Всего за 364.9 руб. Купить полную версию
Яратуың чын булса, мин моңа, әлбәттә, шикләнәм, миңа артык шалтыратма, Алёша. Үтенеп сорыйм. Үзеңә кирәген минем киләчәк турында уйламыйча талап алдың. Яшьлек хатам өчен гомерем буенча күз яшьләрем белән түләргә туры килмәгәе. Сборларга йөрүеңне, буең белән алдавыңны дәвам ит!
Тыелган алманы татып караган баскетболчы соңгы тапкыр булса да очрашып, сөйләшеп утыруны кат-кат сорады, әзерләп куйган зиннәтле бүләкләре белән дә кызыктырып карады. Өйләнергә теләге барлыгы турында кат-кат тәкрарлагач та, кызның чакма ташы сыман каты торуын күргәч, соңгы чараны коткыны эшкә җикте:
Синең яңа егетең турында мәгълүматым бар. Аның хатын-кызның башын әйләндерү тәҗрибәсе зур икән. Уйлап кара: аны утыз яшенә җиткәнче өйләнмичә яисә кыз-кыркынны таптамыйча яшәгән дип уйлыйсыңмы? Шуның өстенә ул иске, шалтыр-шолтыр йөри торган тугызлы машинадан башканы күрмәгән хәерче аспирант.
Олы спорт даирәсендә кайнаучыларның рухи дөньялары сай, акчага береккәнлеген, мактанудан тәм табуларын, үзләрен әллә кемгә куярга маһирлыкларын белгән Ләйлә озын егетнең авызын япты:
Мин аның тормыш маҗараларын яхшы беләм. Һәммәсен бәйнә-бәйнә үзе сөйләп бирде. Шунда ук үз ялганыннан кызарып китеп. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Тиздән гөрләтеп туй уздырачакбыз, диде.
3
Морадның үзенә җитди мөнәсәбәтен, киләчәген бәйләргә җыенуын, акылыннан бигрәк хисси тоемы белән ачыклагач, Ләйлә әтисе белән сөйләшергә, киңәшергә булды. Шуңа инанганчы әтисенең чакырулы карашын сизмәмешкә салышып йөрде.
Әти, без Морад белән бик якынаеп киләбез. Ул миңа көннән-көн ныграк ошый бара.
Бөдрәлеген саклаган аксыл-җирән чәчле, зәңгәр төс йөгергән соры күзле, уртача буйлы, җитез хәрәкәтенә караганда, яшьлегендә йә йөгерешче, йә биюче булганлыгы сизелеп торган әти кеше, олы залдагы күн тышлы диванга җайлап утырып, янында басып торган кызының учын йөнтәс кулына алып:
Әйбәт булган, кызым. Хуплыйм. Юкса, Ләйләмнең дә кәҗә бәтие кебек сикеренеп, бушка вакыт уздырып йөрер көннәре үтеп, үз учагын ягып җибәрер сәгате узып китмәсен дип борчылып йөри башлаган идем. Кызлар бит кыяр кебек, тиз өлгерә, момент бозыла.
Ләйлә әтисенең сүзләреннән юри чыраен сыткан булды, сары кашлары, таң атканчы күрешергә ашкынган Сак-Соклар кебек, бер-берсенә тартышып куйдылар.
Юкка хафаланасың, әти, һәрнәрсәнең үз вакыты, җае бар. Әллә миннән туйдыгызмы, бу кыздан тизрәк котыласы иде дигәнрәк хыял белән янып-көеп яшисезме? диде, уенын-чынын бер ми казанында кайнатып.
Ничек инде сезнең язмышыгыз, киләчәгегез өчен без борчылмыйча яшик ди. Балаңны бөтен өметеңне баглап үстер дә, аның иртәгесе көне турында уйлама, имеш. Бигрәк тә кыз баладан аерылу авыр икән. Кадерлеңне бөтенләй белмәгән чит-ят кеше кулына тоттырып, кош баласын очырган кебек, ояңнан чыгарып җибәр әле. Хәлемнән килсә, үзегез риза булсагыз, газизләремне гел янымда гына тотар идем дә, балалар тизрәк өйдән чыгып китү ягын карыйлар шул, дип, Сахип әфәнде ихластан көрсенеп алды.
Әтисен бераз кызганып куйса да, кәефе хуш Ләйлә югары дәрәҗәдәге гәпләшеп утыруны янәдән шаянрак эзгә төшерү ягын каерды:
Мине яныгызда тотасыгыз килсә, ике як та хупларлык вариант тәкъдим итәм.
Нинди?
Өйләнешкәч, Морадны монда алып кайтырмын. Өенә чакырганы булмаса да, сөйләвенә караганда, аның бер бүлмәле фатиры безнең Томан оясыннан аз гына зуррак булырга тиеш.
Кая яшәү мәсьәләсен әтиең исән-имин чакта хәл итәр. Урамда калдырмам. Безнең янда, оҗмахта яшәргә теләмәсәгез, әниеңне килен итеп төшергән хрущёвкабызны да саклап тотам.
Дөнья барышы шуңа җайланган инде, диде Ләйлә, җитдиләнеп. Ата күңеле балада, бала күңеле далада дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер, дип өстәде, кайчандыр ишеткән мәкальне бераз үзгәртеп.
Әти кеше бу фикерне ошатмады, кызының шаяртуын да кабул итмәде.
