Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр.
Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдән13 миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы14, нидәндер, мин хәзердә дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.
Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә әле дә булса хәтеремдә.
Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадәреме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган.
«Булган», «булганмын», «мине шулай иткәннәр» дип язуымны, билгеле, ул яшьтәге сабыйларның хәтерләрендә бик мөәссир15 булмаса, сирәк дәкыйкаләр генә калганлыгыннан гынадыр дип уйлыйм.
Шуның өчен мин монда әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне16 язамын.
Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән.
Минем анамның анасы булган үз әбием әни кыз чактук үлгән булганга, бабай кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны аңар ияреп килгән алты баласы илә алган булган.
Өчиле карьясе (исеменнән дә мәгълүм) бик кечкенә вә ярлы бер карья булганга, шуның өстенә мин ятим калган елларда ул тарафларда каты ачлык булганга, бабайның көн күрмеше гаять начар булган.
Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.
Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам юатучы, иркәләним дисәм сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.
Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын.
Шул рәвешчә көннәр үткән, мин монда торганда чәчәк белән дә авырганмын, башка әллә нинди хәстәлекләр дә күргәнмен, тәмам зәгыйфьләнгәнмен.
Бу гаиләдә һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗи
Мин әле хәзер истисна итдекем17 Саҗидә апайның үги әбидән яшереп кенә, мине җуатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм.
Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә.
Ни күрсәм дә күргәнмен, ни булса да булган һәрничек мин бу семьяга сыймаганмын. Беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылымыздан Казанга бара торган бер ямщиккә мине утыртып, Казанга озаткан.
Ямщик Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше, чыгып, мине ямщиктән алган. Ул мине мөддәтсез18 бер асрау бала итеп өенә алып кайткан.
Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам.
Мәсәлән, бервакыт, әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең салдыртмаска азапланганымны, тартышканымны беләм.
Бу яңа ата-анамның хәлендән бераз язып китим әле.
Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа Бистәдә иде.
Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде.
Әни, Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.
Мин, байлар йорт эченең матурлыгыны, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур орга`ннарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем.
Бервакыт шулай, байларга барганда, ишегалдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән тависны күреп, бигрәк тә сокландым.
Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугры килми иде.
Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.
Мин дә атланыр идем, акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде.
Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем.
Аннан соң җәй көне ике бистә арасындагы яшел үлән өстендә малайлар илә каз җоннары куып йөргәнемне, арыгач, Хан мәсҗеденә юнәлеп ятып, чирәмдә ял иткәнемне бер дә онытмыйм.
Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар.
Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк» дип, теге мине Казанга китергән ямщикне табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә җибәргәннәр.
Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьянең19 мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.
Мин кайтып бераз торгач та, әби белән бабай, инде мине шәһәргә җибәрүдән өмид кисеп, кайда булса да бер чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар.
Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.
Шулай мәшәкатьләнә торгач, Кырлай исемле, бездән җиде генә чакрым авылдан Сәгъди исемле бер ир баласыз кеше, килеп, мине үзенә алып киткән.
Бу урыннан игътибарән20 тәрҗемәи хәлемне үземнән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, «булган»ны «булды»га, «йөргәнмен»не «йөрдем»гә илх21 алмаштырам.
II
Бабайлар өеннән чыгып, Сәгъди абзыйның арбасына утырдым. Бабай белән әби (Сәгъди абзыйдан яхшысынмый гына булырга кирәк) мине озатырга чыктылар. Тагы да минем китүемне кызык күргән яланаяклы малайлар да арба тирәсендә җөгергәләп йөриләр иде.
Арба кузгалды. Сәгъди абзый белән без янәшә утырып киттек. Ул юлда миңа: «Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, анда әниең каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың», дип, миңа барып җитәргә ике-өч кенә чакрым калган бәхетләр илә мине җуатып бара иде.
Мин дә, ачык йөзләрне бик күптән күрмәгәнгә күрә, эчемнән бик шатлана идем.
Бу вакыт җәйнең матур чаклары булганга, әтрафтагы22 яшел чирәмнәр вә урманнар, артык эссе булмыйча, үзенең нурлары белән сөеп кенә торган кояш икенче яктан тагы рәхәтләндерәләр иде.
Ниһаять, Кырлайга барып кердек. Сәгъди абзыйның йорты, басу капкасыннан кергәч, күп ерак түгел икән; аз гына баргач, коймасы читәннән булган тәбәнәк кенә салам түбәле бер өйгә туктадык.
Юлда Сәгъди абзый әйткәнчә, вакыйган23, минем әни каршы чыккан икән, ул капканы ачты; мине ачык йөз илә каршы алып, арбадан күтәреп төшереп, өйгә дә алып керде.
Тыштагы эшләрен караштыргалагач, атын туаргач, әти дә өйгә керде. Кергәч тә, әнигә хитабән24: «Хатын! Бар, балага катык белән ипи китереп бир», дип әмер итте.
Әни дә, дәрхаль25 баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.
Мин исә, Казаннан кайтканнан бирле җүнләп аш йөзен күрмәгәнгә күрә, бик шәп бер иштиһа илә26 икмәк белән катыкны ялт иттердем.
Тамак туйгач, әнинең рөхсәте илә урамга чыктым. Мин, анда чыгып, адашудан куркып, артыма карый-карый гына барадыр идем, менә берзаман тирә-ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.