Галиуллин Талгат Набиевич - Отколотое зеркало / Китек көзге стр 3.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 364.9 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

 Минем батыр, туган илебезнең азатлыгы өчен хәләл канын (каян сүзен таба диген) койган әтине алыштырырлык кешемени ул?! Синең Мирсәетең (соңгы сүзгә көчле басым ясалды), сугышка бармас өчен, агач астына тыгып, аягын махсус имгәткән. Бергә торган хатыны да үзен икенче көнне үк ташлап киткән. Әти гарип булып урында ятса да, син, аны калдырып, башкага ябышып чыгар идеңме?

Зәйнәп улының бу сүзләрен, чынлыкта гаепләвен, бик авыр кабул итте.

 Сиңа кешеләргә бәя бирергә иртәрәк әле, улым. Тормыш син уйлаганнан катлаулырак. Мирсәет тә аягын махсус имгәтмәгән. Фронт өчен ягулык әзерләргә урманга җибәргәч, башкалар еккан агач аның аягына ауган, үзе дә чак исән калган. Хатынының аны ташлап китүе дә аңардан гына тормагандыр. Аерылышудан кемгә яхшы, кемгә фаҗига буласын бер Аллаһ кына белә.  Бу сүзләрне ханым катырак итеп әйтергә тырышса да, күзләре дымлануны тыя алмады.  Бу адымга сезгә яхшырак булмасмы, адәм рәтлерәк яшәп китмәбезме дип кенә барган идем.

Мәхәббәт шикелле үк нәфрәт тә үзе генә йөрми икән шул. Мирсәетнең дә Рәфикъка дәгъвалары олыдан иде.

 Малаең белән уртак тел табарга күпме генә тырышсам да, барып чыкмады,  диде ул. Ата-ана тәрбиясе эләкмәгән дип әйтмәкче иде дә, Зәйнәпнең йөзе кырысланганын, күз керфекләре тартыша башлаганын күреп, үзен тыеп кала алды.

 Йә, әйт әле, улым сиңа нинди начарлык эшләде дә, кайсы сыйфатлары белән ошамый, Мирсәет?  дип сорады Зәйнәп.

 Әйтсәм әйтим инде, бигрәк тә үзең сорагач! Ул минем кесәләрне тикшереп кенә тора, тәмәкене урлый, бутаган булып, носкиларымны кия

 Рәфикъ тәмәке тартмый, анысын мин точно беләм.

 Дуслары өчен ала торгандыр. Минем белән теш аралаш кына исәнләшә. Болай барса, без кешечә яши алмаячакбыз. Мин эт тормышы эзләп килмәдем!

 «Балаларыгыз ошый» дип, телеңә салынган идең бит, минем арттан йөргәндә.

 Мин аларны, бигрәк тә олы малаеңны белмәгәнмен.

Мирсәетнең дәгъваларын улына җиткергәч, тегесе тәмам чыгырыннан чыкты, олыларча тузынды, туарылды.

 Соңгы сүзем шул: мин аны әтием салып калдырган йортта яшәтмәячәкмен. Чатан Мирсәетеңне бездән артыграк күрсәң, аның өенә күчен! Укуымны ташлыйм да эшкә чыгам. Илдә чыпчык та үлми дисең, балаларны үзем үстерермен. Кешедән ким-хур булмабыз, нәселебез зур, туганнар да ярдәм итәр.

Хуҗаларча, олыларча фикер йөрткән улына сокланып та, үзен берьяклырак аңлап чәпчегән өчен рәнҗеп тә карап торганнан соң, ана мәсьәләгә ачыклык кертүне кирәк тапты. Улы үскән, аның белән шаярырга ярамый икән инде.

 Балакаем, Мирсәет әтиеңне алыштыра алыр дип тә, артык күңелем тартып та кияүгә чыкмадым аңа. Инде үзем дә үкенәм. Юлда аунап яткан ташландык бүрәнәләрдән өй салып булмый икән шул. Ишелеп төшкәнче сипләп торып кына була. Аның аягы тегел, башы чатан булып чыкты. Тиеннәрен кат-кат санаучы карун бәндә икәнен хәзер генә аңладым.

Әнисе Мирсәет белән чәчәкле чаршау артына кереп яткач та, Рәфикъ, тавыш-мазар чыкса, сикереп торырга әзер булып, үзен чеметә-чеметә йокламаска тырышса да, яшь вакытта күзләр сиңа буйсынмый шул, бик тиз йомылалар.

Кыскасы, Рәфикъ күпме генә әнисен сакларга тырышса да, үги аталары, иш янына куш дигәндәй, үзе чыгып китсә дә, Гайнановлар гаиләсенә бер кыз бүләк итеп калдырган булып чыкты.

* * *

Алгарак китеп булса да, шул хәтлесен дә искәртергә кирәктер, Ләйсән исеменә лаек булган бала Рәфикъның иң яраткан сеңлесенә әверелде, үсә төшкәч, абыйсы бусаганы атлап узуга, әүвәл аякларына барып сарыла, кулына алгач, нечкә беләкләре белән муенын кочаклый торган булды. «Соңрак, Мирсәет янә бер тол хатынга өйләнеп, балалары булмагач, «Ләйсәнне миңа бирегез, үзен бал-майда йөздерермен, алтын-көмештә коендырырмын» дип сорап килгәч, инде тракторчы ярдәмчесе булып эшләүче ныгыган Рәфикъ сүз әрәм итеп тормаган, дәгъвачыны баскычтан ук тәгәрәтеп төшергән һәм шуннан соң чатан Мирсәет алар урамын читләтеп үтүне исәнлеккә файдалырак санаган» дип сөйли авылның төерле телләре.