Бу тәрбиясез, ата-ана мәхәббәтен күрмәгән, бәяләп җиткермәгән балалар турында әйтелгән мәкаль. Син аны башыңнан чыгарып ташла, дип, килде-китте сөйләшүне хупламаганын күрсәтү йөзеннән булса кирәк, урыныннан торып йөренеп алды. Атасының холкын яхшы белгән Ләйлә ялгышмады. «Озаклап сөйләшеп, теңкәгә тия торган вәгазь укырга җыена бугай», дип уйлап куйды.
Кызым, тормыш юлыңда нинди генә кыенлыклар, бәхетле, ничек диләр әле шагыйрь иптәшләр, мизгелләр булмасын, синең өчен таяныч, якты маяк төсле әти-әниең торса, аларга яхшы мөнәсәбәтең күңел тынычлыгы алып килер. Кешеләрне нәрсә якынлаштыра? Сахип, галәм серләрен ул гына белгән кешедәй, имән бармагын алтатар көпшәседәй өскә күтәрде. Кан уртаклыгы, кызым. Шул гына кешеләрне бәйләп, җепкә тезеп тота. Ни өчен гаиләләр еш таркала? Аларны уртак кан бәйләп, укмаштырып тотмый. Ә мәхәббәт дигән әкәм-төкәм мәңгелек булмый, утка эләккән коры йомычка кебек, тиз көлгә әйләнә.
Сахип әфәнде яраткан мәүзугына кереп киткәч, туганлык мөнәсәбәтләре турында туйганчы, озаклап фәлсәфә сатты. Ләйлә әүвәл аны кызыксынган булып, мәктәптән «икеле» алып кайткан укучы бала кебек бирелеп тыңлады. Күңеленә кызыклы бер фикер килгәч, урындыгында боргалана, бит очларына чокырчыклар чыгарып елмая ук башлады. Билгеле нәрсәләр хакында шулай озак һәм эчпошыргыч итеп сөйләүчене кая тыңлаганы бар соң аның? Шуны исенә төшерү күңел шәрифләрен күтәреп җибәрде. Бөек Толстой каләменнән төшкән Каренин шулай нотык тотарга, акыл сатарга, өйрәтергә яраткан ич. «Анна Каренина» романын укыган иде, күптән түгел фильмын да карады. Күрәсең, уңышсыз мәхәббәте белән беррәттән, Анна, карт иренең вәгазьләреннән туеп, поезд астына сикергәндер. Каренин ролен уйнаучы артистның фамилиясен хәтерләмәсә дә, артык тигез, төссез сөйләве белән аның нәкъ әтисенә охшап торганын тәгаен хәтерли. Аның нотыкчыны бүлдереп, янәдән уйнаклап, шаяртып аласы килде. Ләйлә аякларын марилар биюендәге шикелле тыпырдатып алды да:
Уртак бала кан йөрешен үзгәртеп, кешеләрне якынлаштырмыймы? Мәхәббәт вакыт узгач сүнсә дә, рухи якынлык, уртак мәшәкатьләр, зәвыклар, ахыр чиктә истәлекләр кала бит.
Кызының үзен бүлдерүен, сүзләрен җитди кабул итмәвен Сахипның диванда боргаланып утыруыннан, күзләрен каплый язырдай салыныбрак төшкән аксыл кашларының калтыранып алуыннан сизде тыңлаучы. Әти кеше баланың аң төпкелендә яткан борылышларны да тоеп ала шул. Сахип та сүз елгасын башкага борып җибәрү кирәклеген сизде.
Шатланып бетә алмыйм, Ләйләм.
Нигә диик инде, әтием?
Балаларым икесе дә кыз булды.
Аның ни аермасы бар? Ир бала да бала, кызы да бала.
Юк шул. Кызлар, бердән, ягымлы, иркә булып үсәләр, үзләрен тудырып үстергән, канат куйган әти-әниләрен ташламыйлар. Ә егетләрне хатыннары алып китә дә вәссәлам, бигрәк тә тормышы җайлы буразнага төшсә, аларга ата-ана да, әби-бабай да кирәкми. Юньсезләре пенсия көнне «хәл белергә» килеп җитәләр.
Сөйләшүнең яңарак юнәлешен иярләгән Сахип, аталар белән балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турында рус, татар әдәбиятларыннан мисаллар китерә-китерә, кызын тәмам алҗытты.
Ләйләнең пырдымсызланып, сәгатенә карап-карап алуы буенча каядыр ашыгуын сизеп, Сахип (яшьләр, акыллы фикерләрне акыл сату дип ялгыш бәяләп, өлкәннәрне тыңларга яратмыйлар шул) төп фикерен кызының колагына иңдереп калырга ашыкты:
Егетең сиңа тәкъдим ясадымы соң әле?
Үзем «миңа өйлән» дип әйтермен, яме, диде Ләйлә, иреннәрен сузып.
Кызының ирониясен кабул итмәгән ата кеше:
Гадәттә, кушылу, гаилә кору турындагы фикер әүвәл ирләрдән чыга. Хатын-кыз әле бераз уйланыбрак торырга, бу сүзне күптән көтеп яшәгәнен сиздермәскә тиеш, диде.
Мин аңа «әтинең тиз арада кияүле буласы килә, сузма» дип әйтермен.