Нурислам Хәсәнов
Сайланма әсәрләр. 4 том. Пьесалар, публицистика
Пьесалар
Әтиле ятим
(Мелодрама)
КАТНАШАЛАР:
Билгиз 14 16 яшьтә (яшь чакта); 30 яшьлек (олыгайгач) хирург.
Мөнҗия Билгизнең әбисе, 65 яшьтә.
Кәримә Мөнҗиянең күршесе, 55 яшьтә.
Җәләй колхоз рәисе.
Наҗия Җәләйнең хатыны, укытучы, 30 яшьтә.
Гыймай умартачы, 60 яшьтә.
Миша абый эшче, 50 яшьтә.
Саҗидә җыештыручы, 58 яшьтә.
Тәкыя медсестра кыз.
Рафис күрше егете, мәктәп укучысы.
Зәбидә 13 яшьтәге укучы; 25 яшьтә (олыгайгач).
Сөмбел Билгизнең кызы, 6 яшьтә.
Мәрвия Билгизнең әнисе.
Гөлүсә укучы кыз.
Үтәй урманчы.
Беренче пәрдә
Беренче күренеш
Сәхнә алды. Аның бер читендә ак халат, ак калфак киеп басып торган яшь хирург Билгизнең йөзе ут яктысы белән яктыртыла. Ул күңел монологын сөйләп китә.
Билгиз. Әтиле килеш ятим булу читен икән Айлар, еллар узса да, минем күңелемдә һаман да тамырланып яшеннәр уйный, шул бәгыремне рәхимсез телгәләп камчылый Әйтерсең алар күңелем түренә кереп оялаган кара болытларны ерак-еракка куарга тели Караңгылык исә үчегә төшеп китмәскә үҗәтләнә, карыша. Артымнан ияргән күләгәдәй, әле бер, әле икенче яктан килеп чыга, китми Яшеннәр яктысында тормышымның онытылмас мизгелләре кыя таулардай яктырып-яктырып китә. Һәм мин, ул күренешләрне йөрәгемдә яңартып, барысын энҗе-мәрҗәннәрдәй тезеп, кемгә дә булса сөйлисем килә Беренче мәрҗәннәр минем бала чагым Һәм ул менә болай башланып китте.
Ут сүнә. Билгиз чыга. Сәхнә яктыра. Сәхнәнең бер ягында, урам аша, Билгизләр йорты, икенче якта колхоз рәисе Җәләй йорты. Йортның алгы ягы рәшәткә белән тотылган. Сәхнәнең арткы ягында агачлар үсеп утырган тау, үзәнлектә авыл күренеше. Яшь Билгиз, боегып кына капка төбенә кайтып җиткәч, эчкә үтми туктап кала. Бите тырналып кызарган, аяк киемнәре юешләнгән. Аның артыннан иңенә корыган чыбык-чабыклар бәйләмен күтәреп, әбисе Мөнҗия кайтып җитә, Ул йөген җиргә төшерә дә, Билгизнең йөз-кыяфәтенә аптырап, аның янына килеп баса.
Мөнҗия. Сиңа ни булды, улым? Ник өйгә кермисең?
Билгиз дәшми.
Улым, дим! Ни булды? Кем тиде сиңа? Ник эндәшмисең?
Билгиз (башын күтәрмичә генә, көттереп). Әби!..
Мөнҗия. Нәрсә, улым?.. Әйт инде!..
Билгиз. Мин Җәләй малаемыни?
Мөнҗия (аптырап китеп). Кем әйтә? Кайсы Җәләй?
Билгиз. Председатель.
Мөнҗия. Юк, улым Ул бит укытучы Наҗия апаңа өйләнгән.
Билгиз. Ул аңа өйләнгәндә, минем әни үлгән булган бит инде
Мөнҗия. Булсын, юкны сөйләмә Сине берәрсе үчекләп котырткандыр әле.
Билгиз (борынын тартып). Әй-йе Котырткан, ди
Мөнҗия. Нәрсә булды? Кем әйтте ул сүзне?
