Ф. Сафиуллина - Самоучитель татарского на каждый день стр 68.

Шрифт
Фон

Вводные слова

В татарском языке широко употребляются многочисленные вводные слова, выражающие отношение говорящего к высказываемой мысли и к действительности. Они являются исконными или заимствованы из арабского и персидского языков, скалькированы с русского языка. Ознакомимся с наиболее широко употребительными из них.

əлбəттə (конечно) - выражает достоверность, согласие, утверждение.

1. - Син барасыңмы?

- əлбəттə, барам.

2. - Гариф абый бу турыда белəме?

- əлбəттə.

3. - Син, əлбəттə, оныттың инде?

- Гафу итегез, оныттым шул.

Ахрысы, ахры (видимо), бəлки (может быть), никтер (почему-то), кҮрəсең (видно), шəт (вероятно), ихтимал (возможно) - выражают неуверенность, недостоверность:

1. - Без сезне кӨттек, кӨттек. Сез, ахрысы, килмəдегез.

- Без трамвай тукталышында озак басып тордык. Трамвай килмəде. ҖəяҮ бардык. Сез киткəн идегез инде.

2. - КҮрəсең, бҮген концерт булмый. Клубта бер кеше дə юк бит.

- Концерт була. əле сəгать 5 кенə бит. Бераз кӨтеп торыйк.

- Ярар.

3. - Ихтимал, Рəис Солтанович белмəгəндер.

- Белсə, ул чыгыш ясаган булыр иде.

- Сез аңа əйтмəдегезмени?

- Мин аны кҮрмəдем шул.

4. - БҮген, никтер, башым авырта.

- БҮген атмосфера басымы бик тҮбəн.

- Белмим шул. Синең баш даруы юкмы?

- Бар. Менə.

- Рəхмəт сиңа.

5. - Иптəшлəр, кем сӨйли?

- СӨйлəҮчелəр юк.

- Бəлки, Сания апа, сез сӨйлəрсез?

- Ярар, бер-ике сҮз əйтим.

- Рəхим итегез. СҮз Сания ханым Галиуллинага бирелə.

Вводное слово зинҺар (пожалуйста) выражает убедительную просьбу:

1. - ЗинҺар, таралышмагыз. Хəзер Җыелыш була.

- Нинди Җыелыш?

- Акционерлар Җыелышы.

- Озак буламы?

- Ярты сəгать.

- Ярар, алайса, калабыз.

2. - Рəзинə, зинҺар, миңа бҮген булыш əле. Безгə кунаклар килə.

- Кайчан килим, апа?

- Бер сəгатьтəн килə аласыңмы?

- Килə алам.

- Мин сине кӨтəм. ЗинҺар, кил, яме.

- Ярар, апа.

Вводные слова минемчə (по-моему), синеңчə (по-твоему), безнеңчə (по-нашему) выражают источник данного сообщения и отношение говорящего к происходящему:

1. -Минемчə, концерт бик матур булды.

- ə минемчə, нəрсəдер Җитмəде.

- Минемчə, концертны алып баручы оста тҮгел иде.

2. -Синеңчə, Рəиф нишлəргə тиеш?

- Гафу Үтенергə тиеш.

- Ул гаепле тҮгел бит!

- Минемчə, ул гаепле.

3. - Минемчə, сез ялгышасыз.

- Минме? Гафу итегез, мин ул кешене бик яхшы белəм. Мин аның белəн 20 ел эшлəдем бит.

Вводное слово ниҺаять (наконец) употребляется для выражения процесса, который наконец совершился.

1. - НиҺаять, бу китапны язып бетердем.

- Озак яздыңмы?

- Озак, 2 ел.

2. -НиҺаять, мин виза алдым. Иртəгə ТӨркиягə очабыз.

- Ничə кӨнгə?

- Ике атнага.

3. - Улым, ниҺаять, университетны тəмамлады.

- Ник "ниҺаять" дисең?

- Озак укыды. Беренче курстан соң армиягə китте. Анда ике ел хезмəт итте. Кайткач, икенче курска керде. Менə быел гына бетерде.

- Тəбрик итəм.

- Рəхмəт.

Вводные слова беренчедəн (во-первых), икенчедəн (во-вторых), Өченчедəн (в-третьих) выражают порядок перечисления фактов:

1. - Сания, син ничек уйлыйсың?

