Тамара Ганиева - Мәхәббәткә генә ышанам стр 5.

Шрифт
Фон

МӘҢГЕЛЕКНЕҢ РУХЫ

Хатын-кыз дип җиргә яратылгач,
Җирдә чигәм шатлык, аһларымны.
Җирдәгеләр берүк
Саклагыз сез
Ана булу дигән хакларымны.

Саклагыз сез рухын мәңгелекнең,
Тере калсын минем бәхет түлем,
Тере калсын язмыш язганнары
Җирем,
Суым,
Илем,
Туган телем.

Кулларымны сузам күккә табан,
Карашларым биек-биекләрдә.
Учларыма куна яңа йолдыз
Җиргә, димәк, сабый җан өстәлә.

Хатын-кыз дип җиргә яратылгач,
Җирдә чигәм шатлык, аһларымны.
Явызлыкны кыяр калкан итәм
Ана булу дигән хакларымны.

Дөнья минем ап-ак мичле өем,
Кыегым күк,
Булсын имин-аман.
Хәвеф катыш изге өмет белән
Дүрт тарафка
Өзелеп-өзелеп багам.

«Кыш вакыты озын»

Кыш вакыты озын.
Сызылып кына
Еламсырый минем күңелем.
Сәбәпсезгә чәбәләнгәнемдә
Изрәдеме әллә түземем.

Сабырлыгын җуйган
Әсир кошның
Томшык белән читлек игәвен
Күргәнегез бардыр.
Әнә шулай
Үрсәләнә никтер йөрәгем.

Кыш вакыты озын.
Бик өшедем.
Эчтән иги калган хәтерем.
Хәлләремә берегез керсә әгәр,
Сәбәпләрен, бәлки, әйтермен.

УЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР

Безнекеләр яуга күтәрелде:
Төбәп ата безнекеләргә.
Түнтәрелә безнең яклы башлар,
Корбан үзебезнекеләргә.
Безнекеләр туптан бөгелеп төшә:
Нык булыйк без. Бу бер хатадыр.
Дошман коткысыдыр,
Алданудан,
Ялгыш кына алар атадыр.
Безнекеләр яуга күтәрелде:
Якыныңны, имеш, якала.
Ташка каршы аш ыргытып карый
Үзебезнең яклы ябага.
Әллә микән өзек элемтәдә,
Әллә микән гаеп штабта.
Әллә микән безнең үз яклылар
Колак салдылармы ошакка4.
Ни булса да, баш күтәрер хәл юк:
Безнекеләр турый безнекен.
Су эчкесез әмәл-чарасыз көн,
Аягүрә егар эссе төн.
Сукмак салган идек араларга,
Корбан чалган идек нияткә.
Изге иде тоткан юлыбыз да,
Аяусызлык кайдан көбәктә5?
Безнекеләр безнең башны ашый,
Безнекеләр безне тураклый.
Безнекеләр безнең үзебезне
Ияләштерәм дип тозаклый.
Аһ, яу кыры, төсең коргыры ла,
Мәкер генә җитә башларга.
Авызлык юк бер башкортның башын
Икенче бер башкорт ашауга.
Бер чынаяк агу китерегез
Эчкечегә хәзер сабышам.
Исән-имин чыгар чаралар юк
Үз-үзебез белән алыштан.

«Төшләремдә кат-кат сине күрәм»

Төшләремдә кат-кат сине күрәм,
Атта җиләм,
Булсын имингә.
Сәфәрләрдән кайтты туры атым,
Тышауламый куам тибенгә.

Бер нигә юк таләп-дәгъваларым,
Шаулап калды бәйге-мәйданнар.
Йә бил бөккән, йә бил биргәнемдә
Тормыш үзе сеңде сеңерләргә,
Язмаганнар язды
Язганнар.

Талчыбыктан читән куыш үрәм,
Төшләр күрәм,
Булсын имингә.
Бәйгеләрдә чапкан туры атым
Тыныч кына утлый
Тибендә.

Бернигә юк үпкә-дәгъваларым,
Асыл ярым калды ятларда.
Тик төшләргә кереп уйландыра,
Сызландыра кайсы чакларда.

Кара-чуар сыер сатып алам,
Мөгрәп торсын кура-сараем.
Төшендерәм яшәү асылына
Такыр башлы күрше малаен.

Ә безнең кыз инде буй җиткерде,
Сиңа охшаган
Күзләр тимәсен.
Кичке уеннарда озакласа,
Төне буе керфек какмый чыгам,
Элми ятам ишек келәсен.

Күз йомылса,
Янә сине күрәм,
Атта җиләм,
Булсын имингә.
Утлауларда кешни туры атым
Тибеннәргә ничек чыдасын ди,
Бер өйрәнгәч малкай
Тезгенгә.

ТАУЛАР

«Менә мин!» дип сөрән салмагач та,
Кем битараф булсын аңлауга.
Тауда яшәгәннәр тауны күрмәс,
Далаларның күзе тауларда.
Умрауларын хәтта умырганда
Иңрәүләре иңми илләргә.
Авып китеп кенә үлгән тауны
Белмим инде кемгә тиңләргә.
Ирләр иңе төсле дияр идем,
Нәселемнең һай шул ирләре.
Егетлекме инде?
Атка ияр
Сала белми кайсы берләре.
Һай, тауларның олпат дәрәҗәсе
Халкым тарихына ишарә.
Терәү-таяу өмет итми генә
Үз-үзенә ничек ышана.
Үҗәтләнеп умыртка шарт сынып,
Мохтаҗ булсам жәлләү, аңлауга,
Чәбәләнмәм,
Ишелеп төшәрмен дә
Өелермен сезнең алларга.

«Атыңны син тугар»

Атыңны син тугар.
Мунча ягам.
Шулпа пешкән. Әзер түшәгем.
Сәфәреңнең газапларын оныт,
Борчымасын бер дә кичәгең.

Туратыңны, әйдә, сугарыйкчы,
Куалыйкчы шуннан үзәнгә.
Куй, пошынма:
Бер ел симез тартай,
Икенче ел симез бүдәнә.

Шөкер, безнең әле он җитәрлек,
Кышкы сугым да бар киртәдә.
Әй бу ир-ат
Тынгы тапмый җаның,
Ил хәстәрен салмый җилкәңә.

ПЕСИ

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3