Авыл советы сәркатибе булып эшләүче сеңлесе Рәйсә ярдәмендә Зәйнәп Ләйсәнне үлгән ире Газиз кызы итеп яздыра. Шул сәбәпле, бала иркәләүдән мәхрүм Мирсәет мәхкәмә аша да кызга дәгъва белдерә алмый. Мәгәр баласына якынлашырга бер омтылыш ясап карый ул. Ләйсән беренчеме-икенчеме сыйныфка укырга йөри башлагач, аны урамда туктатып, прәннекме, конфетмы тәкъдим итә.

 Рәхмәт абый, әнием чит кеше кулыннан әйбер алырга рөхсәт итми.

 Мин сиңа ят кеше түгел.

 Мин сезне белмим.

 Колхоз правлениесендә хисапчы булып эшләүче Мирсәет абыең булам.

 Минем анда булганым, сезне күргәнем юк.

Чатан Мирсәет кызга якынаерга икенче яктан омтылыш ясап ала.

 Исемеңне онытып җибәргәнмен.

 Ләйсән булам мин. Сезгә ул нәрсәгә?

 Ләйсән сеңлем, сумкаң да таушалган, күлмәгең дә уңган, Алсу апаңнан калган булырга охшый. Сиңа акча бирим әле, өс-башыңны яңартырсың, бу чүпрәгеңне ташлап, ялтыравык сумка алырсың.

 «Ят кешедән әйбер алырга әни рөхсәт итми» дип әйттем бит мин сезгә,  олыларга әйтә алмаслык җөмлә белән таныш түгел кешенең авызын әнә шулай томалаган Ләйсән.  Гайнановлар сатылмыйлар. Мине тагын шулай урамда туктатсагыз, Рәфикъ абыема әйтәм. Мин киттем.

Суга чумганда теләсә нәрсәгә ябышкан кешедәй, Мирсәет, соңгы дәлилен китерергә ашыгып:

 Сеңлем, бер генә секундка туктап тыңла инде. Әйтим инде, мин чит-ят кеше түгел, синең әтиең булам,  дигән.

Боларның барысын да, читән кырыена качып тыңлап торган Шомран Хәтимәсенең сөйләвенә караганда, Ләйсән тавыш күтәрмәгән, җылап җибәрмәгән, бәйләнчек адәмнекенә охшаган сары-яшькелт күзләре белән аңа баккан да:

 Минем әтием Газиз, ул Бөек Ватан сугышы батыры, шунда алган яраларыннан мин туган елны үлгән,  дип кистереп әйтеп, өенә юл алган. Акча гына бала назын алыштыра алмый, күрәмсең.

Әлбәттә инде, туры сүзлелеккә, бернәрсәне дә әнисеннән, Рәфикъ, Әсхәт абыйларыннан, Алсу апасыннан яшермәскә өйрәтелгән Ләйсән өйдә барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә:

 Әнием, мине урамда бер абый, туктатып, «конфет, акча бирәм» диде. Мин берсен дә алмадым.

Ананың йөрәге жу итеп китте. Теге мәлгунь серне чишкән булса, эш харап, аңа гомерлек борчу тудырырга мөмкин.

 Тагын нәрсәләр әйтте теге?

 Мин акчаны алмадым. Әллә саташканрак абзый инде, «мин синең әтиең» ди.

 Син ничек җавап бирдең?

 Минем әтием Газиз, ул сугыш батыры, мин туган елны үлгән, дидем.

Утны-суны кичкән Зәйнәп авыр хәлдә калды. Авылда бер шәйне дә яшереп калып булмасын күзаллаган ханымның алдакчы булып каласы да килми, туу турындагы таныклыкта Газиз кызы дип язылган балага дөресен дә әйтеп булмый.

 Кызым, дөньяда сәер, шаян кешеләр очрап тора. Чатан абзыең шундыйларның берсе инде. Сине тагын шулай урамда туктатса, сөйләшеп торма, исәнләш тә яныннан кит,  диде, Зәйнәп. Мирсәет белән ярый әле вакытында араны өзгәнбез, тәки баланы тартып алыр иде дип, аерылышу мизгелләрен күз алдына китерде.

Гаилә терәге булыр дип үстергән улының артык катгый, ике төрле уйлауга урын калдырмый торган сүзен, кырыслыгын тыштан хупламаса да, эчтән аның нык торуына теләктәш булуын тоеп, Зәйнәп хәлиткеч мизгелдә бәгыреннән өзелеп төшкән улы ягын ала. Ир кисәгенә әйтәсе сүзләрен, бөти кебек берничә көн кабатлап йөргәннән соң, галәмәт зур авызлы мич янына чакырып, фикерен теленә ышанып тапшыра.

 Мирсәет Гаянович (үз өендә беренче һәм соңгы тапкыр атасының исеме белән әйтүе), зинһарлап сорыйм, үпкәләмә дә, рәнҗемә дә, синең белән гаиләбезгә ярдәмең тияр, балаларга ата булырсың дип кушылган идем. Барып чыкмады. Гаеплене эзләп, тирәнгә кереп тормыйк. Олы улым якын итмәгәч, башка балаларым да сиңа ачык чырай күрсәтмәделәр. Мин картайган көнемдә алар кулына каласы кеше. Рәфикъның холкы атасыныкы шикелле, калебе кабул итмәсә, башыңны ташка бәрсәң дә, гөманын үзгәртмәячәк. Үзең дә алдан күрүчән, хәйләкәр булдың, күперләреңне яндырмадың.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3