Шагыйрь җаны
Тигез түгел шул бу фани дөнья:
Берәү зирәк, берәү томана,
Берәү матур, берәү ямьсез туа
Уйлый китсәң, зиһен чуала.
Берәүгә гел бәхет килеп тора,
Берәү аны эзли, сорана
Бәхет, диләр, бары язмыш кына,
Бәхет, диләр, бары шобага.
Димәгәе, әйдә, фал ачсыннар!
Син яманга бер дә юрама.
Шобагаңны, йә, тарт, нәрсә чыгар?!
Ни чыкса да ямансулама.
Бернәрсә дә төгәл түгел җирдә
Дип, хикмәтле кеше юана.
Ә дивана өмет өзми бер дә,
Килер бәхет өчен куана
Күңелнең еш иләс-миләс чагы.
Юк, үпкәле түгел мин аңа.
И кызык та соң син, шагыйрь җаны!
Үзең хәким, үзең дивана.
Төнге шигырь
Төндә торган бәндәләр солтан икәндер, белмәдем.
Һ. СалиховТын, караңгы бүлмә. Тып-тын акыл.
Йөрәк кенә уяу, талпына.
Өзелердәй булып үзәктә кыл
Чамасыннан чыгып тартыла
Уята ул менә бүген тагын,
Тибә-тибә акыл-көндәшен.
Читлектәге коштай тетрән, кагын,
Тарсын, җаным, күкрәк төрмәсен!
Керфекләргә күпме яшь кунмаган,
Күпме форсат җилгә китмәгән!..
Йөрәктә дәрт һәрдәм артык булган,
Тик акыл гел җитеп бетмәгән.
Син акылны, тынычлыгын җиңеп,
Кыңгыраулар тагып, дугалап,
Җитез, асау юрга итеп җигеп,
Айлы юлдан чаптыр-юргалат!
Уңлы-суллы җигелеп шул арбага,
Кафияләр, моңнар биесен,
Ишетелмәгән җырлар тусын яңа,
Соклансын да күңел сөенсен.
Сикереп торсын шагыйрь түшәгеннән,
Яшьлек югалтуын тутырсын:
Әсәрләнеп шул илһамлы төннән,
Шашып, шигырь язып утырсын
Тояк тавышы!.. Гүя йөрәк тавышы
Ераклардан килгән кайтаваз.
Тын түгел төн уяу шагыйрь сагышы,
Чыңлап тора серле, моңлы саз!
Пилигрим
Кайберәүләр минем яшькә җитсә,
Икеләнми сайлый «мич башын».
Тели икән, әйдә сайлый бирсен;
Минем яшьлек, амур юлдашым.
Азмы җирдә тумый картайганнар?!
Син картайгач бер ту яңадан!
Олыгайган саен, хәят телим,
Мин яшәгән саен яңарам.
Табигатьнең иркен кочагында
Иркәләнгән җанвар сыман мин.
Хыял һәм дәрт дигән йөкләр артып,
Һәр көн саен юлга чыгам мин.
Читлектәге арысландай, күңел
Арлы-бирле килә, талпына!
Мин һаман да юлда гүя бәхет
Һаман көтә таулар артында.
Сугыш бетүен, Идел диңгезләрен,
Айга кеше менүен теләдем
Кабул булды бары да.
Күрелмәгән
Киңлекләргә инде төбәлдем.
Туар көнне шуңа көтеп алам,
Яңалыклар алып килер дим.
Һәр таң саен торып юлга чыгам
Мин тумыштан бирле пилигрим.
Без бишектән кабергәчә юлда
Күпме сират күпере үтәсе!
Юл газабы гүр газабы түгел,
Һаман килә гомер итәсе!
Үз илем, үз республикам бар
Тусам да киң казах даласында,
Үссәм дә мин атта-иярдә,
Гел ашкындым Казан каласына
Истәлекле, изге җирләргә.
Бу туфракта минем туган илем,
Йорт корганнар монда бабамнар,
Монда минем акчарлаклы Иделем,
Үз халкым, үз республикам бар!
Көзен киткән казлар язын кайта,
Кыйгаклашып, Идел-суларга.
Киек казлар Без дә төрле якка
Таралганбыз, охшап шуларга.
Бер кайтмаса, бер кайталар илгә,
Өмет өзми кайталмаганнар.
Идел-йортта Татарстан дигән
Үз илем, үз республикам бар!
«Чит Җирләрдә йөреп гыйбрәт ал!»лар
Борынгыча яңгырый колакта,
Гадәт булып киткән безгә алар
Юллар илткән безне еракка.
Гизсәләр дә башлар кайда гына,
Күңелдә гел Идел якты яр,
Йөрәкләрдә мәңге яши торган
Үз илем, үз республикам бар!
Агыйделдә, айлы төндә
Палуба тын. Ярда агачларга
Кача-поса тулган ай чаба,
Кайчак балкый чыгып тар аланга
Толымнары суда чайкала
Сердәш итә аны һәрбер гашыйк,
Моңдаш итә һәрбер сагышлы.
«Сагынганда айга кара» диеп,
Аерылганнар күпме кавышты!..
Ай тылсымлы гаҗәп бер алиһә!
Тик кемнәр соң әфсен өрделәр?
Аның серен ачып, космонавтлар
Туфрагына басып йөрделәр.
Илаһи дип тапкан һәрнәрсәне
Фән чыгара бара гадигә.
Булдырала икән аның эше!
Бу хакыйкать миңа соң нигә?!
Ай шаян да миңа, сагышлы да,
Бер назлый, бер өзә бәгырьне
Бушлыктагы җисем булып түгел,
Ай миңа ай булып кадерле!
Фирдәүсидән, Низамидан алып,
Мәхтүмколыйларга, Тукайга
Кадәр булган заманнардан бирле
Табынмаган шагыйрь юк айга!