Рифа Рахман - Таулар һаман ерак стр 19.

Шрифт
Фон

 Урыны җәннәттә булсын,  дип куйды бу кадәр дә авыр вакытта шуннан башка сүз тапмаган Маһисара да.

 Әйе, кызым, Аллаһ синең дә әҗереңне зурайтсын, күркәм юаныч бирсен һәм вафат булган кешебезне минем оныгымны, синең үзеңнеке кебек үстергән бәгырь кисәгеңнең баласын ярлыкасын!

 Өйгә кереп, бер тын алабыз мәллә соң, нәнә?

 Керербез, кызым, керербез Иннә лилләһи мә әхазә үә ләһү мә әггьта әү күллү шәйин гыйндәһү би әҗәлин мүсәммә фәлтәсъбир үәлтәхтәсиб[3]. Сабыр итик, кызым, сабыр итик.

 Сабырлар итә-итә үтеп бара бугай инде бу дөньялары да, нәнә!  Маһисараның шулай дип әйтүе булды, Хөршидәнең йөрәк турысыннан нидер эләктереп тә алды. Аның кинәттән, күкрәген тотып, утыргыч аркасы буйлап шуа башлавын күреп алган Маһисара чәриләп кычкырып җибәрде: Нәнә-ә!

Хөршидә җавап бирмәде. Әнисенең күкрәк турысына колагын куеп тыңласа да, күзләрен ачып караса да, тәнендә җаны барлыкны аңлатырлык бер төсмер таба алмады Маһисара. Аптырагач, тагын бер кат, өзгәләнеп:

 Нәнә-ә!  диде.  Инде син дә, минем ялгызымны калдырып, бу якты дөньялардан китеп бардыңмыни соң?! Лә иләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәд Рәсүлүллаһ![4]

Маһисараны әле әнисе хәлсезләнеп кенә торадыр дигән уй ташламаган иде, иман кәлимәсен дә ул үзе артыннан кабатламасмы дигән өмет белән әйтте. Хөршидә карчыкның бөтенләй селкенмәвенә, тын да алмавына ышангач, Маһисара йомшак кына итеп тагын бер кат күзләрен сыпырды һәм аларны йомдырганнан соң укыла торган доганы мең газап белән исенә төшерде:

 Аллаһүммәгъфир ли Хөршидә үәрфәгъ дәрәҗәтәһү фил-мәһдийин, үәхълүфһү фи гакыйбиһи фил габирин, үәгъфир ләнә үә ләһү йә раббәл галәмин, үәфсәх ләһү фи кабриһи үә нәүүир ләһү фиһ![5]

Шәмигулланың да төшке ашка кайткан чагы булырга тиеш иде. Әнисен иңенә терәде дә Маһи урамның каршы ягында комлыкларда уйнап утырган Илнурга дәште. Аны түбән очка абыйларына йөгертте. Инде суламаган, авыртудан кашлары җыерылган, күзләре йомылган карчыкны күршеләре белән бергәләп түр караватка кертеп салдылар.

Шулай итеп, Сары Сәли белән Хөршидә тарихы тәмамланды. Бу авылга килгәч, Сәли карчыгы дип йөртелгән Хөршидә ул тарихны үзе белән алып китте. Шәмиләр, Самирлар, башкалары Юкәче Юмыйның инде күрмәгән-белмәгән, башка кушамат йөрткән оныклары иде. Сары Сәлидән килгән кушамат та нибарысы Абдулга гына ябышып калды. Алай да, сүз ара сүз киткәндә, алар турында Сары Сәли малайлары дип әйтү бар иде, иллә дә мәгәр Сары Шәми дип әйтүче булмады.

Әниләрен кабер куенына салган көнне, Шәмигуллалар яңа йортка күченделәр. Сары Сәлинең Юкәче Юмый заманнарыннан ук килгән пуҗымына башка токым күчеп утырды.

Балык кап, балык кап

Сәлинекеләр башка чыгып таралса да, түбән очтан еракка китмәде. Бу урам һәрберсенең күңеленә якын иде. Кибете дә, клубы да, мәктәбе дә, кәнсәләре дә, җиләк-җимеш бакчасы да, кәрәчин мичкәсе дә шушы урамда, нәрсә кирәк булса да, ерак барасы юк. Иң мөһиме, түбән очтан болын матур күренә. Әнисе Хөршидә гомер бакый тауларга карап хыялланып утыра иде, инде бу гадәт кызы Маһисарага күчте. Ул инде Агыйдел турында җырлаудан бизде, башкарак көйләрне үз итте. Алай да кайвакыт әлеге дә баягы тәмамлый торган соңгы куплетны шулай дип үзгәртеп җырлап куйгалый иде:

Бөр елгасы аръягында
Бер инәгә бер сыер шул,
Бер инәгә бер сыер,
Тау башына менә идем,
Аякларым бик гарип шул,
Балтырларым бик сыек.

Әтиләре Сәли дә җырларга ярата иде. Хөршидә җырламады. Ул кырыс ата кул астында, әнисе янәшәсендә дога-намаз укып, «Бүз егет», «Таһир Зөһрә» дастаннарын көйләп үсте, тик авыз күтәреп урам җырларын сузарга базмады. Уенлыкларда да, кеше җырлаганда, авыз селкетеп кенә торды ул. Маһи боларны аның үз сөйләвеннән белә иде.

Җыр, уен-көлке ягыннан карасаң, алар барысы да әтиләре Сәлигуллага тарттылар. Абыйсы Шәминең әкиятче дип даны бөтен тирә-якка таралган. Ерактан, Казаннан әкият, мәзәк, җыр эзләп кем килсә дә, иң элек аларга җибәрәләр, ул Галигә, Гали Кәлигә, Кәли тагын Сәлигә куа. Әкият сөйли торгач, мең кат язылгандыр инде, тик һаман аптыратучысы табыла. Андый чакта Шәми абзасы үзе генә чыгара да сөйли, бик борынгыдан килгән бу, язып куй, дип шаярта.

Шәминең иң яратып сөйләгәне балык тотуга бәйле мәзәкләр. Мәзәкнең күбесе аның үзе турында. Күңеле көр чакларда, урамдагы бүрәнәдә кеше көлдереп, кызык сөйләп утырырга яратса да, балык тотканда, авызына су каба Шәми абзагыз. Балыкның иң шәп тотыла торган урынына үзе утырыр да янына һичкемне җибәрмәс. Инде дә берәү, болынга аннан алда төшеп, теге урынны алган булса, кармак таягы белән төртә-төртә куар.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3