«Бер исә җил, бер тына»
Бер исә җил, бер тына,
күк йөзе болыт кына.
Болытлар кичәр идем
искән җил булып кына.
Җил исә дә гел исә,
агыла болытлары,
тагыла болытлары
Үтәргә иде ары.
Болытлар алып килсәм
күгеңә синең, иркәм,
япма тәрәзәң иртән,
болытлар белән килсәм.
Яшенле яңгыр кирәк
таралсын кара болыт.
Кавышсын ике йөрәк,
яшенле чаткы булып.
Карасаң тәрәз ачып,
җил-яшен тынгач кына,
табарсың яшен ташын
суынгач, сулгач кына.
Поезд бара
Поезд бара,
поезд бара.
Кара диңгез
кала, кала
Омтылгандай
хушлашырга,
дулкыннары
ярга кага.
Поезд бара,
таулар яра.
Кыя ташлар
кыелып кала.
Алда дала,
янда дала.
Көнбагышлар
көнгә бага.
Күмер таулар
кинәт калка.
Тау-тау байлык
илдә арта.
Поезд илтә
кемне кая
кемдер бара,
кемдер кайта.
Көн дә, төн дә
тормыш бара,
әй, юлаучы,
йоклап калма!
Юллар чаба,
сулар ага,
якыная
ерак ара.
Ике якта
миләш, балан.
Хушыгыз, хуш,
пальма, банан!
Башка диңгез
дулкынлана:
бодайлар
баш иеп кала.
Манаралар
ераклардан
үрелеп карап
каршы ала.
Тәгәрмәчләр
җырлап бара:
бәхетне кем
кайдан таба.
Кыш үтмәгән әле
Кыш үтмәгән әле,
йомшак җилләр
яз хисләрен инде уята.
Алтын көзге белән ирештерә,
кояш көлеп карап куя да.
Тау түбәсе нейлон тунын салган,
бер елмаеп кояш назлауга.
Кырлар исә
яшел уҗымнарын
ябып саклый
әле яз алда.
Елга ага
Ярларына тулып, елга ага,
яулыгымны салдым юарга.
Яшь киленнәр төшә кер чайкарга,
таң атканда, кызлар су ала.
Саф гәрәбә кебек су ага.
Каплар булса юлын карлы бозлар,
ярсына да елга, болгана.
Кар сулары белән җыен чүп-чар
агып төшә язын елгага.
Җир яшәрә елга болгана.
Тормыш!
Син дә Идел-елга кебек,
ярлар тулса, ярып яңасын,
бозлар туңса, ватып,
кайнап, ярсып
агасың да һаман агасың,
агым көчен кайдан аласың?
Бу дөньяның әле азмы кере?
Җыйсаң, булыр иде сазлавык.
Саф гәрәбә кебек чишмәләре
ургып чыга, тау-таш актарып.
Елга ага һаман сафланып.
Суга төшсәм, чылтырап аккан чишмә
сорый иде: «Сеңлем, ни йомыш?»
Шул чишмәнең саф тамчысы булып,
агымыңа чыгыйм, әй, тормыш!
Күзләреңдә
Син әйтмәдең, ә мин сизми йөрдем,
яшердеңме,
йә син түземме?
Тутырып карау белән,
күзләреңнең
иң түрендә күрдем үземне.
Күзләреңдә синең диңгез төсе,
диңгез холкы
ярсый, карая,
Ә кайчакта, ярларыннан ташып,
дулкын бәреп керә арага.
Башым куеп дулкын уңаена
агыйммы соң, каршы йөзимме?
Ә каршыңа бассам,
күзләреңнең
иң түрендә күрәм үземне.
Юлларга чыксаң
Мамык кар төшеп тора,
йомшак җил исеп тора.
Ак шәлең болгап, каен,
ак юллар миңа юра.
Көн иткән йортым-курам
Озата чыга урам.
Сез ачык капка белән
көтәрсез мине, беләм.
Чыгам мин атлап кына,
кышкы юл ап-ак кына.
Колачын җәйгән дала,
җилләре каршы ала.
Җилләре ачы, кырыс.
Күңелем, булма тыныч.
Нинди тын иде урам
Юлларга чыксаң буран.
Машинада атлар
Кара тасма юл сузылган,
ике якта ак кар.
Машиналар узышалар,
машинада атлар
Җирән кашка моңсу гына
карап бара юлга.
Дан казанган мәйданнарың
кайда, кара юрга?
Көмеш дага ялтыратып
юртыр гына чаклар
Җилдәй очкан машинага
төялгәннәр атлар.
Дилбегәдән рульгә күчте
егетләрнең кулы.
Мәйдан түгел,
галәм гизеп
үтә батыр юлы.
Юл ташларын ат ташыды,
таныш һәрбер чаты
кара көздә, тездән батып,
чыгалмыйча ятты.
Пар кыңгырау чылтыратып
юртыр гына чаклар
Машиналар чаба юлдан,
машинада атлар.
Бәхет
Дөньяда шатлык нихәтле,
яшәсәң ямен табып!
Су белән кара икмәкнең
ашасаң тәмен табып.
Маңгайга язганын, сөртеп,
тир белән сугa салам.
Язмышны үзем язам мин,
бәхетне үзем табам.
Шау яфраклы тирәк үсә,
кадасам җиргә таяк.
Бер эндәшсәм карурманга,
ишетәм күпме җавап!
Йөргән җирләрем хикмәтле
түшәлгән яшел келәм.
Язмышны күрә,
икмәкне
үзем үстерә беләм!