Бәхет
Дөньяда шатлык нихәтле,
яшәсәң ямен табып!
Су белән кара икмәкнең
ашасаң тәмен табып.
Маңгайга язганын, сөртеп,
тир белән сугa салам.
Язмышны үзем язам мин,
бәхетне үзем табам.
Шау яфраклы тирәк үсә,
кадасам җиргә таяк.
Бер эндәшсәм карурманга,
ишетәм күпме җавап!
Йөргән җирләрем хикмәтле
түшәлгән яшел келәм.
Язмышны күрә,
икмәкне
үзем үстерә беләм!
Иртәнге җилләрдә
Иртәнге ай йөзә,
аксыл юллар алда.
Ак юрган астында
басу-кырлар ялда.
Атлыйсың сак кына
йокламый Җир-ана.
Тирәннән яктыга
кара елга ага.
Иртәнге җилләрдә
мин чыгам кырларга
җирнең сулышын,
йөрәк тибешен тыңларга.
Без йөргән юлларда
алтын фонтан ата.
Без булган җирләрдә
якты нурлар арта.
Кыш уза, яз җитә,
уҗымнар уяна.
Урманга җыр кайта,
тургайлар куана.
Чык төшә юлларга,
мин чыгам кырларга
җирнең сулышын,
йөрәк тибешен тыңларга.
Иртәнге җилләрдә
бодай дулкынлана.
Үзенә чакыра,
төнге утлар яна.
Без йөргән җирләрдә
кайнар эзләр кала.
Кул тисә җиремә
кулдан алтын тама.
Таң нуры юлларда,
мин чыгам кырларга
җирнең сулышын,
йөрәк тибешен тыңларга.
« Тиз кайт, әни»
Тиз кайт, әни, диеп калса бала,
сабый белән булыр ана җаны.
Санап торыр күрешү араларын
сәгать саны түгел, минут саны.
Хат яз, балам, диеп калыр ана,
улы китәр ерак юллар белән.
Санар аннан күрешү араларын
айлар белән түгел, еллар белән.
Киек казлар китә
Киек казлар китә, көзләр җитсә,
киек казлар китә каңгылдап.
Ерак юлда сезне саклар идем,
каплар идем җилдән, яңгырдан.
Сызылып кына зәңгәр юллар кала,
ил чикләре сезгә чик түгел.
Ят күзләрдән көнлим, киек казлар,
ник чит җирләр сезгә чит түгел?
Яулык болгап калам сез киткәндә,
киек казлар, тагын кайтыгыз.
Каршы алса дуслар ерак илдә,
канат кагып сәлам әйтегез.
Көн яктысы кунган ак канаткай
яктылары төшсен төннәргә.
Кагынганда, агым суларымның
тамчылары төшсен чүлләргә.
Сәлам алып каурый очларында,
яз кайтырсыз, диңгез чик түгел,
чиксез илләр, уртак телләр табу
безгә дә бит, дуслар, чит түгел.
Янә килдем Минзәләгә
Минзәлә юллары такыр, диләр
Такырлыгы чынмы, түгелме
шул юллары менә ничә еллар
һаман тартып торды күңелне.
Минзәләдә ярлар матур, диләр
Ялгыз кеше ансын карасын.
Койрык кагып чапкан грузовойда
Чаллы белән Минзәлә арасын
кайчандыр бер очып үткән идек,
түмгәкләре саен
бер-беребезгә ныграк сыенып,
юлда җыелып яткан кар суының
биткә чәчрәвенә сөенеп.
Бездән дә бай кеше булмагандыр:
икебезгә ике чемодан
Агач өйдән нәни бүлмә алгач,
шатлык ашкан иде чамадан.
Ашау өстәле дә шул чемодан,
язу өстәле дә чемодан,
Гел шатлыгы истә.
Борчулары
сүзсез генә әллә йотылган.
Сыңар чиләк тотып, иртә таңнан
суга чират тору онтылган.
Гел шатлыгы калган. Язлар саен
мәктәп кичәләре хәтердә.
Ун ел элек унны бетергәннәр
унҗидедә кебек хәзер дә.
Минзәләдә юллар такыр, диләр
Бәхетлеләр өчен такыр ул.
Минзәләдә ярлар матур, диләр
Сөя белгән өчен матур ул.
Сикәлтәле сиртмә юлларыңнан
оча-оча килдем мин янә!
Бәхет кошым әллә бер каурыен
синдә калдырганмы, Минзәлә?
«Көн эссе»
Көн эссе.
Су өсте нәкъ көзге.
Күктән нур коела.
Таң белән уянган күп төсләр
җуела, җуела.
Бик иртә чык кипкән.
Күзләрем
камаша яктыга.
Баш иеп, миләүшә берәүне
озаткан вахтага.
Ай күргән эзләрне, и кояш,
чык белән алдыңмы?
Таң белән уянган төсләрне
оталмый калдыммы?
Җырчы дустыма
(Венера Шәриповага)Ике күзең, ике күзең утлы күмер,
бер карасаң, ничә күзләр кабына.
Күз сирпесәң, ничә йөрәк, ничә күңел
өметләнәп, канатланып кагына.
Җыр башласаң, болыннарга, тугайларга,
сахраларга әйди көмеш кыңгырау.
Китәсе лә бергә, борылып карамый да!
Ә күңелдә, ә күңелдә бер сорау:
Җырга ияреп, дулкыннарга төшеп чумсам,
гел янармы, йә сүнәрме бу дөрләү?
Сүнмәгән дә, күмер булып көймәгән дә,
яннарыңда нигә соң юк тик берәү?
Ике күзең, ике күзең якты йолдыз,
сүндерәдер бик күпләрнең кайгысын.
Таң белән таң очрашалмый, кавышалмый
әллә шуңа үзең һаман ялгыз син.
Китәсе лә иде бергә еракларга,
еракларга әйди көмеш кыңгырау
Сагынырсың да, әйләнерсең дә карарсың:
өметләнеп калганнар күп,
син берәү.
Шуны сөйләп чыңлый көмеш кыңгырау.