Билгиз (бераз тын торып). Ленар Ул бөтен урам малайлары алдында миңа «Син Җәләй малае, Җәләй малае» дип кычкырды.
Мөнҗия (каушап, борчылып). Ул белеп әйтми, улым Һе-е, йөзе кара, ул юньсез малайның колагын гына борасы бар.
Билгиз (читкә борыла төшеп). Мин аның телен тешләттем инде
Мөнҗия. Нәрсә, әллә сугыштыгыз дамы? Битең дә тырналган, аякларың да юешләнгән
Билгиз эндәшми.
Сугышып йөрү килешмәс, улым Йә, йә, тынычлан, әйдә, өйгә керик, ашап-эчеп алырсың, тамагың да ачкандыр. Аннары ял итәрсең
Тәбәнәк капкадан эчкә үтәләр. Мөнҗия чыбык бәйләмен дә күтәреп керә, аны бер кырыйга куя. Билгиз, йөгереп, өйгә кереп китә, барып караватына ава. Борчулы Мөнҗия, өйгә керүгә, чаршау артына үз ягына уза. Бераздан ул, бер стакан сөт, бер телем ипи тотып, Билгиз янына чыга. Кулындагы сөтле стаканны, ипи кисәге белән каплап, өстәлгә куя.
Мөнҗия. Ашап ал, улым! Аннары дәресләреңне әзерләрсең.
Билгиз эндәшми, ачулы. Мөнҗия, аптырап, янә үз ягына чыгып китә. Әбисе чыгуга, Билгиз торып утыра.
Билгиз (үз-үзенә). Мин Җәләй малае микәнни?.. Шулай булмаса, председательгә кияүгә чыккан укытучы Наҗия апа мине, беренче дәрескә кергән көнне үк, баштанаяк тикшереп чыгар идеме? Бөтен класс алдында, сыный-сыный карап, «Бас!», «Утыр!», «Бас!», «Утыр!» дип, мине кызартыр идеме? Ул миңа гел усал итеп карый. Мине күргәч, бер кызара, бер бүртенә. Берсендә тәнәфестә, шаярган өчен, җиз кыңгырау белән колак төбемә дә кундырып алды. Бүтәннәргә тимәде, миңа эләкте Аннары берсендә «чәчең озын» дип, кайчы белән минем чәчне кырыкты. Ә Ясәвинең чәче әрекмән колагын каплап китсә дә, аңа тимәде Ул дәрестә миннән өйгә бирелгән эшләрне дә тыныч кына сорый алмый, бүртенеп китә дә әрли үк башлый. «Нигә мәсьәләңне өйдә чишеп килмәдең, ә? дип тузына. Урамда әзрәк шар сугасың бар иде. Ник дәшмисең, ә? Егет булдыңмы?» ди. Шулай «ә» дә «ә» дип мыскыллап көлә. Такта янына чыгып мәсьәлә чишә башласаң да, «икс»ны таптырып үчләнә. «Икс» санын табам, билгеле (Пауза.) Тик мин үзем генә билгесез сан кебек. Кем малае икәнемне генә белмим. Аннары, Наҗия апа кыланышларына түзә алмый, класстан йөгереп чыгып китәм. Ул минем арттан «килмешәк» дип кычкырып кала. Аннары мин, елый-елый, «Мин килмешәк, мин килмешәк», дип, урам буйлап чабам да чабам Наҗия апа чәчне кыркып кайтарган көнне әби дә күңелсезләнеп калды. Бүген дә, Ленар белән сугышып кайткач, тагын борчылгандыр инде. (Торып китә, өстәл янына килеп туктый.) Әбием болай да авырый. Бу арада аз сүзләнде. Кирәген генә сорап куя. Хәле җиңел түгеллеген сиздерәсе килмидер инде. Минем өчен дә борчыладыр. Миңа: «Яшьрәк шул әле син, улым» ди. Өстәлемә көн дә иртә-кич, менә шушылай, кәҗә сөте китереп куя. Эчәм, билгеле, ипи белән сыпыртып куям. Миңа Рафисларның сыер сөте тәмлерәк тә кебек Юк шул безнең сыер. Бер кәҗәбез генә бар. Быел бәтие, тугач, абзарда катып үлгән. Кәҗә сөте дә әйбәт, корсакны тишми. Бик файдалы, диләр. (Ипиен капкалый-капкалый, сөт эчә.) Күрше Кәримә апа безгә, кечкенә малайга кәҗә сөте кирәк, дип, тикмәгә генә кермидер инде.
