Афзал Гамил - Үз туксаным туксан / Моя правда стр 3.

Шрифт
Фон

Киртә өстенә менеп, Әтәчетдин:

 Коллегалар, безнең Ата күркә

Эш эшләми, фәкать күзлек сөртә.


Тавыкларга җим табагы сорап

Язган заявкабыз айлар буйлап

Сукно астында ята.

Иптәш Ти-ти

Җимне җирдән чүпли.

         Ки-кә-ри-ки!

Сүз алды Каз:

 Эшләр начар бит,

Күп салгалый иптәш начальник.

И кычкыра безгә, и акыра

Авызыннан исе аңкып тора.

Матур гына хатыны була торып,

Ана үрдәк белән Моральсезлек!

Иске абзар, һаман ярык улак,

          кыйгак-кыйгак!

Икенче көн. Приказ:

«Саботажник

Әтәчетдин белән Ата казны

Эштән куарга!

Бибитавык белән Бибиказга

Яшь кияүләр итеп дәртле язда

Карга иптәш белән Чәүкә иптәшне куярга!

     Кошлар начальнигы: Ата күркә.

     Секретарь: Ана үрдәкбикә».

Кашларым тарткан иде

Сөйгәнем кайткан иде,

Кашларым тарткан иде,

Йөрәгемдә яз гөлләре

Чәчәкләр аткан иде.


Батыр да кебек үзе,

Матур да кебек үзе,

Сөям, диде, алам, диде,

Алыр да кебек үзе.


Туй ясыйк, ди, бу җәйдә,

Мин ашыкмыйм кияүгә.

Бер нәрсәгә хәтерем калды:

Ордены юк берәү дә.


Хәерниса, Гөлниса

Бары да аңа күз кыса,

Әллә инде ярар микән

Барып куйсам югыйсә?!


Килеп күреште иртән,

Шинелен дә салмыйча,

Ни кыланып йөри икән,

Бер орден да алмыйча?

Кыюсыз Габдулла

Суга барган чак булса,

Судан кайткан чак булса,

Тамак кырып калмас иде,

Яратмавы хак булса.


Итегенең кунычларын

Сыдырып салган була;

Түбән очтан өч урадым,

Сызгырып калган була.


Җаның көйгән чак була,

Янып сөйгән чак була;

Нигә инде өзеп кенә

Әйтми икән Габдулла?

Шофёр

Өзгәләнмә, күңел, ташла, җитәр,

Соңга калды синең ай-һаең!

Инде көләр, адәм хуры итәр,

Харап кына булды башкаем!


Каткан куллы шофёр башың белән

Агроном кыз сиңа пармыни!

Аңа хатлар килә бөтен илдән,

Ә соң сиңа почёт бармыни!


Дәртләнде бит күңел, җилкенде бит

Хат язарга шуңа дөньяда;

«Фәлән-фәлән егет гашыйк» диеп,

Кесәсенә салдым, дивана!


Инде үлем, юлда очратсаң,

Читкә генә карап узарсың.

Ул галим кыз, ә син майга каткан

Кулларыңны кая куярсың?!


Кино бара. Гарьлек! Янып-пешеп,

Мин утырам посып иң артта.

Караңгыда учка кәгазь төртеп,

Пинжәк итәгемне кем тарта?..


Чыктым. Укыйм: «Дустым, йөрәк янгач».

Канатланып китте өметләр.

Кайсы кызны шофёр караталмас?

Булдыра ул шофёр, егетләр!

Кыяр-кыймас

Безнең очта яши Зөлхәбирәм,

Күзләрем һич шуны күреп туймас;

Җан калтырап, күрсәм, сәлам бирәм,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.


Нинди бәхет әгәр миңа барса,

Ничек сөяр идем хатын булгач;

Күргән саен янып сөю арта,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.


Ул клубта бии Гариф белән,

Көләч йөзле, матур, кашы кыйгач,

Мин елмаеп кына якын киләм,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.


Танцы бетте, алар бергә кайта,

Яхшы беләм: алар гади юлдаш.

Яхшы беләм: ул мине ярата,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.


Сөйгәнемне, малай, Салих алды.

