Сүзсез тору озакка китте. Кирегә атлавың яхшырак, эшем пешмәде, ахрысы, дип, Сәлигулла ишеккә таба борылган иде, Лотфулланың ягымлырак тавышын ишетеп тукталды:
Син алай да ашыкмале, кордаш. Сүзнең турысы туганыңа да ярамый аның. Җаныңа үтсен дип әйтүем түгел, җаныма үткәннән әйтүем. Без болай итик уйлашыйк әле, булмаса Кичәгенәк кәнсәләрнең беренче каты астында баз булганлык ачыкланды. Җир идәндә кеше күзенә чалынмаслык, беленмәслек яшерелгән. Сәвитнеке белән йөз арба арышыңнан берни дә ала алмассың, бай абзыеңның исәпкә алынмаган малын, кеше-кара сизгәнче, әллә юк кына итәргә инде?! Лотфулла, әйткәнемне ничек кабул итәр дигән сыман, туп-туры ишек катында терәлеп каткан Сәлигуллага карады. Аның эндәшмәвен күргәч, тел төбен чишеп бетеримме-юкмы дигәндәй, тамагын кыргалап, әйтеләсе сүзне бераз көттереп торды. Аннан, беткән баш беткән, әйтсәм әйтим инде дигәндәй, тагын дәвам итте: Кичә иртәнчәк бераз тирәнгә казып төшеп, идән җәйик мәллә дип, малайдан бер-ике көрәк балчыгын алдырткан идем, баз капкачына килеп юлыкмасынмы?! Гарифҗан кешегә әйтмәгән, ишеген бикләгән дә шунда ук минем янга йөгергән. Кизүче дә, ул килгәч, кеше бар инде дип, өенә кайтып киткән икән, шунлыктан белештерми калган.
Базны ачып, икәүләп төшеп карадык: түреннән ике кыршаулы мичкәгә шыплап тутырылган бодай килеп чыкмасынмы?! Малай әйтә, башта байның көмешкәсеме, башкасымы әллә дип торам, ди шуның сыман киштәгә куелып бөкеләнгән. Селкетеп карауга ук аңлашылды бал да, көмешкә дә түгел. Ачсак, чыннан да, учыңда тәгәрәп ятарлык сап-сары эре бөртекле ашлык.
Сәлигулла ни дип әйтергә дә белмәде. Аның авызында сүз тора да торуын, әле Лотфулла ни тәкъдим итәр?.. Аның бит арбаңа җигел дә, шуны глубинкага илтеп кил дип әйтүе дә бар.
Лотфулла, күрше бүлмәдәге хисапчы ишетмәсен дигәндәй, бармагын кысылган иреннәренә китерде, шуның аша гына сөйләвен дәвам итте:
Әле менә нишләтим, кемгә хәбәр итим дә кая куйыйм микән дип тора идем Юктан бар булганны ишетсәләр Нәрсәне генә яшерсәң дә, ничек тә бер тишелә Үз сәвитеңнән яшерүе дә җиңел түгел Сиңа биргәнне башкалар белеп алса, бу урында бер көн дә утыртмаслар Чәчү ашлыгы да җитмәс кебек берчакта
Халык бала тапкан анадан кызганмас, диде Сәлигулла, йөрәксенеп.
Анысын син әйтәсең бит аның. Һәркемнең гомере бер генә Үлем арты үлем килгән бер заманда Булмаса, болай итик, төнгә кизүгә олы малаең белән сине куярмын. Аның үзен генә калдырып, бер ярты капчыгын өегезгә илтеп кайтырсың. Берүк, кеше сизәрлек булмасын! Ашлык табылганны халыкка шуннан соң гына җиткерербез.
Гомер буе каты күңелле, каты куллы данын йөрткән Лотфулланың уйламаган бервакытта йомшаруы, хәтта җинаятькә баруы бер дә көтелмәгән хәл иде. Сәлигулла аптырады, ни дияргә дә белмәде, ныклап рәхмәт тә әйтә алмады, авыз эченнән генә мыгырданды. Чанасын мич артына яшереп калдырды да кире түбән очка төшеп китте. Ишек ябылганда, Лотфулла пышылдап диярлек өстәде:
Кара аны, кемгә дә әйтәсе булма, хатыныңны да киләсе хезмәт хакыннан амбарчыдан бурычка яздырдым дип алдарсың. Алай да аның да авызына йозак биклә.
Лотфулланың юмартлануы бер дә юктан түгел иде. Ул бу авылга ерак Кизләүдән рәис итеп билгеләнде. Сәлигулланың хатыны Хөршидә дә, шул авылныкы булып, яшь чагында Лотфулла күз төшереп йөргән бер кыз иде. Рәис аның гыйбрәтле язмышында үзен дә гаепле санады, кыюлыгы җитеп, бай кулыннан тартып ала алмавына гомере буе эченнән битәрләнде. Башка берәүгә өйләнеп, гаиләсе ишәйгәч тә, яшьлек ярасы күңеленнән һич кенә дә китмәде, шарт-сәбәбе чыккан саен, йөрәген әчеттереп-әчеттереп ала иде.
Сәлигулла хатыны Хөршидә белән Лотфулла арасында ни дә булса булгандыр дип уйламады да, аларның бер-берсенә ихтирамлы мөнәсәбәтен элек-электән якташлыкларына кайтарып калдырды. Әле кардәш-ыру ук түгелләр микән дип тә фаразлый иде, тик бу хакта хатыныннан сорарга җае гына чыкмады.
Сәлигулла кайтып кергәнне Хөршидә дүрт күз белән көтте. Аның бөтен өмете хәсрәт утларында яшәткән, күңел түреннән ничек тә чыгарып ата алмаган Лотфулласында иде. Башкалар каты күңелле дип санаса да, хатын белә: рәис эчтән янучан, тышка чыгармаучан кеше. Авыр заманнарда илгә әнә шундый, бер карасаң йомшак та, икенче карасаң нык куллы да хуҗалар кирәк. Аның шундый булып күренүе яхшырак та, дип уйлады ул. Алай да яшьлегендә йомшаклык күрсәтте Лотфулла. Артыграк йомшаклык күрсәтте
Хатын торырга дип ымсынып караган иде, хәлсезлектән урынына кире ишелеп төште. Бишектә яткан сабыйның бер дә еламавы аны тәмам гаҗизләтте. Сәлие бер-ике телем ипи тотып кайтса, аны имезлеккә салып каптырып, үзе үләргә дә ризалашкан иде Хөршидә. Бу хакта беренче хатынын да бала тапканда югалткан иренә әйтергә генә кыймады. Үлеп котылсаң, аякка басмаган, әлегә исән тугыз баланы ул тартасы лабаса