Хатын торырга дип ымсынып караган иде, хәлсезлектән урынына кире ишелеп төште. Бишектә яткан сабыйның бер дә еламавы аны тәмам гаҗизләтте. Сәлие бер-ике телем ипи тотып кайтса, аны имезлеккә салып каптырып, үзе үләргә дә ризалашкан иде Хөршидә. Бу хакта беренче хатынын да бала тапканда югалткан иренә әйтергә генә кыймады. Үлеп котылсаң, аякка басмаган, әлегә исән тугыз баланы ул тартасы лабаса
Сәлигулла, ике хатын алып, унбер бала атасы булса да, өчесен сугышта югалту хәсрәтен кичерсә дә, еш кына җиңел акыллылык күрсәтә иде. Хөршидәнең бу авылга килен булып төшүендә, яшәп калуында да аның холкы, яман гадәтләре сәбәпче булды.
Бер караганда, ач үлемнең нәкъ менә алар ишегенә шакуына да Сәлигулла үзе гаепле. Кем кем, Сары Сәли гаебен таный торган кеше түгел! Алай да Хөршидә үлем түшәгенә егылгач, олыгаеп барган ир уйга калды. Инде бу хатынын да югалтса, тагын да яшьрәкне алса, анысы да бала арты бала тапса, аларны да үстерергә кирәк булачак иде аңа. Хатын-кыз, бала үз бәхете белән туа ул, ди дә җил иссә дә авырга узарга гына тора, шул арада итәгенә салган бәбиен синең кулыңа китереп тә тоттыра.
Сәлигулланы бала яратмый дип булмый. Ярату бер нәрсә, кеше итү икенче, ди Хөршидәсе, син әле үзең олы сабый. Аның сүзләрендә хаклык бар. Кулына көч керсә дә, юкә миенә акыл утырмады Сәлинең: кайда нинди кызык бар дип ишетсә, шуны карарга йөгерде, кайда нинди яман гадәт чыкса, ул да эшләп карарга, тәмен татырга тиеш дип санады. Әле әтисе, догачы картка әйләнгән Сары Сәлимулла инде сиңа да бер утырырга, намазга басарга вакыт дигәч тә, кул гына селтәде. Дөрес, сәвит килгәч, намазның беркемгә кирәге калмады. Намаз укырга өлгермәвенә Сәли үкенмәсә дә, тәмәке пыскытуына, яшьтән карта сугуына үкенгән чаклары аз түгел.
Хөршидәне алганда, Сәлигулла алга таба тормышы җиңеләер дип уйлый иде. Чыннан да, юкә башта сыек ми Ул берне уйлый, тормыш, нәкъ уендагы кебек, алдыңа карталарның көтелмәгәнен чыгара да куя, чыгара да куя
Сәлигулла, үзен ни акыллы, ни башлы санаса да, мең уеннан җиңеп чыкса да, язмыш белән бил алышта һәрчак биреште. Әнә бит Хөршидәне дә баеннан аерылыр, үз баласы булгач, ике төрле янына өченчеләрен дә алып кайтмас дип фаразлаган иде, ялгышкан булып чыкты. Каенбабасы Гыйззәтулла Миңлекәй байдан туган малаен алып калганнан соң, инде болары чын-чынлап үзебезнеке генә була, яңадан аерыласым юк дигәндәй, көмәнгә узган һәр баласын таба торгач, Хөршидә дә алты үги янына яңадан биш җан иясен өстәде. Берләре үсә, китә торды, икенчеләре туа торды дигәндәй.
Әле дә мич башы тулы бала булса да, хатынның бу арада гаме аларда түгел, үзе кебек ач үлем белән тартышкан нарасыенда. Кул арбасыннан ник бер ым, кыштырдаган тавыш ишетелсен
Хөршидә инде ничәнче тәүлек йокылы-саташулы ята. Шул көннәр, төннәр эчендә бөтен узганын күздән кичергәндәй булды ул. Яшьлеген, абыстайда укып йөргәннәрен исенә төшерде, су буендагы уенлыкларда Ярулла белән очрашканнарын уйлады. Вәгъдә алышу көннәрен, шул вәгъдәнең чуар тавык астыннан җыеп бирелгән йомыркаларын, чигүле тәмәке янчыкларын, өрфия яулыкларны исенә төшерде. Аннан соңгы озакка аерылышуларны, көтүләрне, кабат очрашуларны, ераклардан алып кайткан хуш исле сабыннарны хәтерендә яңартып, күңелен ничә мәртәбә йомшартты, күз төпләрен ничәнче кат яшьләде. Хөршидә боларның берсен дә Сәлигуллага сиздерергә тырышмады, йокларга ятса да, саташып серне чишмәсәм иде дип, догасын укып битен сыпырды, уйга батканда, күзләремне күреп аптырамасын дип, аңа аркасын куярга күнекте.
Хөршидә җиңел тормышлы йортта үсмәде, алай да үзенең дә, туганнарының да өсләре бөтен, тамаклары тук, торырга өйләре җитеш иде. Көзләрен ул башка кызлар белән уракка йөрде, язын сабанга чыкты, җәйләрен печәнгә төште. Ирләрдән ким эшләмәсәләр дә, әтиләре өйдә егетләр юклыктан һаман уфтана, җае чыкканда, гел шуны колакларына салырга тырыша иде.
Хөршидәгә авылда күз төшерүче егетләр күп булса да, ул араларыннан хәлфә малае Лотфулланы үз итте. Киеме дә, сөйләшүе дә башкаларныкына охшамаган иде егетнең. Чибәрлеге, укымышлылыгы белән аерылып торган Лотфулла да эшкә уңган Хөршидәне бер күрүдә яратты. Ике арада хатлар да йөреп, уенлыкларда, эшләрдә очраштыргалый да торгач, алышу-барышу турында сүзләр дә сөйләнде, вәгъдәләр дә бирешелде. Лотфулла тагын бер көз-кышны мәдрәсәдә ятасы да кайтып башлы-күзле буласы иде
Яшьти кызлары белән көзге ындыр эшләренә бай ындырына чакыртылган Хөршидәнең язмышы бөтенләй уйламаган юлдан тәгәрәде дә китте. Иптәшләренең келәттә мәш килгән, ә Хөршидәнең лапаста җир себереп йөргән чагы иде. Лапасның бакча ягындагы ишеге ачылып китте дә, аннан бай абзыйсы кайтып керде.