котылгысыз сәгать,
Шаккатырмак булыр үлем дигән сантый;
Исем китмәс, ләкин алдан белеп торам,
Холкым белән гафилләрдән түгел андый.
Нигә кеше елап туа икән җиргә?
Алдан белеп тугангамы ни көткәнен:
Әлмисактан бирле ата-бабалары
Ирек теләп, хаклык эзләп интеккәнен?
Җанварлардан акыл белән генә өстен,
Бер карасаң, кеше дигән гаҗәп мәхлук.
Белмәгәннәр генә шушы хакыйкатьне
Үзеннән бик риза, үз-үзенә мәхбүб13.
Белә торып мәңгелек юклыгын җирдә,
Рух төшерми кешелекле горур инсан.
Аз гомердә күп тәрәккый тели күңеле,
Шуңа җаны йолдызларга омтылучан.
Мин бик риза
Баштук, ахры, күзгә чалындым мин:
«Яшь, диделәр, яңа!» диделәр.
Ә картайгач: «Бу яшәгән саен
Гел яшәрә бара!» диделәр.
Таныдылар чынлап илле яшьтә,
Зурладылар фәкать алтмышта.
Берәүләргә ул да насыйп түгел,
Мин бик риза мондый язмышка.
Бирә, диләр, анар агачы да
Картайганда җимеш татлысын.
Яшькә карыймыни шагыйрь җаны
Яна икән, әйдә яктырсын!
Фирдәүсиләр, Гомәр Хәйямнар да,
Мирас итеп гаҗәп моңнарын,
Хикмәт кунып, акыл утырганда
Язган, диләр, гүзәл җырларын.
Пәйгамбәрләр хәтта шулай икән,
Мин фәкыйрьгә ни хәл итәргә?
Бит җырчыга шагыйрь булыр өчен
Сират күпере кирәк үтәргә!