«Көн-төн сугыш, янга снарядлар төшәләр, выжылдап пулялар очып торалар, йокы күрмичә арган баш һаман сезне уйлый. Сагынам, гөлкәй, язгы һәм җәйге характерларым буенча сезгә бу турыда язмасам да мәгълүмдер»
Мәхәббәтнең могҗизаи көче менә нинди була ул!
Мәхәббәт белән мөлдерәмә тулы күңел менә нинди була! Сугыштан язылган хатларда сүз сагыну һәм сөю хисләре, Туган илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт, җиңүгә ышаныч турында. Сугышка кадәр язылганнарында сөйгәненә багышланган мәхәббәт шигырьләре.
Искәндәр бөтен күңеле, җаны белән туган ягында. Һәрбер хатында Зәйнәпнең авылдагы тормышы белән кызыксына: авылда, мәктәптә ни хәлләр бар, кем нинди предмет алып бара, нинди яңа укытучылар килгән, тагын кемнәрне сугышка алганнар, колхозчылар ничек яши, хезмәт көне языламы, авыл Советында кем эшли, Мамадышта нинди үзгәрешләр бар һ. б., һ. б. Әлбәттә инде, Зәйнәпкә, аның әти-әнисенә, туганнарга, мәктәп коллективына сәламнәр Сугыш авырлыкларына карамастан, күңеле катмаган Искәндәрнең Зәйнәпкә эндәш сүзләре сокландыра: гөлкәем, чәчәгем, сөеклем, җаным, иркәм, акыллым.
Зәйнәп Гарәфиевнага озын гомер язган. Искәндәр хәрби хезмәткә алынганнан соң, ул укытучы, мәктәп директоры булып эшли. Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетына укырга керә. Мамадыш районы ВКБ(б) райкомы аны Республика партия мәктәбенә укырга җибәрә; аны бетереп кайтканнан соң, Зәйнәп парткабинет мөдире булып эшли, аннары Әтнә районы ВКП(б) комитетында пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкли; башлангыч һәм урта мәктәп работниклары профсоюзының Татарстан өлкә комитетында инструктор, 1957 елдан мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждениеләр профсоюзларының өлкә комитетында инструктор булып эшли. Профсоюзларның Татарстан өлкә комитеты президиумы әгъзасы итеп сайлана. «19411945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакяр хезмәт өчен», «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакяр хезмәт өчен», 19411945 елгы Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган юбилей медальләре, «Хезмәт ветераны» медале, Бөтенсоюз профсоюзларының Үзәк советы Президиумының «Профсоюзда актив эш өчен» күп санлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
2004 елның 6 апрелендә Зәйнәп Гарәфиевна бакыйлыкка күчте. Аның үлеменнән соң иремнең апасында сакланган Искәндәрнең хатлары минем кулыма килеп керде. Укып чыкканнан соң, 25 яшьлек ир-егетнең авыр сынауларда, көн саен үлем белән күзгә-күз очраша торган сугыш вакытында да җан, күңел чисталыгын саклаган, эчкерсез, сөю тулы хатларын сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәргә булдым.
Елена ГарәфиеваИскәндәрнең Зәйнәпкә Бөек Ватан сугышына кадәр язган хатлары
1940 ел, 26 сентябрьСӘЛАМЕМЕрак булмаса да, иркәм, сезгә
Сәлам яза тимер каләмем.
Сызылып моңсу таңнар аткан чакта,
Сезгә барсын кайнар сәламем!!!
Тәрәзә аша көләч йөзләреңә
Нурын сипсен таңның иртәсе.
Алсу таңнан торып сәлам язам,
Сәлам сезгә, совет иркәсе.
Якты кояш, алсу нур балкытып,
Горизонт буйлап карый җир йөзен.
Ник язамын мондый тезмә сүзләр,
Ник язганны, бәлки, белерсең.
Яшьлек таңың, гөлкәй, кайда атты,
Кайда үсте язгы чәчәгең,
Кем белән үтәр алгы көнең,
Уйладыңмы син киләчәгең?!
Уйлыйсыңмы, тормыш гөлләреңне
Йомшак җилләр сыйпап сөярләр;
Чәчәк кебек нурлы йөзләреңне
Кемнәр уйлап миндәй көярләр?
Кемнәр шулай гыйшык күлләрендә
Чумып йөзә икән, чәчәгем?
Мин яраткан серле күзләреңне
Кемнәр сөя икән, гөлкәем?!