Алар китте. Кайгым эчемә сыймас

Йөрәкләрем өзелеп карап калдым,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.


Ак бәхетләр телим мин аларга,

Берсе ярым, берсе дусым булгач.

Читен икән яшәү дөньяларда,

      Кыяр-кыймас,

      Кыяр-кыймас.

Тотып җибәр, апаем

Баш төзәтеп ара-тирә,

Баш авырткач, ава-түнә,

Бригадага эшкә әйтергә,

Урам буйлап Ахун килә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

 Харис агай, басуга чык!

Тәрәзәдән кул күренә,

Стаканы мул күренә;

 Фани дөнья эше бетмәс,

Күңел ачар чаккаем,  ди,

Тәнгә сихәт тәңкә сыйфат,

Тотып җибәр, апаем,  ди.

Авыз итеп ара-тирә,

Ахун килә ава-түнә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

 Латыйп агай, басуга чык!

Тәрәзәдән кул күренә,

Стаканы мул күренә:

 Ахун, малай, сүгенмә, ди,

Чыгып булмый бүгенгә, ди.

Авыз итеп ара-тирә,

Ахун китә ава-түнә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

 Шакир агай, басуга чык!

 Кунак җыйдым өем тулы.

Бүген бездә бәби туе,

Чыгып булмый бүген генә.

Тотып җибәр берне генә!

Авыз итеп ара-тирә,

Ахун килә ава-түнә.

Капка бикле, тәрәз ачык:

 Сара җиңги, басуга чык!

 Вакыт юк бит, апаем,  ди,

Товарымны сатаем,  ди.

Самогоным яхшы, диләр,

Бер стакан салып җибәр!

Миндә бетмәс, мичкә кипмәс,

Тагын берне кагып җибәр

Авыз итеп ара-тирә,

Ахун китә ава-түнә.

Җире белән урыны белән,

Җиргә ятып борыны белән,

Ахун йоклый, төшләр күреп,

Төрле мәзәк эшләр күреп:

Аңа, имеш, сөенә-сөенә,

Мәскәү абзый медаль бирә.

Өф-өф итеп

Малай туды безнең. Нинди шатлык!

Икебезгә уртак бәхет таптык.

Сокланабыз аңа исебез китеп,

      өф-өф итеп,

      өф-өф итеп.


Егет үстерәбез туган илгә,

Мондый асыл малай бездә генә.

Тирбәтәбез йоклаганын көтеп,

      өф-өф итеп,

      өф-өф итеп


Затлы кием, ефәк аңа гына,

Тәмле-татлы нәрсә тамагына.

Тәпи йөри башлый яңа гына,

      тып-тып итеп,

      тып-тып итеп.


Малай үсә. Буе, яше арта,

Бәби чагы инде калды артта.

Күн диванга ятып «Казбек» тарта,

      пыф-пыф итеп,

      пыф-пыф итеп.


«Әни, давай, миңа шиблет кидер,

Алыгыз миңа заграничный нидер!

Әти, давай, папироска йөгер,

      лап-лап итеп,

      лап-лап итеп!»


Йөгерәсең, кала тузан тузып,

Автомобильләрне юлда узып,

Магазинга, магазинга тизрәк,

      «Казбек» кирәк,

      «Казбек» кирәк!


Яңа мода костюм тапты уйлап,

Газиз парәң булгач, бостон юллап,

Йөгерәбез икәү урам буйлап,

      анда лап-лап,

      монда лап-лап.


Укырга җибәрдек, бармый анда,

Безнең сүзне алмый искә-санга,

Коньяк эчә хәзер ресторанда,

      голт-голт итеп,

      голт-голт итеп.


Матур кызлар белән прәннек ашый,

Акча сорап безгә допрос ясый,

Бирми торсаң, хәзер кыйнап ташлый,

      дөп-дөп итеп,

      дөп-дөп итеп.

Җыелыштан соң уйлану

Собраниедә йолкыш Габделбарый

Мине тәнкыйтьләргә кереште.

Кадеремне белми, әйдә, ярый,

Мин онытмам әле бу эшне

      кәнишне!