- Беренчедəн, мин ул кешене белмим.

- Икенчедəн?

- Икенчедəн, мин бит Үзем дə пенсиядə.

- Өченчедəн?

- Өченчедəн, минем дə балаларым бар.

2. - Балалар, əйдəгез əле, бу малайның тəртибен тикшерик. əйдə, Рəсим, син əйт.

- Беренчедəн, РӨстəм безне алдаган. Икенчедəн, РӨстəм Өй эшен эшлəмəгəн. Өченчедəн, ул дəфтəрендəге "икеле" билгесен бетергəн…

Вводное слово димəк (значит) выражает умозаключение, обобщение:

1. - Равия, син безгə юбилейга килмəдең. Димəк, син безне яратмыйсың.

- Юк инде, Солтания апа. Мин сезне бик яратам. Мин икенче сменада эштə идем шул. Гафу итегез инде.

2. - Монда ике мең ярым гына акча бар.

- Кая киткəн соң аның биш йӨзе?

- Белмим шул. Димəк, мин ялгышканмын…

3. - Бакчада колорадо коңгызы кҮренə башлады.

- Димəк, быел бəрəңге булмый инде.

4. - РӨстəм, син яхшы укыйсыңмы?

- əйе, минем барлык фəннəрдəн бишле генə.

- Димəк, син алтын медаль алачаксың.

- Белмим əле. Алда имтиханнар бик кҮп.

- Сиңа уңышлар телим.

Вводное слово гадəттə (обычно) выражает известность, общепринятость данного сообщения:

1. - Равил абый, гадəттə, халык Җырларын Җырлый.

- Каян белəсең?

- Мин аларда бик кҮп кунакта булдым. Ул Үзе баянда уйный, Үзе Җырлый.

- Матур Җырлыймы?

- Бик моңлы Җырлый.

2. - Театрга барганда, мин, гадəттə, кара кҮлмəк, кара тҮфли киям.

- Мин, гадəттə, Үземнең теге кҮк костюмымны киям.

- Нинди костюм, яңамы?

- Яңа тҮгел инде. Син белəсең аны.

- ə-ə-ə, син аны Петербургтан алып кайткан идең.

- əйе шул!

3. - Сабантуйга, гадəттə, без барыбыз бергə Җыелып авылга кайтабыз.

- ə без, гадəттə, ял паркына барабыз. Анда да сабантуй була.

- ə без, гадəттə, Арча поездына утырып, Арчага кайтабыз. Анда сабантуй бик кҮңелле була.

- Икенче елга мине дə алыгыз əле. Минем кҮптəн авыл сабантуе кҮргəнем юк.

- Ярар. əйтербез.

Вводное слово киресенчə (наоборот) выражает противопоставление:

1. - Болай ярамый, иптəшлəр!

- Киресенчə, нəкъ шулай кирəк.

2. - Мин моны əйтмəскə тиеш!

- Киресенчə, син əйтергə тиеш!

- Юк, юк, əйтмим!

3. - Җитте, бҮген мин анда бармыйм!

- Юк, киресенчə, син анда барырга тиеш. Син аңа аңлатырга тиеш. Ул сине аңлар. Мин ышанам.

- Рəхмəт киңəшеңə.

Вводное слово гомумəн (вообще) выражает обобщение:

1. -Гомумəн, бу мəсьəлə əзер тҮгел.

- Минемчə, уйларга кирəк.

2. - Мин сине, гомумəн, аңламыйм.

- Ничек аңламыйсың?

- Аңламыйм шул. Кичə син болай сӨйлəдең. БҮген - тегелəй(по-другому).

3. - Сез, гомумəн, бу проблеманы хəл итəргə мӨмкин дип уйлыйсызмы?

- Минемчə, мӨмкин.

Вводное слово мəсəлəн (например) особенно часто употребляется при перечислении, в учебниках:

1. - Мин, мəсəлəн, болай уйлыйм: сез безгə килəсез, аннан соң бергəлəп вокзалга тӨшəбез дə поезд кӨтəбез.

- Ярар, мин риза.

2. - Укучылар, мин сҮзлəр əйтəм. Сез ул сҮзлəрне тəрҖемə итегез. Мəсəлəн, су - вода, Җир - земля, кҮк - небо. Аңладыгызмы?

- Аңладык, ГҮзəлия апа.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке