Нури Газизович Арсланов - Сайланма әсәрләр / Избранные произведения стр 7.

Шрифт
Фон

Бер мизгелдә

Бер мизгелдә бөтен нәрсәләрнең
Юкка чыга кинәт мәгънәсе,
Җан бушлыгы туа: кайгы, шатлык,
Сөю, нәфрәт буш сүз һәммәсе.

Тормыш шарты булган ыгы-зыгы
Һич кирәкмәс шәйгә әверелә,
Әхлак, вөҗдан бер ясалма бурыч,
Кайтам кире вәхши дәверемә

Мин каһкаһә белән көләм шунда
Мескенлеген күреп кешенең:
Ул табынган потлар курчаклыгын,
Фанилыгын дөнья эшенең

Ярый әле бу халәтем уза
Керфек кагар вакыт эчендә:
Мин бөтенләй айныйм һәм шатланам,
Котылгандай авыр төшемнән.

1969

Йорт казлары

Кыйгак-кыйгак! Каз, каз
Казның гомере аз, аз:
Бер көз, бер җәй, бер яз

Кыйгак-кыйгак-кыйгак!
Канатларыбыз да ак,
Сүзләребез дә хак,
Хак, хак, хак.

Күндәм йорт казлары без,
Тиз үтә язларыбыз,
Бик кыска гомеребез:
Бер яз, бер җәй, бер көз

Суга сугып шап-шап,
Канатларың как, как,
Язмыштан йөз каплап,
Яши бир кыйгаклап.

Өмәләр ясар җиңгәй,
Булыр гадәттәгедәй
Бик кыска шул гомеркәй:
Бер көз, бер яз, бер җәй

Кыйгак-кыйгак-кыйгак!
Очалмыйбыз ерак
Кыр казлары сымак.
Алар һәр яз кунак
Каз, каз, каз!
Тик бер генә безнең яз

1969

Әти белән сөйләшү

Исеп җилләр тараткан безне ил буйлап.
Кайчандыр бер сабый идем йөргән уйнап
Хәзер инде, ак чәчләрем тарый-тарый,
Йөрим кабер ташларына карый-карый.
Әти кырык биш яшьлек ир шунда ята.
Мин алтмышта. Гаҗәп! Ул миңа гел ата.
Ышанмыйм, юк, түгел бу телсезләр иле!
Менә әти күтәрелде, телгә килде.
Торып чыга-чыга иске кабереннән:
Нихәл, карт! дип исәнләште, көлеп миннән.
Булган диләр иде шаян табигатьле,
Үзгәрмәгән икән шушы көнгә хәтле!
Һи, кем белми иде ул чагында безне,
Кызылъярның8 скрипкәче Миргазизне!
Саранланса берәү түләп уйнатырга
Барыбер мәҗбүр иде төндә уятырга,
Алып китә иде пар ат белән килеп
Уенсыз туй бит ул кияүсез кыз кебек
Ләкин көн дә туйлар булмый, килере аз
Гаиләне туйдыралмый уйнаган саз
Шуңа күрә подрядчыда Миңлебайда
Көндезләрен эшләдек без Меновойда9.
Беркөнне күп тире элгән сыргавылны10
(Җанның шулай әҗәл белән уйнавымы?)
Тотып калдым, ычкынганда бер очыннан,
Бавырыма кан савылды минем шуннан.
Җир алыштыр, дигәч табиб, Иртеш кичеп,
Менә монда Кәрәкәүгә11 килдек күчеп.
Шуннан бирле ятам яшел бу кабердә

Әйбәт булды әле, синең белән бергә
Утырдык без: күрештек тә, сөйләштек тә.
Мин үлгәндә син дүрт яшьлек бер кечкенә
Сабый идең Ә хәзер күр мәһабәт карт!
Синең белән бергә җирдә яшәвем хак:
Синең аша буыннарга күчә-күчә,
Дәвам итәм хәятымны элеккечә
Ул елмая: Син дә минем төслеме? ди,
Көләч, шаян, олы җанлы, көчлеме? ди,
Кул кысышмый саубуллашыйк, салкын кулым
Хуш, елмаеп-көлеп яшә, бабай-улым!

Сызгыралар җилләр зират кырларында.
Уйнагандай скрипка кылларында:
Ишетәм мин бер дәртле, бер тын тирбәүле
Моңлы көйне, әти сызган «Тәфтиләү»не

1969

Синең төсле

Күк йөзе ачык, аяз, зәңгәр
Синең күзең төсле.
Таң җиле йомшак, ягымлы, саф, рәхәт
Сүзең төсле.
Көн көләч тә, якты да, нурлы да
Шат йөзең төсле.
Син охшамаган беркемгә дә,
Фәкать үзең төсле.
Мәҗнүнең сөю шәрабын бер генә тамчы эчте
Дә исерде айнымаска!
Инде гел сәрхуш бу башка
Бар дөнья синең төсле!

1969

Сагышларым

Күзләремдә нурлар бетеп бара,
Бөтенләйгә сүнәр микән бер?..
Замандашлар шунда, һич булмаса,
Якын итеп сөйләр микән бер?

Горур булдым мин милләтем белән,
Рухым белән бәйнәлмиләлче.
Тырыштылар ятлар моны миннән
Читләтергә, кулдан килгәнче.

Тыгыз иде еллар, озын юллар,
Арылмады түгел, арылды.
Арыганга походта юк привал
Абынсам да алга барылды.

Халкым: «Хезмәт», диде. Бастым сафка.
Халкым: «Көрәш!» диде. Мин солдат.
Ил язмышы хәл ителгән чакта
Булалмадым сабыр вә салмак.

Зарлану да түгел, ялвару да
Ни күрмәде безнең бу башлар!..
Төер булды бугазларда ташлар,
Өстебезгә яуды кургашлар

Узганнардан, киләчәктән туган
Сагышларым юыла тау сыман,
Шул сагышлар ташса күкрәгемнән,
Киң дөньяны кайчак тарсынам

Бәхет назы мине туган көннән
Тибрәтмәде алтын бишектә.
Үзең риза булсаң язмышыңнан,
Миңа, халкым, ярый ничек тә.

Язмышлары, ялгышлары белән
Әрни-әрни сөйдем илемне,
Әгәр дә ваз кичсәм илдән-телдән,
Син мине үз итәр идеңме?!

Арысланның авызын каерганда
Салсал батыр ничек хис итсә,
Мин дә шулай: нәфрәт кайный канда,
Әгәр сине берәү кимсетсә.

Сугыш аты кебек, мин, мөлдерәп,
Күзләреңә карап яшәдем.
Авыр чакта бергә була Ир, Ат,
Бергә түгә әрнү яшьләрен.

И түгимче яшьләремне мин бер.
Эчләр бушап кала еласаң.
Тар булса да күкрәк, сулыш киңдер
Халкың белән бергә суласаң!

Болар васыять түгел, болай гына,
Мирасым юк васыять әйтерлек.
Сагышларны тик сүз уңаенда
Булсын димен җиңеләйтерлек.

Батырлыгың, яхшы атың белән
Горур улың мәңге сөенәчәк!
Миң ышанам, шул сыйфатың белән
Каршы алыр сине киләчәк.

Күзләремдә нурлар сүнеп бара,
Аерылышыр көннәр җитәме?..
Бар иде, дип, бер ваемлы бала,
Халкым мине бер яд итәрме?!

1970

Шагыйрь җаны

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3