Иркәм, бүген 21 август, агымдагы «ял көне», бүген эшкә чыкмадык әле. Разбойщинога барып, мунча кереп кайттык та, әле буш ара булгач, сиңа хат язарга утырдым. Сәламне башта язмасам да, соңыннан яза башлаган дип гаепләмә. (Мин, хат язарга утырсам, хыялга батам. Сине уйлыйм. Уем гел синең белән бергә үткәргән күңелле тормышны уйлый, шуңа күрә хатым эзлекле бер тәртиптә булмый.) Сәламемне барлык дусларыңа тапшыр. Әбигә һәм туганнарыңа. Үземнең хәлләр пока ярыйсы. Сау-сәламәт хезмәт итәм. Синең 3 сентябрьдә язган хатыңны 12 сендә алып укыган идем. Менә шул көннән соң мин сиңа хат язып салдым да үзем хат көтә башладым. Хат һаман юк. Башка вакытта 34 көнгә бер хатыңны ала идем. Хат укып торганда, күңел үзенә тынычлык таба иде. Менә, гөлкәй, хатың озаграк килми тора. Күңелдә әллә нинди борчулы хисләр туа. Әллә авырыйсыңмы, иркәм? Төшкә дә бик буталчык керәсең. Их, ерак араның хәле!.. Белеп булмый шул тиз генә.
Ни хәлләр бар икән үзегездә? Бүгенге көндә кайда һәм нәрсә уйлап йөрисең икән?! Авылда ни хәлләр бар! Укыта башларсыз инде озакламый. Ничә кеше була? Авылдан һаман китә торалармы? Колхозчыларның хәле ничек, уңыш бүлә алалармы? Кибеткә товар кайтамы? Авыл Советында кемнәр эшлиләр? Бабайлардан хат аласыңмы? Алар ниләр язалар? Сау-сәламәтләрме? Харис авылдамы икән? Барыйның хаты киләме? Кайсы шәһәрдә? Коллективта нинди яңалыклар бар? Раифның хаты кайсы шәһәрдән килде? Нәрсәләр яза икән, Рәйсәсеннән сора әле. Әтиләре нәрсә сөйлиләр, ишеткәнең юкмы? Фатыйма апа завуч булып эшлиме? Хан абыйның 15. IX да язган хатын алып укыдым. Әле шул Тәтешева лагеренда икән. Озакламый чыгып китәргә туры килер дип яза.
Ул да «Искәндәр туган, монда тормыш башкарак, төннәрен бик салкын» дип яза. Чыннан да, һава хәлләре бераз үзгә икән монда. Бу арада гел салкынайтты әле. Төннәрен әллә ничә мәртәбә уянырга туры килә.
«Берничә генә төн булса да җылы куеныңда йокларга» дип яза, дип, Әхмәтҗанов көлә. Мин аңа, кайгырма брат, исән-сау кайтсак, монда йөргәннәрнең кыенлыгын искә алып, тормышны ничек тә яхшырак үткәрергә тырышырбыз, дим. Ул да хатынына хат яза. Икәү аның белән киләчәк тормышны уйлап хыялланабыз. Да, иркәм, тизме сине кайтып күрермен соң мин, тизме кайтып, серле күзләреңә карап, сагыну хисләремне аңлатырмын. Сагынам шул, гөлкәй, сагынам. Һичбер минутларым да сине уйламыйча үтмиләр. Иртән торып киенә башлау белән, син искә төшәсең. Синең «тор инде, иркәм» дип уяткан чакларың искә төшеп, үзәкне өзәләр. Монда, хайванга кычкыргандай, «Подъём!!!» дип акыралар, куркып сикереп торасың, күзеңне ачарга өлгергәнче, кулларың киемеңдә булалар
Ярый, иркәм. Минем тормыш пока ярыйсы, әле кыен булса да, тылда ятуы яхшырак. Бәхет булса, бер кавышырбыз әле. Һәрвакыт болай үтмәс. Әле безне моннан чыккач та тылга җибәрерләр, бәлкем. Шулайрак сөйлиләр.
Шулай итеп берничә ай үтәр, ә ул вакытта, бәлки, фронтта да җиңелрәк булыр. Ялан буйлап җиңеп килә алмаслар ул этләр. Безгә дә җиңәргә минут килеп җитәр конца конец.
Ярый, гөлкәй, пока хуш, барлык хәлеңне әйтеп яз.
Сагынып, хат аша үбеп калучы иптәшең Искәндәр И. Ш.Хат көтеп калам.
Кайнар иренеңнән үбеп, Шакр1941 ел, 2 сентябрьСаратов өлкәсе,Разбойщино разъезды
Ак Иделдән агып килә зәңгәр номерлы каләм,
Зәңгәр чәчәкләр санынча син гөлкәемә сәлам!!!
21 август көнне язган хатыңны алдым, иркәм. Төш ашап кайткач, палаткага кертеп бирделәр, иптәшем Әхмәтҗановка да хат бар. Икебез дә сөенешеп алып укыдык. Аның да иптәше язган. Аңа әле бер дә хат килгәне юк иде. Ул бүген иртән генә «хат та килми, ичмаса» дигәч, миңа юри генә «дускай, сиңа бүген хат килә» дигән идем. «Әүлия тизәгенә бастыңмы әллә?» дип көлә. Шулай итеп, занятие араларында хатыңны укыдым. Шул хатка каршы сәлам хаты язам, әле хат салганыма күптән түгел. Вакыт барында бара торсын, әбигә һәм коллективка һәм барча туганнарыңа кайнар сәлам. Һәм с/с та эшләүчеләргә (мине белүчеләргә) сәлам. Шулай, гөлкәй, әлегә беркөе сау-сәламәт кенә хезмәт итәбез. (Гайфи абыйга, күрсәң, миннән сәлам әйт.) Хатларың буенча син дә сау-сәламәт дип беләм. Хатларыңны кичә алсам да, хатны бүген (1/IX) ялгап язам. Кичә вакыт булмады. Бүген безнең взвод хоз. эшкә чыкты, без 5 әү юл төзәтәбез. Әле төшкә туктадык та, юл буенча ятып, көрәк өстенә шушы кәгазьне куеп язам. Көн эссе, озын, әрем күләгәсе генә файда бирми. Башкалар ял итә (йоклыйлар бер сәгать).
Их, гөлкәй, синең белән бергә булган вакытлар төн саен төшемә керәсең, иркәм. Иртән караңгыда уятып, күлмәксез килеш физзарядкага чыгаралар. Шулчак синең белән сәгать 9 га хәтле йоклаганнар искә төшеп, үзәкне өзәләр. Әйе, яшьлек аерым үтә, иркәм. Тик вакытына карап түзәргә туры килә. Үзең әйтмешли, сугыш күпкә бармас, ул туктаса, тагы шулай бергә торырга була. Тик әлегесе кыен. Сагынам, гөлкәй, занятие вакытларында да һич тә исемнән чыгармыйм. Тәнәфес араларында карточкаңа карыйм. Ул янган йөрәккә бензин сипкән кебек тагы дөрләтә генә. Шулай, иркәм, бер без генә түгел ич Түзәргә туры килә. Эштә йөрим, дигәнсең. Әгәр уку башланмаган булса, ял ит инде. [] Башка вакытта күбрәк язармын. Авыл хәлләрен әйтеп яз: тагы кемнәрне алып киттеләр. []