Үзен сөя, имеш, ә кем сөйми,

Саттаров та телгә килеште;

Җаббаров та шулар көен көйли,

Язып куйыйм әле бу эшне,

      кәнишне!


Ул малайлар пүскәй кычкырсыннар,

Көз көне санарбыз чебешне.

Бу абзагыз сезне бәреп егар!

Болай гына куймыйм бу эшне,

      кәнишне!


Иртәгә үк куып чыгарырга

Пычак телле шадра егетне!

Миңа каршы гауга кубарырга,

Мин күп күрдем андый җимешне,

      кәнишне!


Партком, цехком миңа каршы чыга,

Коры тотам, ахры, мин эшне,

Может, миңа азрак йомшарырга,

Әзрәк юл куярга тиешле,

      кәнишне?..


Хатын да бит мине кушбугаз, ди,

Халык сүзен тыңлау килешле.

Үч алырга йодрык кызган иде,

Куеп торыйм, ахры, бу эшне

      кәнишне?!

Дипломлы кәләш

Вакыт җиткән аңарга

Кияү эзләп карарга;

Агроном дипломы белән

Катык сата базарда.


Вак-вак атлаган була,

Урам таптаган була.

Ә анасы, безгә кереп,

Кызын мактаган була.


Гуртка барасыңмыни,

Бирнә аласыңмыни?

Кияү чыкмаган кызыңны

Миңа тагасыңмыни?

Кино килгән, кино килгән

Малай-шалай сөенеп йөри,

Беләсезме шатлык нидән?

Авыл шаулый, авыл гөрли:

 Кино килгән, кино килгән


Сөенделәр җегет-җилән:

Яхшы хәбәр, җилле хәбәр.

Инде безгә бүтән кино

Күреп булмас көзгә кадәр.


Кызлар өчен ямьле көннәр,

Курчак кебек киенделәр.

Җиңгиләр дә сөенделәр,

Дәртләнделәр яшь киленнәр.


Правлениегә халык тулды,

Кәнсә эче гөрли генә.

Гайнан абзый акча җыйды,

Билет-фәлән бирми генә.


 Кәгазь майлы боткамыни,

Билет сезгә чурткамыни;

Өйгә кайтып киткәндә, ди,

Ташлыйсыз бит идәнгә, ди.


Утырабыз кино көтеп,

Көнбагышны учлап тетеп;

Төкерәбез уңга-сулга,

Теф-теф итеп, теф-теф итеп.


 Гайнан абый, нинди кино?

 Башла инде, унбер тула!

 Җәмәгатьләр, хәзер була

Сезнең алда «Волга-Волга».


 Әйдә, бөтер, Гайнан абый!

 Әйдә, төкер, Гайнан абзый!

Егерме ел карый-карый,

Эч пошканда, ул да ярый.


 Киноң шундый җүнсезмени,

Артистларың телсезмени:

Иреннәрен селкетәләр,

Сөйләшмичә ни көтәләр?


Гайнан әйтә: Товаришлар,

Күп сөйләшеп бу артистлар

Карлыкканнар, шуңа алар

Сөйләшмиләр, бичаралар.


Карый-карый тәмам алҗап,

Сигез тапкыр лента ялгап,

Өч бүлеген бетергәндә,

Мотор тынды бөтенләйгә.


Гайнан әйтә: Мотор янган,

Бер шөребе төшеп калган,

Ардым инде үзем дә, ди,

Җитеп торыр бүгенгә, ди.


Калганнарын, ходай кушса,

Моторны,  ди,  ямап булса,

Тәвәккәлләп көен-көйгә,

Күрсәтербез берсекөнгә.

Килешү

Бакчагызда нәфис гөл генә лә,

Сулар сибәр идем мин генә.

      Харис абзый, Хафизәттәй,

Сулар сибәр идем мин генә.


Бик мәслихәт күрә әткәй-әнкәй,

Сандугач та очыра баласын.

      Харис абзый, Хафизәттәй,

Сандугач та очыра баласын.


Мин һөнәрсез түгел, мал да табам,

Почёт тактасында сурәтем.

      Харис абзый, Хафизәттәй,

Язмыш шулай язган, күрәсең.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3