Рәдиф Гаташ - Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) стр 12.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 149 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

Гашыйклар шәһәре

Безнең шәһәрдә яшидер сезнең яр, 
Бездәдер: килеп күрегез, дусларым!
Җан бәхетен таба монда гашыйклар, 
Безнең шәһәргә килегез, дусларым!

Безнең шәһәрдә гел ачык капкалар,
Кич-ахшамда да ябылмый, дусларым.
Шам-шәрифкәй ни ул? Җырга шәрәфтә
Моннан артык җир табылмый, дусларым?

Безнең шәһәрдә асылма бакчалар, 
Бабилдагы кебек гөлләр, дусларым.
Җырлый кызлар, яңгырый шат авазлар,
Гашыйклар кайгы белмиләр, дусларым.

Безнең шәһәрдәдер сезнең шәһәръяр, 
Гөлгә охшаш ярлар монда, дусларым.
Җан сөйгәненә түли җыр мәһәрен, 
Гаташыгыз күптән шунда, дусларым!

II. Чулпан йолдыз калыкканда

Мин шулкадәр саф уйлыйм синең хакта! 
Шул сафлыкны дөньяда тоям хәтта.
Тик матурлык күрәм аның эчендә:
Карасы бардыр, табынам тик акка!

«Акыл җуеп, кем йотылды күзләреңә?..»

Акыл җуеп, кем йотылды күзләреңә?
Онытылды кисәтүле сүзләрең дә:
Бар булмышым савап, гөнаһ җыйган башым
Сәҗдәгә егылды ул көн тезләреңә.

Тарих мең дә тугыз йөз дә туксан дүрттә
Кол иттең син гашыйк җанын гомерлеккә.
Муенчагым көмеш, алтын келәймәсен
Шигырь итеп язарга җан илһам көтә.

Шуны сиздем тугыз йөз дә туксан дүрттә:
Яшьлек үтте мәхәббәттә, гомер үтә
Бәлки, соң кат ашам яңа биеклеккә;
Рәхмәт сиңа, Илаһи Нур 
горур бикә!

«Кыз хыялы! Сәер уйлар, серле йөк»

Кыз хыялы! Сәер уйлар, серле йөк
Иделдән диңгез ягына килдең ник? 

Кайсы кәрванның нык, чыдам дөясе
Илтте иңендә бай җаның дөньясын?

Атаклы чал Хәзәрдә бит чылатып,
Еладыңмы аннан, комына ятып?

Җир маеннан чыраг кабызган шәһәр
Яшьлегеңә булдымы калым-мәһәр?

Уен идеме, туеңмы ул кичләр?
Гомереңне яктырткан айлы хисләр

Азак сагынгансың, бәлки, кәрваннар
Алырга сине илеңнән барганнар.

Ни белән ул баеган яшь җаның тик? 
Таумы анда? Кәрванчыга авыр бик

 Кайта,  дисең, төрки шигырь гөлләре,
Гел чәчәктә, мәңге тере үзләре.

Шул гөлләрнең исе тансык Иделгә:
Мең-мең еллар яшәсеннәр илемдә!

Сәяхәт йә сәясәтме? Риваять 
Җаныңның бер сәфәреннән хикәят.

Хыялың бит гел Ай тулган чакларда
Шунда дәшә сүнмәгән учакларга.

Бөекләргә касыйдә

Низами! Кыпчак кызы, дип,
Аппак, дип янган даһи!
Фарсыча язган кулың тик,
Рухың төрки, валлаһи!

Фөзүли! Көчең Ходайдан,
Юк газәлдә тиңдәшең! 
Сөйгәнсең тигез сөрткәнсең
Шигырьдә яр, ил яшен.

Нәсими! Төрки пәйгамбәр!
Син пирем, хәким-шагыйрь.
Мин дә «Аллага тиң»ме әллә?
Бармы көч миндә, сабыр?

Вагыйф! Аһ, ялкынлы йөрәк,
Яр данлауда остазым!
Әйт миңа: «шаһ кызы» күңелен
Яуларга бармы сазым!

Видади, Закир гел бергә,
Гаҗәеп мошаирә:
Төркиләр күңеле күктәдер? 
«Торналар» белән бергә?

Остазлар! Рухыгызга кагылып,
Уятсам ялгыш гафу!
Нишлим: ярым сезгә гашыйк,
Тетрәткән җанын Баку

Ул илһам бирмәсә, бүген
Ничек тасвирлар идем
Мең еллар сезне яндырган
Төрки «дилбәр» нең миңен?!

Шигырегездән түгел бугай,
Сөюдән сезнең көнлим;
Юкса шашкын хисле Гаташ 
Сезләргә, бәлки, тиң мин?!

«Әүвәл пәйда булып илдә вәкиле»

Әүвәл пәйда булып илдә вәкиле,
Озакламый аннан ислам да килде.
Моңа мең ел! Күңелләрдә бер илаһ!
Язмышыңны синең язган ул инде.

Дин тойгысын алганмын каумем аша,
Ә нигә мәҗүси уйлар бу башта? 
Сине уйлап багам, юллар салам мин,
Уем тарих, Болгарларга тоташа.

Эзлим Ибне Фазлан узган юлларны,
Изге байракны ил кабул кылганны
Яшел төсе күзләреңнең шуннандыр,
Күзаллыйм мин ялкын чәчле син-ярны!

Күрәм: яңа дин өчен вәкилләргә
Бүләк Кыз син, китәсе ят илләргә. 
Шул кол ярның мин гашыйк үз корбаны,
Акыл җуеп, кермәдемме телләргә?!

Югалтканмын сине мең еллар элек,
Юлга чыксам, бүген каян эзләргә?!

«Тагын шул як дәшсә сине, ни әйтим?..»

Тагын шул як дәшсә сине, ни әйтим?
Ерактан яр эзләүчегә дөнья киң!
Тагын Каспий дулкын какса җаныңда,
«Язмыш» димме? Үзең теләгән ләкин

Тагын бер шигый баласы уеңда,
Баку баглары җанлана җырыңда:
Адашканмы йөрәге, бер илчеме? 
Болгар кызы азәрләр кәрванында.

Тагын Кафтауга чакырса язмышың,
Җәй авышкан, табылырмы язың соң?!
Бөек Ефәк юлы, Чин, Әфган иле 
Тәкъдирең хыялга кайсын язды соң?!

Тагын Туран җиле, гөлләр Дөнья киң!
Сөнни ярың мин калсам монда ятим?
Бакуга бакый мәхәббәт иясе,
«Бәхетле бул» димме? Әллә «Китмә!» дим?!

Тагын шул ил дәшсә, сиңа ни әйтим?!

«Миннән соң да аязыр йә болыт торыр»

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3