Афзал Гамил - Үз туксаным туксан / Моя правда стр 8.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 149 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

          акча, акча!


Кулны суздыра акча,

Кәеф боздыра акча,

Эчне сыздыра акча,

          акча, акча!


Билне бөгәргә куша,

Ялган сөйләргә куша;

Теңкәгә тия чучка

          акча, акча!


Болай булмассың һаман,

Ваз кичәрсең дөньядан,

Чүп булырсың берзаман,

          акча, акча!

Шайтан

Элек шайтан күренеп йөргән, диләр,

Хәзер инде, мескен, үлгән, диләр,

Ялгышалар. Яши шайтаннар,

Миндә менә шәхси шайтан бар.


Минем янда утыра, штатный,

Әйтерсең лә бүтән эш тапмый.

Акыл, киңәш бирә, сафсата,

Намусымның нигезен какшата.


Бораулыйбыз җирнең үзәген,

Нефть эзләп үтә көннәрем.

Шайтан әйтә безнең ишегә:

 Ял ит әйдә, төкер эшенә!


Чират торам касса төбендә,

Акча алып кайту күңелдә.

Явыз шайтан килеп шом сала:

 Хәерче дә синнән күп ала


Бер кибеттә юньле товар юк.

Булыр әле, димен, зарар юк.

Шайтан әйтә киштә артыннан:

 Әйдә, дустым, җитеш яртыдан!


Чөкер-чөкер, шаян, иркә без,

Күгәрчендәй гомер итәбез.

Шайтан әйтә: Теге кыз чибәр,  ди,

Хатыныңны аерып җибәр,  ди.


 Шайтан, иптәш, кысылып йөрмә!  дим.

Кызып киттем, малай, түзмәдем.

Аздыручы нәфес имгәген,

К чорту, дип куып җибәрдем.


Шайтан китте бөгеп җилкәсен,

Кем янына килеп җитмәсен,

Тыңламагыз, дуслар, шайтанны,

Яман эшкә өндәп йөрмәсен!

Буш мичкә

Анда да «ура-ура!»

Монда да «ура-ура!»

«Ура» кычкырып йөреп,

Каучук олтаннар туза,

Әрәмгә еллар уза.


Эшкә дисәң ул читтә,

Төче доклад һәр кичтә:

«Без алай да без болай,

Без тегеләй, без шулай»

Ну, яңгырый буш мичкә!

Шундый-шундый эшләр

Минем күршем эшкә оста

Без хуҗалар бер трестта.

Ул да мөдир, мин дә мөдир,

Гөрләтәбез шатыр-дөбер.

Аңа килсә кунак-төшем,

Тост күтәрү минем эшем.

Миндә кунак-төшем була,

Түр башында күршем була.

     Кәефләр шәп,

     Күңелләр шат.


Карап торам беркөн шулай:

Уйнап йөри минем малай,

Аның белән күрше дусы

Мөдирнең молокососы.

Менә сугыш кабынып китә,

Минем малай чыр-чыр итә.

Учка төкереп аламын да

Чалт!  дошманның яңагына!

     Кәефләр шәп,

     Күңелләр шат.


Коридордан дөбер-дөбер

Йөгереп чыга күрше мөдир.

 Ах, бюрократ, алаймы син!

Ник кыйныйсың малайны син?!

Чигә, колак яна гына

Мин дә бирдем яңагына.

Хатыннар да чыр-чу елап

Сугышты битләрен тырнап.

     Кулда гайрәт,

     Йөздә нәфрәт.


Хәзер күршем, табып җаен,

Мине сүгә җыелыш саен:

Искелекне яклаучы, ди,

Кыек юлдан атлаучы, ди.

Мин торам да судка чабам,

Күрше өстеннән донос язам:

Дим, бюрократ, деляга ул,

Подхалим, стиляга ул!..

     Шундый-шундый эшләр,

     Тора-бара нишләр?


Ачуланып, тиргәп-тиргәп,

Озын-озын мораль сөйләп,

Йомшак кына биреп шелтә,

Күчерделәр бүтән эшкә.

Җитәкчесез тормас дөнья,

Универмаг минем кулда.

