Гаяз Исхаки - Остазбикә / Жена муллы стр 2.

Шрифт
Фон

Дүртенче манигы тәрәккый безнең рус мәктәпләрендә укымавымыз, бу көнгә кадәр үземезнең мәдрәсәләремезнең юк икәнлеген белмәвемез һәм дә үземезнең бик надан, күт юу кагыйдәләреннән бик аз үтә алуымызны танымавымыздыр. Бу эш безнең китешемезгә бу вакытка кадәр бик зур зарар итдеке кеби, киләчәктә дә киртә булачактыр. Чөнки халкымыз арасында иң аңлаган дигәннәремез дә бу көнгә кадәр хөкүмәт мәктәпләрендә укудан качалар һәм качыралар. Мин бу эшнең бер дә сәбәбен белмәсәм дә, бик кайгырам. Минемчә, бик кайгырырга тиеш мәсьәлә һәм тизрәк шуның киртәләрен бетерергә тырышырга кирәкле мәсьәләдер. Безнең Русия идарәсенә буйсынуыбызга өч йөз илле ел булса да, шул озын гомердә руслардан һич файдадан башка нәрсә күрмәсәк тә, бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә буйсынган булуыбызны белмәгәннәремезнең саны чиксез булдыгы кебек, руслардан әллә нинди куркып, аларның һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның да исәбе-хисабы юктыр. Бу безнең милләтемезнең китеше өчен һәм ватанымызның файдасы өчен бик зарарлы эштер. Шуның өчен бу эшне бетерергә хөкүмәт тә, әлбәттә, бик нык бил баглап тырышырга тиештер. Ул болгарлар арасында рус телен тарату, рус әдәбиятына мәйдан бирү һәм дә болгар әдәбиятына юл ачу берлән була торган эштер. Болгар әдәбияты болгарларның иң аңлаган кешеләренең бәгырьләреннән чыкканга, аларның күңелләрендә русларга ышану тәмам урынлашканга, алардан һич куркырга ярамыйдыр. Бу әдәбият[ның] руслар берлән болгарларны якынлаштыруында, бик күп кеше тарафыннан укылып, бик күп кешенең фикеренең тиз ачылуына да сәбәп булуында шөбһә юктыр.

Бишенче манигы тәрәккый эшләгән эшләремезнең һәммәсенең төпсез, нигезсез булуыдыр. Безнең һәммә эшемез бу ел булса, киләсе елга юктыр. Моның сәбәбе[н], кайбер кешеләр, безнең миебезнең шундый кимчелек берлән яратылуыннан, дисәләр дә,

Русиянең уртасындагы мөселманнар тарихча «болгар» халкыннан булып, татарлар боларга килеп кушылган гына булганга, бу китапта «болгар» исеме берлән йөртәчәкмен. Г. Исхакый искәр.

минемчә, монда да эшкә өйрәнмәгәнлекемезнең бик күп зарары бардыр. Бу безнең һәр хәрәкәтемездә күрелә торган авырудыр ки, һичшиксез, моның дәвасын табып, бу бәладән котылуга тиештер.

Бер авылда ачылган мәктәп бер ел дәвам итә, икенче елында бөтенләй ташлана. Бер мәктәпкә кергән шәкерт бер ел укый да, икенчесендә чыгып, бер эшкә тотынган була, икенче елны анысын да ташлый. Бу эшләр һәммәсе безнең күз алдымызда һәр көнне күренеп тора торган бер эштер. Тагы бездә бер эш бар: һәммә кеше бик зур эшләмәкче була. Әгәр ул эштән ул теләгән кадәр үк зур эш чыкмаячагын белсә, хәзер ташлый. Тагы бик зур файда күренер төсле булган эшкә тотына. Аны да күрә дә, аны да ташлый. Әмма акыртын гына эшләп, озын гомердә бер нигезле нәрсә чыгаруны без яратмыймыз да, теләмимез дә. Безгә, булса, тиз булсын һәм бик файдалы булсын. Без, бер ел русча укып, университет правасы алырга тырышамыз. Ике ел укысак, бер-бер мәхкәмәдә унбиш сумлык писер булып, милләткә бик зур хезмәт иткән кеше кебек, бик вәкарь берлән генә хәрәкәт итә башлыймыз. Менә шул эшләрнең һәммәсен мин инкыйраз галәмәтләре дип уйлыйм. Шул сәбәптән мин, һәммәмезгә шул эшләрне рәтләргә тиеш, дим һәм аңлаган кешеләргә фарыз дәрәҗәсендә үк, дим. Әгәр алга китик дисәк, һәммәмез милләтнең иң кирәкле эшләренә тотыныйк һәм шундый кешеләргә ярдәм итешик. Барымыз аңлаганнарымыз бергә бер юл берлән хәрәкәт итик. Һәммәмезнең теләгәнемез бер, һәммәмезнең эстәгәнемез бердер. Тырышыйк, авырлыклар күтәрик, бернәрсәмезне дә кызганмыйк, менә шуннан соң милләт милләт төсле булса булыр. Югыйсә чәй янында варенье илә азрак исереп, милләтнең киләчәкләрен сөйләүдән берни чыкмый. Агачтан йимеш алыр өчен, аны орлыктан сачеп, һәр көнне никадәр хезмәт сарыф кылып, ничә еллар тырышканнан соң гына мәкъсудка ирешәләр. Без дә шулай итик. Бүген сачеп, иртәгә алма җыярга тубал күтәреп чыкмыйк. Һәм, алмасы булмаса, агачны бәреп-сугып бетермик. Тагы хезмәт сарыф кылырга тотыныйк. Бара-тора, вакыты йиткәч, алмасы да булыр, файда да булыр.

Бу китапта язылган сүзләр, теләсә бик ачы булсын, теләсә бик төче булсын, минем күңелемнән кайнап-кайнап чыккан мәгънәләрдер. Ачылары да күз яше беткәннән соң, еглый-еглый арыганнан соң, ни берлән дә күңелне аңлату мөмкин булмагач, көлке берлә аңлатылган хакыйкатьләрдер. Һәм дә ул көлгән гыйбарәтләрне чыгарырга элгәре бик күп яшьләр сарыф кылынганга, алары үз карашымча төчеләреннән дә кыйммәтледер. Һәм дә төчеләреннән дә тәэсирле булырга тиештер.

Мөхәммәдгаяз
Иншаэ Аллаһе әр-рахмән
Аллаһ насыйп итсә, Шаһмөхәммәд Ишмукаев никях мәҗлесенә киң күңеллелек кылып килүегезне үтенәдер. Чәһаршәнбе көн өйләдән чыгуга, әмма сәгать икедә никях укылыр. 12 нче сентябрь, 1800 сәнә

Менә хәзрәтләр күренде. Әлмөхәммәт хәзрәт, Әхмәтша хәзрәт, Вәлиулла хәзрәт, Зәки хәзрәт, Җәмал мөәззин, Хәким карый, Мәрдан суфи бер-бере артлы бай өенә таба киләләр иде. «Туйлар мөбарәк булсын, Шаһмөхәммәт!», «Әйе, шулай булсын инде!» дигән догалар берлән хәзрәтләр эчкә керделәр. Аннан да атлы килеп чыга, моннан да килеп чыга иде. Күренгәне бер, Шаһмөхәммәт байларга килеп сәлам биреп, «Туйлар мөбарәк булсын!» сүзләре берлән эчкә юнәләләр иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Похожие книги

БЛАТНОЙ
18.3К 188