Белсәм иде, кайнар хисләреңне
Кемнәр белән уртаклашканың,
Алгы тормышыңның ал гөлләре
Кемгә карап чәчәк атканын.
Янмас идем болай, әгәр белсәм
Күңелеңдә ниләр барлыгын.
Күңелләрең башкада булмаса,
Аңлар идем сөюем хаклыгын.
Яшерә алмыйм, гөлкәй, яратамын,
Кайнар хисләр белән сөямен.
Төннәрдә дә, гөлкәй, сезне уйлап,
Көзге яфраклардай көямен.
Тик яза алмыйм сөю билгеләрен,
Шартлы билге аңа табалмыйм.
Нинди дәрәҗәдә сөюемне
Язып кына мин аңлата алмыйм.
Мәгълүм бит, иркәм, язмасам да,
Сезнең өчен янып йөрүем.
Билгеле ич күпләр аркасында
Сезне генә якын күрүем.
Юк, башкача инде аңлатырга
Һичнинди дә сүзләр табалмам.
Язгы көннең алсу таңнарында
Яннарыңда, бәлки, булалмам.
Белеп булмый тормыш каһирәсен,
Ничек итеп белим киләсен.
Белә алмыйм алгы киләчәкнең
Кемнәр кочагына бәйләсен.
Белер идем, әгәр теләгемә
Ирешә алсам алгы көнемдә;
Минем кебек син дә өзелеп сөйсәң,
Иркәм, белер идең үзең дә.
Тик шунсы бар, бу хәл сезгә
Көлке булып кына тоела.
Тормыш турында сөйли башласам,
Төсегезнең нуры коела.
Тик бөтенләй икенче бер кеше
Гәүдәләнә синең күңелдә.
Шул кешенең серле мәхәббәтен
Уйлый торгансыңдыр әле дә.
Шулай булса, гөлкәй, аерып әйт,
Борчылдырма мине бу кадәр.
Сездән башка сөйгәнем бар, дисәң,
Сүрелермен, бәлки, беркадәр
Юк, аңламыйм, гөлкәй, гадәтеңне,
Ничек кенә итеп белим соң?!
Кайчакларда, башың түбән иеп,
Кем турында шулай уйлыйсың?
Әйе, миндә гаеп, ник соң борчыйм,
Әйтмәссез бит барбер, гөлкәем,
Сорамас та идем, әгәр белсәм,
Бик пошканга сорыйм, гөлкәем.
Ник соң, кызкай, алай күзләремә
Җылы хисләр белән карадың?
Шул көннән соң сезне якын күреп,
Кайнар гыйшыгыңда янамын.
Каныма сеңде ниндидер көч,
Йөрәгемне артык ярсыта.
Кая барсам, һаман сезне уйлыйм,
Уянсам да төн уртасында.
Белмим инде, безнең бу хәл
Нәрсә белән генә чикләнер,
Мин яраткан зифа буең
Кемнәр кочагына бикләнер?
Их син, тормыш, артык
борчыйсың,
Тиңсез булган язгы чәчәк белән
Йөрәгемне син тураклыйсың.
Каныма кушып кайбер фразаны,
Йөрәгемдә урын аласың.
Ә син, йөрәк, никтер ашкынасың,
Һичтуктамый һаман янасың.
Аңла, йөрәк, сине кызганучы
Һичкем югын тирә-ягыңда.
Кем генә соң җылы хисен
Бирер икән алгы таңында.
Әй, йөрәгем, сине, борчып,
Тыштан сөючеләр күп алар.
Сереңне алганчы «сөям» диеп
Алдаучылары да булалар.
Ә син, йөрәк, шуңа ышанасың,
Тәмле сүзләр сиңа аш була.
Ә соңыннан аны аңлыйсың да,
Ләкин инде эшләр соң була.
Менә шулай, аңлашмыйча торып,
Ут кабына синең эчеңдә.
Ә соңыннан, сөймәве беленгәч,
Күңелсезлек туа эшеңдә.
Әйе, минем бүген күңел тынычланмый,
Нәрсәгәдер йөрәк ашкына
Гәүдә арган, күзнең нуры сүнгән,
Тик уйлана газиз баш кына.
Менә, дускай, шушындый хәлләрдән чыгып, сезгә бераз үземнең сорау җөмләләремне яздым. Билгеле, югарыда әйткәнемчә, сез миннән көләсез. Сез мине башка үзегезнең яшерен хисләрегез, матур карашларыгыз белән җәлеп иттегез. Ә хәзер үзегез шуңа борчыласыз булса кирәк.