Всего за 149 руб. Купить полную версию
«Фәләнов кияве» дисәм,
Җылы урын, оклад исән;
Мин мин микән, мин кем микән!
Тузлар белән гүләйт итәм,
Торырга Мәскәүгә күчәм,
Су урынына коньяк эчәм;
Мин мин микән, мин кем микән!
Алтын таулар вәгъдә итәм,
Киләм-китәм, туйны көтәм,
Телдән төшми «җаным», «иркәм»;
Мин мин микән, мин кем микән!
Бүген иртән йөгереп килсәм,
Начальниктан җилләр искән
Креслосыннан очып төшкән,
Мин кем идем мин шул икән.
Сатирик тәүбәсе
Шагыйрь йөри урам буйлап,
Төрле ямьсез уйлар уйлап.
Аптырады шагыйрь мескен,
Тема тапмый язар өчен.
Бара уңга, бара сулга
Чәчәк исе аңкып тора.
«Волга» чаба такыр юлда,
Клублары балкып тора.
Үч иткәндәй, каравылда
Пожарнигы йокламый да,
Шунда берәр Гатаулла
Үз хәләлен тукмамый да.
Аптырады шагыйрь мескен,
Тема тапмый язар өчен,
Тәнкыйть диеп, фәлән диеп,
Инде борынын кая төртсен!
Китте шагыйрь басу буйлап,
Төрле ямьсез уйлар уйлап.
Менә, бәлки, кырда язар
Бер ялкауга тәнкыйть-мазар.
Әллә арыш, әллә бодай
Диңгез кебек шаулап тора
Тәмле төшләр бирсен ходай,
Ятты шагыйрь җайлап кына.
Берзаманны ачса күзен,
Юл буенда күрде үзен.
Комбайнчы, йөзе кара,
Урып бетереп китеп бара.
Тирә-якта камыл гына,
Аны хурлап ни файда бар!
Китте күрше колхозына,
Бәлки, шунда тема табар
Бара шагыйрь тузан ерып,
Бер машина җитте куып.
Шофёр туктый борылмада:
Утыр, абый, машинага!
Ә кузовта кызлар тулы
(Мондый ямьнәр кайда гына?!),
Бер шаяны җырлап куйды:
«Утыр әле яннарыма»
Тәрәзләрдә ут җемелди,
Кичке авыл гөрләп тора.
Шагыйрь кимчелекләр эзли,
Үзе эчтән уйлап куя:
Эшем алга тәгәрәсен
Дип тырышсаң монда җәйлә!
Берәү ачты тәрәзәсен:
Әйдә, туган, ашка-чәйгә!
Керде шагыйрь тыйнак кына,
Тәнкыйть-фәлән уйлап кына:
«Мөгаен, бу эчкечедер,
Азып беткән бер кешедер.
Менә хәзер акча сорар,
Сыйланыйк, дип мине буар»
Хуҗа әйтте: Менә комган,
Җылы су бар, юын, туган!
Тагын китереп сөлге төртте:
Битне сөртеп җибәр менә!
Шагыйрь иптәш фикер йөртте:
«Бичәсе дә чибәр генә»
Балалары идән тулы,
Берсе шаян, берсе елак.
Хуҗа агай әйтеп куйды:
Утыр, кунак, җитеш, кунак!
Быел җәйләр яхшы килде,
Көзен ничек боергандыр
Җитешегез, ягез инде,
Токмачы да куергандыр
Калҗасын да капкалагыз,
Күкәй салмый йөргән иде
Икмәген дә күп алабыз,
Ике кило ярым тиде
Рәхәт инде колхоз эше
Аденауэр начар кеше
Булдыклы ул минем Касыйм
Атом белән шаярма син
Шагыйрь күңеле эреп китте,
Гүя монда бертуган ул,
Күрешергә вакыт җитми,
Интизар булып торган ул.
Бары да таныш, бары да туган:
Мич янында баулы суган,
Соры песи, калай комган,
Чуар мендәр, чуар юрган
Шундый таныш, шундый якын
Өянке дә өй артында,
Чәй ясаучы уңган хатын,
Аның кунакчыл карты да.
Шагыйрь уйлый: «Менә бит ул
Гади халык, гүзәл халык.
Чәй эчәргә, кунакка кил,
Гаеп эзләп, гаеп табып,
Йөрмә икән тәнкыйть язып.
Менә синең геройларың:
Көне матур, күге аяз,
Һәркайсына поэма яз!»
Бер тәнкыйтьче
Роман язды, хикәя дә, шигырь дә
Рәтле булып чыкмады берсе-бер дә.
Хәзер инде тәнкыйть яза, үтә теш,
Эш килмәгәч, акыл сату ансат эш.
Бөркет
Шулай беркөн абзаң алды палучка,
Пачке-пачке акчалар керде учка.
Карар кылдым палучканы юмакка
Килсен миңа таныш-белеш кунакка.
