Афзал Гамил - Үз туксаным туксан / Моя правда стр 5.

Шрифт
Фон

Бар иде түрә чаклар

Ансат кына бәхет килде,

Сайладылар хуҗа итеп.

Зур начальник булыр көнне

Йөри идем күптән көтеп.


Председатель җилле исем,

Килеп кара, тиеп кара

Кабинетка керер өчен

Әллә кемнәр чират тора.


Фикус-кактус гөлләр тездем,

Күн диваннар уңда-сулда,

Кәнсәләрне шәпләп төзедем

Көнләшерлек министр да.


Сигез төрле каләм алдым,

Нигә кирәк үзем беләм:

Зәңгәр белән приказ язам,

Имза куям кызыл белән.


Авылларга сирәк киләм,

Аны-моны эчми генә,

Бригадирга әмер бирәм,

Тарантастан төшми генә.


Төрле чүп-чар эшләр белән

Ваксынырга теләгем юк.

Власть кулда, кодрәт кулда,

Телим борам, теләмим юк.


Тирләп-пешеп көн күрергә!..

Хезмәт майлы боткамыни?!

Кырда йөреп интегергә

Телефоннар чорткамыни?!


Алло, димен, Нәҗми агай!

Комбайнга нажми давай!

Сәйфетдинов, давай-давай!

Шәмсетдинов, давай-давай!


Кабинетта гомер сөрәм,

Кәеф-сафа уйлап кына,

Агроном кыз Дания белән

Гыйшык-мыйшык уйнап кына.


Көз җиткәч, авылга килдем,

Аны-моны эчми генә.

Басуларны карап йөрдем,

Тарантастан төшми генә.


Бәрәңгеләр, чөгендерләр

Кар астында калды, диләр.

Солы, борчак, арыш, бодай

Бөтенләй бирмәгән ходай.


Биргәнен дә җилләр койган,

Төшкәнен чыпчыклар җыйган.

Безгә калган бары инде

Ике капчык тары инде


Шуннан миңа пупал, дустым,

Кабинеттан очып чыктым.

Хәзер атлар сараенда

Мин, ызначит, каравылда.

Лавка алдында күләгәдә

Әмма рәхәт безнең чорда,

Колхозчылар чыкмый кырга.

Сөрә, чәчә, ура, җыя

Ике малай тракторда.


Лавка алдында күләгәдә

Утырабыз бүрәнәдә.

Читкә бормый игътибарны,

Сөйләшәбез юкны-барны.


Тикшерәбез бөтен урам:

Кемнәр эчкән, ничә грамм?

Агай-эне, товарищлар,

Бүген кайда магарыч бар?!


Тракторны өйрәнәбез,

Тракторны йөртәләбез.

Тракторны иртәгә без

Көл ташырга җибәрәбез.


Утын кирәк мәктәп өчен,

Кыш көнендә ягар мичен.

Утынга, дим, шайтан алсын,

Трактор бармый кем барсын!


Ә үзебез күләгәдә,

Лавка алдында бүрәнәдә,

Читкә бормый игътибарны,

Сөйләшәбез юкны-барны.


Тракторлар эшли бирә,

Салам ташый, тирес түгә.

Хатын-кыз җиләк сатарга

Бездә бара тракторда.


Бер әбигә томау төшкәч,

Иртә-кичен газап чиккәч,

Больницага озатырга

Туры килде тракторга.


Лавка алдында күләгәдә

Утырабыз бүрәнәдә.

Ну, егетләр, сирәк-мирәк

Безгә, ахры, эшләү кирәк.

Ревизор көткәндә

Бер җитәкче өстән хәбәр итте:

 Сәйфетдинов, артык шапырма,

Ревизор,  ди,  синең янга китте,

Саклана күр Алла хакына!


Бик мәслихәт булды алдан белгәч,

Алдан күреп куйдым чарасын.

Койрыгыңа килеп баскач кына

Тыз-быз чабып кая барасың!


Эреле-ваклы төрле гөнаһларны

Кәгазь белән күмдек пөхтәләп:

Приказлар, акт, протоколлар,

Сводкалар яздык дистәләп.


