Мин бик риза
Баштук, ахры, күзгә чалындым мин:
«Яшь, диделәр, яңа!» диделәр.
Ә картайгач: «Бу яшәгән саен
Гел яшәрә бара!» диделәр.
Таныдылар чынлап илле яшьтә,
Зурладылар фәкать алтмышта.
Берәүләргә ул да насыйп түгел,
Мин бик риза мондый язмышка.
Бирә, диләр, анар агачы да
Картайганда җимеш татлысын.
Яшькә карыймыни шагыйрь җаны
Яна икән, әйдә яктырсын!
Фирдәүсиләр, Гомәр Хәйямнар да,
Мирас итеп гаҗәп моңнарын,
Хикмәт кунып, акыл утырганда
Язган, диләр, гүзәл җырларын.
Пәйгамбәрләр хәтта шулай икән,
Мин фәкыйрьгә ни хәл итәргә?
Бит җырчыга шагыйрь булыр өчен
Сират күпере кирәк үтәргә!
Язгы тамчылар
Кыш патшаны җиңеп килгән атлылар
Атларына бәллүр япма яптылар.
Түбәләргә эленделәр камчылар,
Камчылардан тамып тора тамчылар:
Тып-тып, там-там-там
Юеш карны казый маллар, җим эзләп,
Җир теләге колыннарын имезмәк,
Күтәрелә сөттәй ап-ак томаннар.
Ә тамчылар тамарга бик комарлар:
Тып-тып, там-там-там
Көзгеләрен суга салып, сылулар
Кияүләре кем буласын юрыйлар.
Көзгеләрдә умырзая чагыла
Күз яшедәй тама тамчылар гына:
Тып-тып, там-там-там
Атлы яулар ни гомерләр көрәште,
Күтәрделәр байрак итеп кояшны,
Хуш исле җир җылынганнан-җылына,
Искитәрлек тамчыларың җырына:
Тып-тып, там-там-там
Кобзарь янында
Тукай кебек, син «күлмәксез» тудың,
Күралмадың дөнья рәхәтен,
Колдан рәссам булдың, шагыйрь булдың,
Җырлап үлдең халкың хәсрәтен
Син атылган йолдыз булып төштең
Моңсу казах далаларына
Кара язмыш кара таштан үстең
Һәйкәл булып!
Олы җаныңа
Мин сокланам! Карыйм уйчан сынга,
Килгән саен көн дә «Каштан»га14,
Күпме уйлар, күпме серләр, моңнар
Алып була икән таштан да!
Ни уйлыйсың? «Украинам!» димсең?
Син куеныңда азат җиреңнең,
Иң беренче син богавын чиштең,
Тозакларын аның җимердең.
Халкым! дидең, Тукай кебек син дә,
Шагыйрь итте сезне халкыгыз.
Үлем белми халык!
Шуңа җирдә
Мәңгелеккә сез дә калдыгыз.
Мэрцишор
Тартыша торгач, яз инде
Җиңеп чыккан кышны,
Молдаван кызлары мине
Бер почмакка кысты.
Мэрцишорны яз билгесен15
Миңа тага берсе,
Аңкытып рәхәт яз исен,
Шомырттай күзлесе
«Сезнең шигырьләргә дә мул
Уңыш бирсен, ди, яз!»
Изге теләк була кабул,
Нури, син яз да яз!
Тага торгач яз бөтиен,
Мавыгып эше белән,
Үрелде дә миңа җебен
Өзде теше белән.
Үбә дип торам Җеп түгел,
Үзәгемне өздең!
Әй сылу, талпынды күңел,
Син яз идең үзең!..
Кыз бала
Каш астыннан күзен сирпеп,
Карый бигрәк серле итеп,
Җанда дәртләр кузгала
Яратса яр итә белә,
Вәгъдә бирсә көтә белә
Безнең чибәр кыз бала.
Кыз бала!
Хәтерләрен калдырырлык
Сүз әйтмәгез сез аңа.
«Ярар микән?» дия-дия,
Мини юбкалар да кия,
Калышмаска үзара:
Заманча атларга кирәк,
Әдәп тә сакларга кирәк,
Нишләсен соң кыз бала!..
Кыз бала!
Шушы тыйнак кыз баланы
Җаным-тәнем кызгана.
Казахы да, кыргызы да,
Үзбәге дә бик кызыга
Татарлардан кыз ала:
Бигрәк матур татар кызы,
Гашыйк итә барчабызны
Күз тидермик без аңа!
Кыз бала!
Ике бите пешкән алма,
Кояш кебек кызара.
Кайтар мине
Каркаралның16 күге күчмә болыт,
Җире биек таулар:
Әкияттәге кебек урманнары
Мәңге-мәңге шаулар!
Шунда, балачакта, бер иртәдә,
Көтү куган төштә,
Әллә нәрсә булды кинәт миңа,
Бүгенгедәй истә:
Бөдрә болытларның арасыннан
Фәкать миңа гына
Балкып торды Кояш, алып мине
Алтын михрабына
Вәхый килгән чакта пәйгамбәр дә
Шулай булмагандыр:
Минем кебек бөтен җаны-тәне
Нурга тулмагандыр!..
Шул таңда, шул гаҗәп бер мизгелдә
Рухым ашты «мин»нән,
Мин матдәдән кинәт мәгънә булып
Күтәрелдем җирдән.
Бар табигать миңа баш игәндәй,
Буйсынгандай булды:
Фанилыктан өстенлеген тоеп,
Җаным оеп торды.
Кытыклады күкрәгемне шатлык,
Сулкылдады күңелем:
Беренче кат шунда шигъриятнең
Күк капусын күрдем.
Кайтар мине, хәтерем, үткәннәргә,
Кыя тауларыма,
Сабый җанга хикмәт нуры салган
Гаҗәп таңнарыма.
Элеккедәй пакьләп вөҗүдемне,
Кояш, нурыңны чәч!
Күтәр мине алтын михрабыңа,
Илһам, күгеңне ач!