Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 4.

Шрифт
Фон

Тора-бара Зиннурга хәл керде, сызлаулары да бераз басылган кебек булды. Каровина шуны гына көтеп торган диярсең, бер тапкыр өстәл янында сүз арты сүз киткәч, әйдә, киттек бу авылдан, татарчаңны да өйрәнәсем килми, татарча да яшисем килми, дип елап ук җибәрде. Зиннур каршы да төшмәде, ризалык та бирмәде. Каровина аңа карап тормады, шул атнада ук мәктәбен ташлады да балалары янына, Яңа Бөртамакка күченде. Урыс мәктәбендә физкультура укыта башлады.

Күңел бер утырмаса утырмый. Кафеларда гына ашаган, карлы тау башларында гына ял иткән, җәйләрен диңгез буйларына еш барган Каровинаның күңеле ярым җимерек урыс авылында да тынгы тапмады. Башта клубка чыккалап йөргән булды, аннан соң клубында да аралашырлык кеше тапмагач, кичләрен Зиннуры балалары янәшәсендә диванда телевизор гына карап уздыра башлады.

Зиннурга авылда ошый иде. Колхоз рәисе итеп куймасалар да, сагыз исләре килеп торган нарат такталардан ясалган умарта кортлары янында ул үзен кечкенә генә булса да бер хуҗа итеп тоя. Балык тотудан да, туган-тумачага печән чабышудан да, өмәләргә барудан да ямь тапты Зиннур. Бер төнне урыс авылында кунса, икенче көнне Габәширенә кайта иде.

Габәширне яратса да, бала чагында җәйләрен уздырган авылны ул кабат танымады. Уйнар өчен урыннар беткән, кышларын елга өсләреннән кар арчылып, кәшәкәлек ясалмый, инеш бозлары тишелеп, сулар чыгарылмый уеннар өчен буа өсләре шомартылмый.

Сабан туйларының да бер яме калмаган. Кич җитәрәк ике-өч көрәшченең мәйданда бил алышканын карыйлар да таралышалар. Атналар буе барган яулык җыюларның да кызыгы беткән. Көн эчендә берничә кеше, сөлге бәйләгән колга күтәреп, авылны әйләнәләр дә чыгалар. Аракы салып биргән җирдә биегән дә булалар, бирмәсәләр, озаклап тукталып та тормыйлар. Баштарак Зиннур, шуларны үзгәртермен дип, бишкуллап тотынган иде. Аның дәртләнүен башкалар аңламагач сүрелде, инде яулык җыюларга да йөрми башлады.

Маһисара апасы, нәнәсен искә алганда, таулар һаман ерак, ди торган иде. Таулар гына түгел, башкасы да кеше күңеленнән, кеше күзеннән ерагая бара иде бугай

Күрше авылда яшәсә дә, әби-апасының йортын караган, төзекләндергән иде Зиннур. Ни Габәширдә, ни Бөртамакта яшәргә язмаган икән. Яңа төпләнгән урыннарында үз каралтыларын өлгертәсе булыр дип торганда гына, Каровинасы авыл җиреннән бөтенләйгә үк китте дә барды. Үзе генә китсә бер хәл, балаларын да иярткән, ире белән дә киңәшләшеп тормастан, Нократ Аланы шәһәрендәге бер мәктәпкә тагын да шул укытучы булып эшкә кергән. Зиннурның таулары тагын да ерагайды

Гаиләң кайда, син шундадыр инде ул. Иген чәчәр җир сорап та ала алмаган авылда яшәп калуның мәгънәсе болай да юк иде. Җирне урыс ягыннан үзенең үк аласы килмәде. Зиннур бүген ата-баба җирендә яшәмәсәк тә, акылга килгәч әйләнеп кайтырбыз әле дигән уй белән хатыны артыннан чыгып китте.

Инде менә шул Зиннур, ахыр чиктә башка ир белән йөри башлаган хатыныннан аерылып, йортсыз-җирсез, күлмәк-ыштансыз калып, хәлен яхшыртырга дип, Мәскәүгә барып чыккан иде. Хәле яхшырса, яңадан татар кызына өйләнергә дә Габәширдә генә яшәп китәргә иде исәбе язмаган икән.

Әле шифаханәгә ятар алдыннан, Интернет аша тумачие Әлфия апасының почтасына урысчалап кына хат язып салган иде Зиннур: «Ни хәлләрең бар, Әлфия апа? Эшләрең барамы? Мин менә хастаханәгә килеп эләктем. Ахыры ничек булып бетәр. Яхшыга язсын инде. Рәтләнсәм, кире Габәширгә китәм дә тормышны яңадан башлап карыйм. «Замин» да таркалырга тора, эше судта икән. Бәлки, ул булмагач, ничек тә, һич югы сатып, җир алып булмасмы?.. Шәһәр җирендә яшәргә барыбер җан тартмый. Инде дә мин кайта алмасам, әби-апа нигезен бетермә. Үзең булса да шунда урнаш. Өй шактый нык әле, синең гомереңә чыдарлык. Тагын бер кат карасаң, безнең балаларның балалары да тора ала әле анда»

Әлфия хатны укыды да әллә нишләп китте. Кыз вакытларында Габәширгә кайтканнарын, күрше балалары белән җиләкләргә, танцы-мансыларга йөргәнен уйлады, аяклары имгәнгән булса да, клуб җыештырып көн иткән Маһисара апасын исенә төшерде. Йөрәгенең бик әрнегән вакыты иде, аннан кулына каләм алып, күңелендә йөрткән истәлекләреннән чыгып, нәсел тарихын язарга утырды

Юкә башта ми сыек

Болын буендагы дүртпочмаклы өйнең тәрәзәләрендә бу төндә гел яктылык уйнады мич кырындагы кыстырмага чыра арты чыра куелды лампаларга салырга кәрәчин беткән иде. Ашарга аннан да иртәрәк бетте. Хәлсезләнгән балаларның ике тәүлек мич башыннан төшкәннәре юк. Сәли балаларны кызганды: утынны да үзе алып керде, мичкә дә үзе кабызды, мәтрүшкәсен-бөтнеген-гөлҗимешен салып, плитәдә утырган чәйнектә урман чәен дә кайнаткан булды. Хуш исле кайнатма янына кабарга бернәрсә дә булмагач, балалар аның өчен генә сәндерәдән төшеп тормадылар булса кирәк, әтиләреннән әледән-әле су сорап кына эчтеләр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3