Күршем явыз, тоже түрә,

Продбазада хөкем сөрә.

     Кәефләр шәп,

     Күңелләр шат.

Авыл такмаклары

Шәп лекторлар кайда юк,

Кайбереннән файда юк;

Надан лектор йөри никтер,

Исәпкә бар, санга юк.


Электрлар «керттеләр»,

Кертә белми киттеләр;

Багана бар, чыбыгы юк,

Чыбык эзләп кит, диләр.


Бухгалтер азган икән,

Бите кызарган икән;

Оялды диеп уйласам,

Йөз грамм салган икән.


Күрми дә тормый җаный,

Күреп тә туймый җаный;

Хезмәт көннәрен күп яза,

Эшкә дә кумый җаный.

Каравылчы картның исендә

Булган микән бу хәл, юк микән,

Бүрәнәгә утырып сөйләнгән.

Аннан бирле кырык ел үткән,

Күк томаннар куып үзәннән.


Әллә монда, әллә тегендә,

Кычытканлы капка төбендә,

Ул сөйләнде җәйләр кичендә,

Каравылчы картның исендә


Шундый мәзәк хәлләр була ул:

Өязләрдән читтә бер авыл,

Урманнарга төренеп утырган,

Олы юл да үтми бу турдан.


Яхшы хәбәр көтеп тилмергән,

Гәҗит битен монда кем күргән!

Йокымсырап яткан чагында,

Яман хәбәр килде авылга.


 Мәхшәр була, мәхшәр, кыямәт

Сәнәкчеләр чыккан, җәмәгать,

Кәмүнисләр инде бетә, ди,

Чын хөррият килеп җитә, ди


Җиңүләргә алып барасы

Качып яткан бояр баласы.

Митингәләп шаулый киң урам:

 Кузгалыгыз, мөэмин-мөселман!


Ләчәнникләр тора бер читтә.

Мулла вәгазь сөйли мәчеттә:

 Арысланнар, боерык алладан

Динебез өчен һәркем каһарман


Командирлар батыр карыйлар,

Сәнәк, кистән тоткан абзыйлар

Кузгалдылар, гайрәт йодрыкта,

Большевикка каршы сугышка.


Җитәр-җитмәс бирге басуга

Саилче карт килә каршыга.

Агайларның күзен кан басты:

 Кәмүнисләр кайда, албасты?


Без аларны үтереп китәбез,

Без аларны фәлән итәбез.

Күрмәдеңме, кайда кызыллар?

Бабай әйтә: Күрдем, оланнар


Тукай полкы килә бу юлда,

Башлыклары үзе Габдулла.

Шигырь сөйли гаскәр каршында,

Кызыл йолдыз тора башында


Чабаталы әтрәт тукталды.

 Сабыр ит, ләчәнник, туктале,

Киңәш-табыш итмәк бар исәп,

Ничек булыр, кайтып чәй эчсәк?..


Арышка төшәсе бу айда,

Кулың корыр, суксаң Тукайга

 Борыл әйдә, урап алганчы,

Адәм хуры булып калганчы


«Каһарманнар» алга бармыйлар.

Алдануны сизгән абзыйлар,

Сәнәкләрне кадап печәнгә,

Таралыштылар чәй эчәргә.


Булган микән бу хәл, юк микән,

Бүрәнәгә утырып сөйләнгән.

Аннан бирле кырык ел үткән,

Күк томаннар куып үзәннән.


Тукай мәгәр Казан ягында

Буржуйларны кыйнап йөргән, ди.

Фәлән абзый фәлән авылда

Баҗасыннан ишетеп белгән, ди.

Көнләшү

Минем курнос танау Сафураны

Мөдир итеп куйган булалар.

Һе, камисар булсын, борынын чөйсен,

Клубларда доклад сөйләп йөрсен,

Ә баласын өйдә кем карар?!

           Ярар


Ул Сафура Сабировна, имеш,

Ә син һаман шул ук Әптери

Әйдә, йөгер һаман Әптер килеш,

Бөтен авыл халкы аптырый,

           чорту матри


Папкаларын тотып эшкә чаба,

Сизә микән минем уемны:

Хатын баш, значит, ә син аңа,

Габдрахман иптәш, муенмы,

           уенмы?..


