Антология - Яңа гасыр тавышы / Голос нового века (на татарском языке) стр 2.

Шрифт
Фон

Әйе, бу җыентык дәгъва гына түгел; ул иң элек язмышлар китабы. Шуңа күрә дә, аны укучыга тәкъдим иткәндә, зур җаваплылык хисләре кичерәм. Китапны кулга алганда, җыентыкка кергән һәр автор үзе дә җаваплылык тойгысы кичерер, дип уйлыйм. Укучы да аны ерак шүрлеккә алып куймас, өстәленең бер читендә тотар. Вакытлы матбугаттамы, китаплардамы, әдәби чаралардамы әлеге җыентыкка кергән авторлар белән очрашкан саен, бу китапны ачып, хәтер яңартыр, аларның әдәби язмышлары өчен сөенер.


Галимҗан Гыйльманов,

язучы, мөхәррир

Шигъри Әсәрләр

Ленар Шәех

Ленар Миңнемөһим улы Шәехов 1982 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Такталачык урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 19992002 елларда Минзәлә педагогия көллиятендә, 20022007 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында, 20072010 елларда аспирантурада белем ала. Университетта укуы белән беррәттән, танылган язучы Галимҗан Гыйльманов белән берлектә, яшь каләм ияләрен үз тирәсенә туплаган «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсен кабат аякка бастыра. Татар студентларының «Тәрәзә» газетасын оештыра һәм аның баш мөхәррире була. Шул ук вакытта 20042005 елларда «Шәһри Казан», 20052007 елларда «Татарстан яшьләре» газеталарында эшли. 2007 елдан Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, 2008 елдан баш мөхәррир хезмәтендә.

Ул Казан, Уфа, Мәскәү, Бишкәк һәм Лондон шәһәрләрендә татар, башкорт, рус, кыргыз, инглиз телләрендә дөнья күргән егермедән артык китап авторы. Әсәрләре шулай ук казах, азәрбайҗан, төрек, якут, чуваш һ. б. телләргә тәрҗемә ителгән. Шигырьләре рус, азәрбайҗан, төрек, якут, чуваш телләрендәге шигъри антологияләргә, шул исәптән «Современная литература народов России» балалар әдәбияты антологиясенә (2018) кертелгән.

Филология фәннәре кандидаты. М. Җәлил исемендәге Республика (2013), А. Алиш исемендәге әдәби (2017), Евразия халыкара (2018) һ. б. премияләр лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).

Татарстан Язучылар берлеге, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге, Татарстан Журналистлар берлеге, Россия Журналистлар берлеге, Халыкара Журналистлар ассоциациясе һәм Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) әгъзасы.

«Сине күргән саен, җанда»

Сине күргән саен, җанда
Бер шигырь бөреләнә.
Тамчы гына булган шатлык
Зурая, эреләнә.

Җилкәмнән тау төшеп китә,
Каурыйдай җиңеләям.
Кысыла бөтен көченә,
Тартыла күңел җәям.

Шул чагында, кош шикелле,
Эх, бер очасы килә.
Сөю тулы яшьләремә
Нидер кушасы килә

Сине күргән саен, җанда
Бер чәчәк бәреп чыга.
Гөлчәчәкләргә төренеп,
Шигырь ияреп чыга.

Имәнкискә кызына Такталачык егетеннән ачык хат

Күп баш ваттым бу хакта:
Син Имән, ә мин Такта,
Бик кызык бит, чынлап та.

Күреп торам ап-ачык:
Син Кискә, мин Алачык,
Йөрим шулай фал ачып.

Уңда, сулда гел урман
Мин Агыйдел, син Чулман,
Икесе дә бер юлдан.

Уйланам, панимаешь,
Мин Актаныш, син Лаеш,
Кояш чыгыш һәм баеш
Тактасы да кирәкле,
Имәне дә кирәкле 
Булыйк тырма-көрәкле!..

Әйтәм ачыктан-ачык:
Булсын Имәналачык,
Исең китмәсен һич тә 
Булсын, шәт, Тактакискә!

Йөзгә җылы җил бәрә
И. кызына Т. егете
Кайнар сәлам җибәрә!

«Зәңгәр күкнең упкын-дулкынында»

Зәңгәр күкнең упкын-дулкынында
Тургай булып җаным атына.
Кайда, диеп мине сорамагыз 
Мин бәхетнең өске катында.

Бар йөрәгем кубарылып тибә,
Мәхәббәткә күңел талпына.
Әллә кайда диеп уйламагыз 
Мин сөюнең өске катында.

Әллә кайда түгел, монда гына,
Мин хыялның уйнак атында.
Әйдә бергә, сез дә соңламагыз 
Мин хыялның өске катында.

Ак болыттай ак уйларга чумып
Басып торам дөнья чатында.
Кая китте, диеп сорамагыз 
Мин яшәүнең өске катында.

Су ташый кыз

Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Көянтә, чиләкләре
Көянтәсен кочып алган
Ак шома беләкләре

Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Сусавын басмакчымы?..
Юлына сөйгәне чыкса,
Йөрәген ачмакчымы?..

Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Тамчыдай адымнары
Мөлдерәмә күзләрендә
Саф чишмә чалымнары

Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Офыкка карый-карый
Толымлап үргән чәчләрен
Яз җиле генә тарый

Су ташый кыз Ак чишмәдән
Эх, чишмә булсаң икән!..
Пар чиләкнең ирнәвеннән
Су белән тулсаң икән!..

Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Иренендә чык суы
Юлына сөйгәне чыкса,
Кузгалыр җан ярсуы

Сагыну җыры

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3