«Каралган сайгаклар сызлана»
Каралган сайгаклар сызлана.
Боз каткан бусага катында,
Узгынчы җилләрдән калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Тәрәзләр тилмерә. Ничә ел,
Ничә чор бу якка
Тузанлы кояштан коела
Мең гайбәт колактан-колакка:
Бар, диләр, шундый бер кара йорт.
Ул йортны өрәкләр саклый, ди.
Ул йортта вакыт та туктаган,
Ул йортта җан каткыч салкын, ди.
Сөякләр сибелгән сайгаклар,
Пәрәвез түшәлгән түбәләр
Ташландык бу йортны күкләрдән
Өрәкләр иелеп үбәләр.
Ярлыкау шушыдыр, ахрысы.
Шушыдыр, мөгаен, ахыр да
Җиде юл чатында кыршауда
Тилмереп тышаулы ат тора.
Ул җансыз, ул хәлсез, ул ялгыз,
Далада дагасы югалган,
Догасы урланган,
Ялына уралган камчылы исемнәр
Каннарда котыра кам өне.
Урамнар улыйлар яз исе
Һәм бүре өере
Һай салкын, бик салкын бу җирдә,
Боз каткан бусага катында,
Тапталган тынлыктан калтырап,
Кем анда? Кем тора?
Кертегез!!!
Сайгаклар зарыгып сызлана,
Кайрылып ачыла капкалар,
Убыла түшәмнәр. Бугазлар бугазга!
Уяна каберсез үлгәннәр.
Канга кан, җанга җан!
Учларда ерыла мең юрау.
Ертыла мең ямау диварда,
Ярала мең сорау
Җаннарда ташландык хәтер бар.
Тулпарлар йөгәнләп,
Тузаннар тузгытып, ашыгып кайтырлык
ахыр бар
«Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр»
Мин табышмак чишәм нәселемә
Мин җавапсыз калмам. Шау имәннәр
Кочагында изри изге көннәр.
Кылганнарны тарый вакыт җиле.
Кемнәр килә җиргә, китә кемнәр.
Мин җавабын эзлим бу гомернең.
Мин азагын эзлим юлларымның.
Чалгы чыңы сөйли болын өнен,
Чал кылганнар көйли кырлар моңын
Яланаяк кына, сайлап кына
Өзә барам зәңгәр чәчкәләрне.
Арыш серкәләнә, көн уртасы,
Тургай моңы чәчри чәрдәкләнеп.
Адым саен, һәр сулышым саен,
Күк-Тәңредән миңа җавап иңә.
Табаннарга камыл кадалса да,
Тугарылып, бер чабасы килә.
Мин җавапсыз калмам. Бәгыремдә
Яңа мәңгелек җыр бөреләнә.
Үткәннәрнең кайтавазын җыя,
Чорлар чылбырына үрелә дә.
Мең яши, мең яшисе килә,
Сорау төеннәрен сүтәр өчен.
Бабалары нигезендә оныгымны,
Чыр китереп, мунча кертер өчен
Фәрман
Без яшәргә хөкем ителгәнбез
Яшә!
Борынгыдан иңгән, канга сеңгән
Фәрман йөртә сөйрәп якалардан.
Якаң каралганмы, ару-акмы
Карап тормый сөйри бирә заман.
Ни хәлең бар, дими, җанга тими,
Хәлләреңне үзең хәл кылырсың
Тудың икән яшә, сула, атла
Фәрманнарның гади һәм корысы.
«Әйдә, малкай!..» чыбыркылый дөнья,
Тәртәләргә тибеп карасаң да.
Чабулыйсы-карулыйсы килми,
Каруларга хәтта яраса да
Шундый вакыт җитә: бер борылып
Карыйсы да килми үткәннәргә.
Җил дә кояш булсын, икмәк уңсын,
Рәхмәт яусын көтү көткәннәргә.
Баш күтәреп багасы да килми
Күкләр багалмасы йолдызларга.
Зур буласы, хөр буласы килми.
Түгел дөнья тарга
Түгел! Дөнья киңдер, гаҗәп иркендер ул.
Тәртәләрнең аръягында ирек
Бардыр. Исен сизәм, рухын тоям кебек.
Юллар тора көлеп
«Тудың икән яшә!» катгый фәрман
Чыбыркылап сөйри бирә һаман.
Ыңгырашып алга кузгалабыз,
Безгә шушы боерык бик таман
«Салкын сулы вакыт чишмәсендә»
Салкын сулы вакыт чишмәсендә
Йөрәгемнең сагышларын юдым.
Кудым!
Мин оныттым! Шакымагыз,
Ишек бикле. Тәрәзләрдә такта.
Бусагамны төн дә йолдыз сара,
Бусагама кунып таңнар ата.
Таң җилләре үрелеп һәр иртәдә
Йолдыз тузаннарын себереп үтә.
Вакыт чишмәсенең салкын суы
Пар чиләкле сылуларны көтә.
Һәр тамчысы шифа, сагыш, сөю.
Һәр тамчысы җанны куырып ала.
Таң уңае белән атлый кызлар.
Эзләренә вакыт түгелеп кала
Күләгәләр куна нигезенә,
Янартаулар тына офыкларда.
Бусагамда таңнар ата көн дә,
Таңнар әле мине онытмаган.
Уеп куйдым парлы чиләкләргә
Җуелмасын диеп сагыш төсе.
Вакыт чишмәсенең салкын суын
Таң җилләре чайпалдырып түксен.
Кайту
Кабат көзгә. Кыштыр-кыштыр көйгә.
Үзем Үлмәсбикә кортка гүя.
Җылы оек кирәк, җылы өйләр
Калын киен, йөрәгеңне сакла,
Урамнарда инде җилле, диләр
Һәрбер җиле таныш юкса җирнең.
Һәрбер җөе таныш яраларның.
Күргәнем бар тәннән җан киткәнен,
Җирдә яңа кеше яралганын.
Һәрбер исе таныш, һәрбер хисе.
Бар ымнары таныш, бар сыннары.
Бер йорт аша сиртмә кое иде,
Күперләре иде асылмалы.
Салкыны да таныш, ялкыны да.
Янган чак та булды, ялган чак та.
Караңгыга качар мәлләрем дә,
Тәрәзләргә ут ягылган чакта.
Мең сукмакта адашканым булды,
Кайтыр юлны кабат бер эзләргә.
Инде күптән такта кагылса да
Җирдәге иң газиз тәрәзләргә.
Аклы-каралы бу дөнья йөзе
Мең төсләргә керде минем хакка.
Хак дигәнем нахак булды кайчак
Һәм хакыйкать булды иң зур хата.
Кайта-кайта кабат бу көзләргә,
Кыштыр-кыштыр, Үлмәсбикә кебек,
Мин үзем дә кара көзләр булып,
Йөргәләрмен төшегезгә кереп.
Кемдер җәза диеп кабул итәр,
Кем өзелеп көтәр нәрсә әйтим,
Минсез көзләр ялгыз бу җиһанда.
Бу җиһанда мин көзләрсез ятим.
Бар сыннары таныш юкса җирнең,
Һәрбер ымы таныш, һәрбер тыны
Кабат көзләр.
Кабат көзләр кайта.
Мин өзелеп көттем бу кайтуны.