МТСым сәгать кебек эшли,

Бөек уйлар килде башыма:

Себерттереп куйдым һәммә төшне,

Көлеп тора һәрбер машина.


Йөз ел яткан чүпне көрәп түктек,

Комнар сиптек. Тәртип хилафсыз.

Кабинетта утырам Идеально!

Хур кызыдай пакь һәм гөнаһсыз.


Ревизорга, димен, нәләт төшсен,

Ашмады бит эшем гамәлгә

Көттем-көттем,

Күпме михнәт чиктем,

Эшем генә китте әрәмгә.

Килмәде.

Ата белән бала

Бала:

 Калынымы, юкасымы,

Кайсы китап яхшы, әттә?


Ата:

 Кенәгәнең иң асылы

Сберкнижке, әлбәттә.

«Йөз дә кырык яшьлек бабакайның»

* * *

Йөз дә кырык яшьлек бабакайның

Бик кайгылы бүген ак йөзе;

Туксан ике яшьлек кызы үлгән,

Әрәм генә булган яшь көе.

Без ким түгел кешедән

(Безнең авыл такмаклары)


Күрше колхоз клуб салды,

Байый, яңара тора.

Безнең клуб иске мәчет,

Ул да аварга тора.


Күрше колхоз ферма салды

Шыңгырдатып нараттан;

Безнең ферма түбәсенең

Саламын җил тараткан.


Күрше колхозның атлары

Уйнап тора чабарга;

Җиксәк-чыксак аксак-туксак,

Безнең атлар алама.


Күрше персидәтель чаба

Легковойда такырдан;

Ә безнеке җәяү йөри,

Тарантасы ватылган.


Күрше колхозның кызлары

Эшкә уңган, чибәр, ди;

Күрше колхоз егетләре

Безгә яучы җибәрми.


Күрше колхоз Мичуринча

Эре алма үстерде;

Безнең алма агачларын

Кәҗә ашап бетерде.


Күрше колхоз кукурузын

Турап алды силоска,

Ә безнеке кырда калды,

Яхшы уңган булып та.


Җигәр идек, чыгар идек,

Булса чаптар җирән ат;

Үзебез дә ялкау түгел,

Персидәтель виноват.


Кенәгә алыйк әле лә,

Труддень саныйк әле шул;

Ялкау җитәкчене куып,

Яхшысын сайлыйк әле.

Сайладым, их, сайладым

Шулай беркөн бер кичәдә

Күзем төште Хәдичәгә:

Биле нәзек, кашы кыйгач,

Бер бите ай, берсе кояш.

Гашыйк булдым бер минутта,

Йөрәккәем янды утта.

Тора-бара гыйшык бетте,

Яратмадым тәкәрлекле


Шулай беркөн аулак өйдә

Күз алдымда Гөлхалидә,

Биле нәзек, кашы кыйгач,

Бер бите ай, берсе кояш.

Карап куям ара-тирә,

Йөрәккәем ярсып тибә.

Курнос иде, янып-көеп,

Ташладым бер атна сөеп.


Шулай беркөн бер өмәдә

Гашыйк булдым Саҗидәгә.

Биле нәзек, кашы кыйгач,

Бер бите ай, берсе кояш.

Самавырдай җирән үзе,

Сәер карый сыңар күзе,

Кәләш түгел, әйтим туры:

Тәк просто адәм хуры


Менә беркөн кино бара,

Минем янда Бибисара.

Биле нәзек, кашы кыйгач,

Бер бите ай, берсе кояш.

Гашыйк булды сыразы ул,

Сөямсең, дип сорады ул.

Тәк ничава, шадра түлке,

Мин борылдым, селтәдем кул.


Шулай беркөн Бану җиңги

Күрше кызын миңа димли,

Туйлап кына аласы бар,

Ләкин аның баласы бар.

Баласы кыз шунысы бик жәл,

Малай булса, тагы бер хәл.

Тфү, дидем, шайтан алсын,

Пүскәй миңа Мәрьям барсын!


