Алмаз Марсович Гимадеев - Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон стр 7.

Шрифт
Фон

 Гомәр, дим, кайда бүтән малайлар?

 Алар, ни Камәрия апа Водокач Алар алар фермада, тавыкларны ашаталар!

Гомәр җиңел сулап куйды. «Тәки әләкләмәдем!» дип сөенде ул.

Бригадир белән Камәрия апалары фермага кереп китте. Ә аннан соң Аннан соңмы? Калганын сөйләп тору, мөгаен, кирәкмәстер. Малайларның күкәй салынган пакетларын шунда ук бушаттырдылар, колаклар борылды, күзләр яшьләнде

Шулай итеп, бу юлы малайларны Гомәрнең әләкләмәве харап итте.


Мәче? Тәрәзә? Бастырык?

Алты дәрестән соң Җәмилгә завуч янына керергә куштылар. Әлеге хәбәрне аңа сыйныф җитәкчесе Сәлимә апалары җиткерде. Малайның иртәдән үк кәефе юк иде, әлеге хәбәрдән күңеле бөтенләй төште. Тагын нәрсә өчен икән инде, дигән уй аңа көне буе тынычлык бирмәде.

Мөгаен, теге мәче өчендер. Әйе, узган атнада Җәмилләр, күрше урам малайлары белән бергәләп, Сәрби әбинең аклы-сарылы мәчесенең койрыгына өч консерва банкасы бәйләп чаптырганнар иде. Банкаларның берсе «тушёнка», икенчесе «сгущёнка», өченчесе «минтай»ныкы иде. Мескен мәче банкаларны шалтыратып, яшелле-күкле тавышлар чыгарып, тузан туздырып чабып китте һәм, чатка борылып, күздән югалды. Кстати, анда Сәрби әби үзе гаепле иде, «каз бәбкәләремне бетерәсез, блисәкитегез белән капка төбемнән йөрмәгез» дип, ачуны китергән иде.

Алай дисәң, аны «әләкчеләр компаниясе»ннән берәү дә күрмәде бит. Үзебезнең малайлар ышанычлы. Алар сатмаячак.



Әллә директор кабинетының тәрәзәсен кирпеч белән бәреп ватканны берәрсе әйтте микән? Шулайдыр! Әйе, әйе, кич иде, мәктәп ишегалдында берәү дә юк дус малае Юныс белән икесе генә. Әллә ничек, сүз иярә сүз чыгып китте дә, шунда Юныс әйтеп салды, «ваталмыйсың!» дип. Ә Җәмил ватты. Кирпеч ике кат пыяланы да челпәрәмә китерде! Куркыныч тавышлар чыгарып, сигнализация эшли башлады. И курыктылар соң малайлар, ничек кузгалып, кайсы якка йөгергәннәрен дә сизмәделәр. Аның каравы, бәхәс шарты буенча, өр-яңа сәпит яктырткычы Җәмилнеке булды. Иртәгесен линейка җыйдылар, тикшерү бик озак барды, әмма барыбер белмәделәр. Хәер, белгән булса, директор үзе чакырткан булыр иде.

Шулай да нәрсә өчен икән соң?

Кинәт Җәмилнең башын ток суккандай булды. Точно! Шуның өчен! Каравыл өенең ишеген ачылмаслык итеп бастырык белән терәтеп киткән өчен! Мескен каравылчы Галәү бабай йоклаган булган. Иртә белән уянып китсә, ишек ачылмый, ди, ә тәрәзә кечкенә, сыярлык түгел. Көч-хәл белән түшәм тактасын каерып, чормадан төшкән, пычранып беткән Әйбәт булды! Ул каравылчы Галәүнең үзәккә үткәннәре! Ничәмә-ничә мәртәбә малайлар белән төзегән «алма» операциясе шул каравылчы Галәү белән аның бүредән дә начаррак Барсигы аркасында «провал»га очрады. Менә анысын завучка җиткерергә мөмкиннәр Чистайдан кунакка кайткан шәһәр малайлары бар иде анда. Алар аша барып җитүе ихтимал

Җәмилнең уйларын бүлеп, тәнен калтыратып, алты дәрес бетүне белдергән кыңгырау шалтырады.

Уф-ф!.. Малай, аякларын сөйрәп, завуч ишеге төбенә килеп җиткәндә, коридорда мәктәп директоры үзе басып тора иде.

 Абый Мин сезгә хәзер барысын да сөйлим. Җәмил, бөкрәеп кенә, директорның каршына ук килеп басты. Тәрәзәгезне мин ваттым, абый Галәү бабайны да без бикләп куйдык Сәрби әбинең мәчесен дә

Директор, күзләрен зур ачып, Җәмилгә төбәлде. Коридорда биш секундлык тынлык хасил булды. Шул тынлыкта завучның кабинет эчендә кычкырып-кычкырып кем беләндер телефоннан сөйләшүе ишетелә иде:

 Әйе. Килергә куштым Җәмилгә. Алты дәрестән соң. Үзе белә ул нәрсәгә чакыртканны Хә-ә-зер барысы да ачыкланыр Малайның аркасыннан салкын тир тамчылары тәгәрәде. Ә завуч сөйләшүен дәвам итте: Барысы да ачыкланыр, дим! Белербез ни өчен алтынчы сыйныфның райондагы футбол ярышында җиңелгәнен. Югыйсә Җәмил ел буе әзерләде бит аларны. Безнең Җәмил кебек физрук бөтен районда юк бит ул!

Малайның кинәт күз аллары караңгыланды. «Ах, Сәлимә апа мине физрук Җәмил белән бутаган икән бит!» дигән уй бәгырен өтеп алды аның. Ләкин соң иде инде Эш эшләнгән, сөйләнәсе сөйләнгән Бары кылган тискәре гамәлләрең өчен җавап бирәсе генә калган Һәм гыйбрәт аласы


Минме?! Мин

 Мин өйгә генә кереп чыгыйм әле, диде Нәфисә, серле күзләре белән кунак кызына карап. Озак тормам. Син, Фәрит, сугыш чукмары, Айсылуны сакла, яме! Мин хәзер чыгып җитәм. Боектырма кунак кызын!

Нәфисә, күбәләк кебек кенә очып-йөгереп, өйләренә кереп китте. Айсылу белән Фәрит капка төбендә көнбагыш чиртеп утырып калдылар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3