Мөнҗия (чаршау артыннан эндәшеп). Улым!..
Билгиз. Нәрсә, әби?
Мөнҗия. Дәресләреңне әзерләргә онытма!
Билгиз. Ярар Мин әзерләдем инде.
Мөнҗия уйланып чыга. Билгиз янына килеп утыра.
Мөнҗия (саклык белән). Улым!..
Билгиз. Нәрсә, әби?
Мөнҗия. Миңа якынрак килеп утыр әле.
Билгиз (үзалдына). Әллә тагын йөрәге чәнчешә инде. (Әбисе янына килеп утыра.)
Мөнҗия (тынып торып). Әллә, дим, улым, син быел җиденче классны тәмамлагач, Казанга китеп барыйкмы, Каравайга, сеңлем Зөлфия апаңнар тирәсенә?
Билгиз. Өйне нишләтәбез?
Мөнҗия (читенсенеп). Сатарбыз инде
Билгиз (уйга калып.) Өй саткан акчага Казанда йорт алып булыр микән?
Мөнҗия (авыр сулап). Безгә дигәне табылыр әле. Казанның кырык капкасы бар, диләр бит. (Пауза.)
Мөнҗия борчылуыннан кул аркасындагы тамырларны ышкый.
Улым!.. Синең монда, авылда каласың килмидер бит?
Билгиз. Юк, әби (Үзалдына). Җәләй кул астында эшләргәме?
Мөнҗия (сагаеп). Ярар, алайса, шуны гына сорамакчы идем (Кузгалып китәргә тели, кәефсезлеген сизеп кире утыра. Тынып тора. Үз-үзенә аптырап.) Һәй, гомерләр, үлеп китмәсәм генә ярар иде
Билгиз. Әби, үлмә син, үлмә! Мин синсез нишләрмен? (Пауза.) Үлмичә яшәү кызык ич
Мөнҗия (сабырлыгын җыеп көлемсери). Сабый шул әле син, улым, җиденче класста укып йөрсәң дә (Пауза.) Аллаһы Тәгалә адәм баласын дөньяга кунак итеп кенә яраткан шул. Ул аны гомер эчендә төрле газап-михнәтләргә юлыктыра, яхшыдан яманны аерта, дөньяны таныта, сөендерә дә, көендерә дә. Аннары рәхәткә чыгарып карый, шуларның күбесе, михнәткә чыдаган булса да, рәхәткә чыдый алмый икән шул.
Билгиз. Ник алай дисең, әби?
Мөнҗия. Тора-тора адәмнәр дә бозыла, күбесенең нәфесе үк котыра башлый
Билгиз. Ул нәфесне берничек тә йөгәнләп булмыймы?
Мөнҗия (көлемсерәп). Юктыр, күрәсең Бер тәмлегә ияләнгәч, берәүнең дә әчене кабасы килми шул (Пауза.)
Билгиз. Әби, нишләп кешене Аллаһы Тәгалә яраткан дисең? Мәктәптә адәм баласы маймылдан яралган, диләр. Тарих укытучысы Әминә апа безгә шулай аңлаткан иде.
Мөнҗия (көлемсерәп). Нишләп соң хәзер дә кеше маймылдан яралмый икән?.. (Әйткән сүзләреннән уңайсызланып.) Әминә апаң әйткәч дөрестер дә инде, улым. (Сул кулы белән йөрәк турын тота.)
Билгиз (борчылып). Бик авыртамы, әби?