1953 елда Сталинның үлеме бөтен каторжаннарны аякка бастыра. Кемдер амнистиягә өметләнә, кемдер ашау яхшыруга, кемнеңдер лагерьда кешелекле мөнәсәбәт күрәсе килә. Җәзага тартылганнарга шул елның мартында Берия ясаган доклад турында да хәбәр барып ирешә. Ул, биш елга кадәр утыртылганнарга амнистия буенча азат итәргә, башкаларының срогын ике мәртәбә кыскартырга кирәк, ди. Шушы хатка өметләр, башка сәбәпләр җәен тоткыннар күтәрелешенә шарт-сәбәп була да инде.
Соңыннан төрмәдән кайткан әтисенең сөйләвенә караганда, әлеге күтәрелеш, кайберәүләр күрсәткәнчә, бары тик тоткыннарның ирек өчен көрәше белән генә дә бәйле булмаган. Монда уголовниклар белән сәяси тоткыннар каршылыгы да үз эшен эшләгән. Дөрес, анда егерме меңләп политтоткын катнашкан. Шуларның күбесе Украинада һәм Балтыйк буе Республикаларында Совет властен кабул итмәгән, сугыш вакытында Совет армиясенә каршы көрәшкән партизаннар булган икән. Эш шунда: бу кешеләрне, сөрген сроклары беткәч тә, гадәттә, кайтармаганнар, «ирекле эш» кә калдырганнар, һәм алар «үз теләкләре белән» шул җирләрдә үлеп кала барган. Әлеге тоткыннар, амнистия буенча срок кыскартып кына калмыйча, шахта хезмәтенә шушы рәвешчә ялланып эшләү законын бетерүне таләп иткәннәр дә инде.
Фәһим кем булсын төрмәчеләр арасында «кеше үтерүче» инде. Восстание оешып килгәнне сизеп, аларның барагындагыларны күзәтче җитәкчеләр канкоеш оештырырга котырта. Алдагы көнне ике барак арасында рудникта юк кына тарткалаш булып ала. Шуны сылтау итеп, җинаятьчеләрнең берсе, үзара кычкырышта катнашканы, иптәшләрен сәяси тоткыннар өстеннән лагерь җитәкчеләренә яла белән барырга котырта.
Күтәрелеш бастырыла. Бу кеше үтерүчеләр белән юкка гаепләнгәннәр арасында каршылыкның артуына гына китерә. Июльнең иң җылы бер көнендә Украинадан сөрелгән бандерачы иптәшләрен әләк-чәләкләре өчен дошман барагына ут төртергә, чыккан бар кешене суеп барырга котырта. Бу сүзләрне сәясиләр арасындагы танышларыннан ишеткән Фәһим иптәше белән башка бараклар янына качып котыла. Аларның барагы янып, кешесе үлеп бетә, үтерүчеләр җинаятькә тартылмый. Фәһим Ходаның рәхмәте белән балаларының бәхетенә исән кала.
Соңыннан, инде Зөлфирә институтта укыган вакытта, таныш галимнәремне сорап, архивлардан эзләттем, бер барак кешенең янып бетүе турында ник бер сүз булсын диделәр, дип сөйли торган иде әтисе.
Тоткыннар эшкә чыкмый, лагерьдан качу омтылышлары ясый, һаман саен амнистияне тизләтүне таләп итә. Ахыр чиктә аларның кайбер таләпләре үтәлә, әмма бик күпләр, шул исәптән Фәһим дә, амнистиягә эләкми кала. Инде күбрәк сәяси тоткыннарны азат итүне хуп күрә башлыйлар. Баш күтәрүдә актив катнашкан барактагыларның, оештыручыларның срогын тагын да арттыралар. Күтәрелеш вакытында бик күп кеше үлсә дә, газеталарга, Мәскәүгә аларның саны киметелеп күрсәтелгән хәбәрләр китә. Шушы восстаниене бастыру вакытында утлы коралдан кырык ике кеше үлде, йөз утыз сигезе яраланды, дип белдерәләр. Әтисенә әнә шулар билгеле була.
Рам эчендәге бер рәсемдә Фәһимнең 1963 елны төрмәдән кайткан көнге сурәте. Ябык. Күзләре эчкә батып кергән. Йөзендә елмаю. Янында әнисе белән Зөлфирә басып тора.