Олы портфель тотып өйгә кайта,

Аның эше, имеш, болгавыр.

Дөнья кырып кайтып кергән чакта,

Гөжләтеп куй аңа самавыр,

           бик авыр!


Мичкә ягу әле ярый кебек,

Камыр басты беркөн шушы кул.

Яшь киленнәр кебек биеп-биеп,

Терек-терек суга мин пашул,

           әй-йе шул.


Сафурага мич алды да җиткән,

Батыр ирләр менсен ул постка.

Хатын төшсен иде түрәлектән,

Андый эшкә мин дә бик оста,

           пожалыста!

Ангина белән әңгәмә

Кичә генә грипп чыгып китте,

Килеп керде бүген ангина.

 Ну, егетләр,  димен,  җитте, җитте,

Бәйләнмәгез әле гел миңа!


Барыгыз сез берәр тәнкыйтьчегә,

Миңа кунак килми, димәсен,

Аспириннар белән сыйлап, сезгә

Иҗат планнарын сөйләсен

Өч ялкау

Бер тракторчы ла, һай, бер плугарь

Чыктылар басуга җир сөрергә.

Басу качмас әле, ашыгып ни бар,

Яттылар барып чыршы төбенә.


Күп тә үтми, бригадир да килде

Һәм чирәмгә ятып махра төрде.

 Ну, егетләр, ямьле бу иртәдә

Алла ярдәм бирсен ял итәргә!


 Әйтмә дә генә инде, Шәвәли абзый,

Бәйрәмнән соң эшкә куллар бармый.

Чыгарсыннар иде бер машина уйлап:

Үзе йөрсен иде кырлар буйлап,


Үзе сөрсен иде, үзе чәчсен,

Үзе урсын, суксын һәм җилгәрсен,

Үзе онын тартып, камыр изсен

Һәм икмәген, пешереп, безгә бирсен!


Шул вакытны плугарь килде телгә:

 Андый гына хезмәт җитми безгә.

Ул машина бер дә тик тормасын,

Бирсен безгә тегесен, закускасын,


Граммнарын, чәен, ит тә кирәк,

Чәйнәп йоту инде безнең хезмәт.

Эшкә чапмас идек көн дә иртән,

Коммунизмда шулай булыр микән?


Бригадир кычкырды (бу юлы сүгенмичә):

 Ничек лыгырдыйсыз иренмичә?!

Йокы мазасы юк, тик ят, Сәрвәр,

Черем итеп алыйк кичкә кадәр!


Бер төш күрдем әле: күз алдымда

Хезмәт батырлары булганбыз да,

Типтерәбез, имеш, урам буйлап,

«Сарман буйкайлары» җырын җырлап

Көлү көче

Яндырырдай, көйдерердәй көлү көче

Безнең кулда иң дәһшәтле корал төсле,

Бернидән дә курыкмаган таш күңелләр

Хур булудан куркып кала куян төсле.


Бу дөньяда, дускайларым, хаклык өстен,

Кыргыйлыкның калдыклары үлеп бетсен:

Явызлыкны, яманлыкны күрү белән,

Яндырыйк без, көйдерик без көлү белән!

«Кызыл балчык» промартелендә

Бригадиры тәртип-фәлән карап тора,

Бер бухгалтер хезмәт хакын санап тора,

Бер технолог сызым сыза, башын кашый;

Ике малай чүлмәк ясый, чүлмәк ясый.


Тәэминатчы бияләй белән тәэмин итә,

Кладовойчы чүлмәкләрне кабул итә,

Секретарь кыз боерык арты боерык ташый;

Ике малай чүлмәк ясый, чүлмәк ясый.


Замначальник тәрәзәдән карап тора,

Ялкаулар, дип әрләп тора, янап тора.

Начальнигы доклад яза ярсый-ярсый;

Ике малай чүлмәк ясый, чүлмәк ясый.


Артель эшли, артель гөрли, контор яза

Бәйрәм җитә, тантаналы утырыш бара.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3