Хәлбуки шәрекъ шигъри стихиясенә кереп киткәнче, Рәдиф байтак еллар дәвамында җитди эзләнүләр юлын үтте. Ул эзләнүләр шактый ара ирекле шигырь кысаларында барды. Бу һич тә аның модага иярүе генә түгел иде, чөнки аның эзләнүләре дә үзенчәлекле мәктәп хасил итте. Зөлфәтнең аны «остазым» дип атавы тикмәгә түгел бит. Аннары ирекле шигырь шаукымы алтмышынчылар буынының барлык вәкилләрендә дә булып алды. Равил Фәйзуллин булсын, Рөстәм Миңгалим булсын, бигрәк тә Роберт Әхмәтҗанов ирекле шигырьдә кызык һәм җитди үрнәкләр бирделәр. Аурупа әдәбиятыннан Поль Элюар, Артюр Рембо чалымнары татар шигърияте тормышын нык кына җанландырып алды.
Әмма әлеге эзләнү һәм ихлас мавыгуларда ХХ гасырның бөек шагыйре Назыйм Хикмәт тылсымы ныграк тоемлана. Асылда, аңардан бер генә яшь шагыйрь дә азат түгел иде. Шул җөмләдән мин үзем дә ул шигърияткә гашыйк идем. Мәскәү алтмышынчылары телендә дә төрек шагыйренең шигарь юллары иман таянычы булып еш яңгырады.
Мин янмасам,
Син янмасаң,
Без янмасак,
Ничек чыгар караңгылык яктылыкка?!
Ирекле шигырьнең үзенчәлекле ритмнары Рәдифкә мәйдан киңлегендә гали хисләрен яңгыратырга мөмкинлек бирде. Аның «Европада татар шагыйрьләре» дигән шигыре мәйдан халкының күзләрендә ярсу очкыннар кабыза иде. Ул, колачын галәм киңлегендә җәеп, үзенең яңгыравык тавышы белән шигыренең һәр строфасында «Европада татар шагыйрьләре!» дигән юлны рефрен итеп кабатлый. Строфадан строфага илһамлы аһәң көчәя бара
Колагымда нигә яңгырый әле
Бер җыр димме:
Европада татар шагыйрьләре!
Европада
Одер, Висла, Влтавада каберләре
Сугыш җиле алып килгән дә ирләрне,
Берлин төрмәсеннән
Европага баккан Җәлил.
Атакага кергән анда Кәрим.
Польша аша узган Кутуй.
Европада Баян.
Илләр яшәве өчен гомерләре янган.
Алар чакыра безне,
Чакыра истәлеге,
Соңгы шигырьләре, каберләре:
Европада татар шагыйрьләре!
Мондый шигырьләре белән Гаташ трибун шагыйрь булып мәйданнарга чыкты.
Татар шагыйрьләренең Аурупа картасына каннары белән язган исемнәрендә каһарман һәм трагик тарих гәүдәләнә. Шагыйрь милли тарихның батыр һәм фаҗигале сәхифәләрен төрле яссылыкта күздән кичерә. Җөмләдән берсе, милләтнең җанын, табигатен, үлемсез рухиятен чагылдырган татар китабы язмышы аның өчен «гасырларның оран-хитабы» булып тора. «Татар китабы» дигән шигырен ул бөек остаз Хатип Госманга багышлый:
Сөйлә, китап, нинди гамьнәр кичеп,
Төрле илләр үтеп, шулай да
Бирдең алмаз телебез ачкычларын,
Бабамнарның газиз тавышларын
Ишеттердең ничек Тукайга?
Асыл мираслары заманнарның,
Гасырларның оран-хитабы
Хәтерләрдә булсын!
Сөйлә әйдә
Син, үлемсез халык китабы!
Монда шигърияткә Хәсән Туфан алып килгән метафорик гыйбарә төрләндерелә: «туган телебез дигән бу алмаз». Шагыйрь, шул рәвешчә, ике үлемсезлекне халык үлемсезлеген һәм китап үлемсезлеген бер итеп күрә.
Рәдиф аерым шигырьләрендә үзен бик тапкыр парадокслар остасы итеп күрсәтә. «Авар шагыйре Мәхмүткә» дигән шигырендә ул каләмдәшенең, шашып гашыйк булса да, кыз белән җан уртаклыгы тапмыйча газапка таруында мондый позитив күрә:
Ул кызны мин һаман уйлап йөрим:
Газап белән бергә
Ул бит сиңа мең елларга җитәр
Үлемсезлек бирә.
Мин үпкәлим аңа: аңламаган,
Сине ташлап киткән.
Һәм аклыйм да: яратмавы белән
Сине шагыйрь иткән
Күрәсең, Кавказда мондый гыйбрәтле хәлләр була килгән: горур халык бит, ул горурлык, күрәсең, күбрәк кызларында гәүдәләнә. Сәмәд Вургун турында шундый риваять сөйлиләр. Азәрбайҗан шагыйре тарихында да бәхетсез мәхәббәт зур роль уйнаган. Шагыйрьнең олы юбилее вакытында театр вестибюлендә бер ханым Вургун хатынын чакырып ала да: «Синең иреңне мин шагыйрь иттем», ди. Хатын, килеп, моны иренә сөйли. Һәм шагыйрь: «Бар да әйт, хәзер инде әнә теге, янындагы ишәкне шагыйрь ясасын», ди.
Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасына караган үтә шәхси һәм гаять интим шигырьләр арасында һич югалып калмый торган бер гамь бар: ул ил язмышы хисе. Менә ул Агыйделнең көләч ярларында, Илеш ягында җанны тетрәткеч «Уел» җырын ишетә һәм шуннан мондый гомумиләштерүгә килә:
Җилләр исте Батыр ирләр үтте,
Илләр үтте кичеп уемнан;
Ил язмышы йөрәкләргә безнең
«Уел» лары белән уелган.
Олы хисләр аңарда шулай, кешелекле һәм тирән булып, шаулап тормыйча, тыйнак, интим хисләр булып та чагылучан.