Мәрьям гүзәл, чәчәк кебек,

Күз алдымда тора көлеп,

Биле нәзек, кашы кыйгач,

Бер бите ай, берсе кояш.

Гыйшык хаты яздым инде,

Ләкин аның Сәйфетдине

Миннән ныграк яраткандыр

Ут чыгарды яңактан бер.


Анда-санда гүләйт итеп,

Кырык ике яшькә җитеп,

Күзең салсаң, ни күр, иптәш:

Чәч агарган, маңгай пеләш.

Бөкре карчык Бибиҗиһан

Книжкегә акча җыйган.

Уйлап-уйлап утырдым да

Йортка кердем шул убырга.

Стиляга сүзләре

Нигә безгә, культуралы булгач,

Чабаталы иске исемнәр?!

Җәләй идем, хәзер Жорж булдым,

Оригиналь исем, дисеннәр.


Гади кеше кебек булмас өчен,

Шаккатарлык киенә кешеләр;

Тар балаклы зәңгәр ыштан кидем,

Оригиналь егет, дисеннәр!


Ат койрыгы чаклы чәч үстердем,

Тырнакларга кызыл буяп йөрдем;

Оригиналь булган, димәделәр,

Орангутанг булган, диделәр

Кем хатыны диеп беләсез?

Бик әйбәтләп чәчен тарап үргән,

Кара костюм кигән, күрәсез,

Күгәрчендәй утыра кабинетта,

Кем хатыны диеп беләсез?


Телефонын бора,

Телефонга кычкыра,

Бер минут та, җаным, тик тормый.

Ярый әле миңа кычкырмый.


Үткән-сүткән булып, йомыш табып

Килеп керәм шулай,

Мин әйтәм:

 Чәйгә кайтасыңмы, сиңайтәм?


Вак начальникларны тетә теге,

Минем якка борылып карамый.

Ну, мин әйтәм, болай ярамый


Икенче көн йөгереп килеп җиттем.

 Нельзя!  диләр.

 Как,  мин әйтәм,  нельзя, кем хатыны!

Минем хатын бит ул директор,

Может, анда берәр егеттер

Киттем Киттем Киттем


Мине тотып өйгә озаттылар,

Милиция барды артымнан.

Ну эләкте миңа хатыннан!

Икенче кат килсәм ишегенә,

Көтеп торам әзрәк бер читтә.

Ишек сабын тоткач, нишлим менә,

Йөрәк жу-у-у итә.


Ну ничава,

Кайткач килешәбез.

Чөкердәшеп бергә чәй эчәбез,

Баласын да үзе имезә.

Но шулай да власть сизелә-ә-ә!


Бик әйбәтләп чәчен тарап үргән,

Пөхтә костюм кигән, күрәсез,

Күгәрчендәй утыра кабинетта

Кем хатыны диеп беләсез?

Минем хатын!

Чын герой

Һәр заманның үз герое була,

Ил соклана карап аңарга.

Мин дә уйлыйм бер роман язарга,

Каян яхшы герой табарга!

Шәп-шәп кенә язып тутырырга

Блокнотлар алдым төрледән.

Җиң сызганып эшкә утырырга

Герой гына кирәк бер дигән.

Герой юк шул әле.

Дәфтәрләрне

Ачу белән бәрдем өстәлгә.

Бозау эзләп чыккан малай кебек,

Чыгып киттем герой эзләргә.


Миңа ике әйбәт герой кирәк:

Батыр егет белән матур кыз.

Новаторлар булсын икесе дә,

Аларны соң ничек табарбыз?

Егет кеше батыр, эшчән булсын,

Фараз кылыйк, егет булмасын,

Эчми-тартмый торган абзый булсын,

Йөз иллегә кусын нормасын.

Дулап кайтып хатынын тукмамасын,

Ярый, әйдә, әзрәк эчсен дә,

Тик канауга ятып йокламасын,

Аунамасын шоссе читендә.

Кәеф өчен салып чыккан булса,

Урамнарда җырлап йөрмәсен,

Алны-артны карап җырласын да

Милиция-фәлән күрмәсен.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3