Күрсен алар юмартлыгын хуҗаның,
Нинди муллык, рәхәттә мин торамын!
Әзерләдем кызыллар һәм дә аклар,
Күп тә үтми килеп тулды кунаклар:
Абзыйлар да, егетләр дә, туташлар
Өстәл тулы закускалар һәм ашлар.
Ягез, дидем, иң кадерле дусларым,
Күрәсез бит алдыгызда тост барын,
Күтәрегез туганлык, байлык өчен!
Ну, егетләр, исәнлек-саулык өчен!
Сез, димен, дусларым, аллар да гөлләр,
Сезнең белән күтәрелә күңелләр
Кызып алгач, ямьле-ямьле сөйләштек,
Кунакларның йөзе ай да кояш тик.
Бокал тулды ямьле мәҗлес кичендә:
Ягъни минем исәнлегем өчен дә,
Кунакларның исәнлеге өчен дә,
Кулакларның беткәнлеге өчен дә,
Матур кызлар исәнлеге өчен дә,
Хатынсызлар исәнлеге өчен дә,
Балның әче икәнлеге өчен дә,
Соры мәче исәнлеге өчен дә.
Гармунчылар бер дә туктап тормады,
Бии-бии дер селкеттек дөньяны.
Төне буе өзми җырлап торуда
Җырланмыйча калмады бер җыру да.
Зурлаулары эретте бит күңелне,
Учка гына утыртмыйлар үземне.
Абзый, диләр, кайгырма без барында,
Бездән якын кемең бар Җир шарында!
Кунакларым үлеп торган чагында,
Юмартлыгым арта төште тагын да.
Дим: Кунаклар, сез хуҗаның ишәге,
Даваегыз бушатыйк бер шешәне!
Берәү әйтә: Ах, без әле ишәкме!
Ә син үзең ишәкләрдән бик шәпме?!
Кызган кунак озын сөйләп тормады,
Шешә белән яңак төпкә сылады.
Купты дөнья. Савытлар һәм шешәләр
Дөбер-шатыр таш идәнгә төшәләр.
И төяләр, и бирәләр чалт та чолт,
Күздән очкыннар чәчелә ялт та йолт!
Кунакларым миңа бик нык үпкәләп,
Таралдылар алҗыганчы типкәләп.
Кемнең, димен, кул тайганга ис киткән,
Алла саклаган бит әле, баш исән
Агай-эне җырлашып эчкәч, димен,
Ике кабырга сыну пүчтәк, димен.
Яраларым төзәлде ай ярымда,
Менә дигән бөркет булдым тагын да.
Әкрен генә барган көйгә
Ай яктысы, кар яктысы кушылып бергә,
Төтенләнеп балкып торган кышкы төндә,
Салмак кына юырттырып барган көйгә,
Күңелләргә төрле-төрле уйлар килә
Эш сөючән, уңган егет, сабыр, дибез
Хуҗа итеп сайлап куйдык Сабирны без.
Кәнсәләрдә сөйләшкәндә көен-көйгә,
Сабир инде безнең сүзгә төкерми дә.
Белә икән каян нәрсә тәгәрәсен
Зыңгырдатып китереп өйде бүрәнәсен.
Сабир иптәш осталарны коры тотты,
Кара-каршы итеп салды биек йортны.
Күрсен халык председатель дәрәҗәсен
Ишек чаклы уйган сигез тәрәзәсен.
Буяу исе, нарат исе аңкып тора,
Ачык зәңгәр кашагалар балкып тора.
Иске өйдән шул сарайга күчеп килеп,
Сабир иптәш яши хәзер бояр кебек.
Соңга таба ары барды, бире барды,
Чирлим, диеп, авыр эштән төшеп калды.
Хәзер инде, үгезем юк урамда, ди,
Өйдә ята, төкерми дә буранга, ди.
Ну машшенник!
Эш сөючән, уңган егет, гадел инде,
Хуҗа итеп сайлап куйдык Гаделшинне.
Гадел иптәш (үзе шунда, хатыны шунда)
Кәнсәләрдә ябышып ята телефонга.
Шалтыратты, агач тапты, калай тапты,
Шәп йорт салып, калай белән түбә япты.
Кашагалар, верандалар сары төстә,
Тәрәзәләр балкып тора ишек чаклы.
Биек итеп, келәт салды, мунча салды,
Гадел иптәш бүләк алды, ярдәм алды;
Капка ясап, койма койгач, сүрелеп китеп,
Колхоз эшен алып барды илке-салкы.
Шуннан әйтте: гомер буе тик торма, ди,
Белем җитми, кирәк, дуслар, укырга, ди.
Китеп барды. Укып кайтты. Шуннан ары
Сельпо өчен җыеп йөри тире-яры
Җилкә аша сумка тулы акчалары,
Чанасына ятып йөри кырын-ярын.
Ну машшенник!
Ачык йөзле, киң күңелле, олы җанлы
Хуҗа итеп сайлап куйдык Сәлимҗанны.
Кәнсәләргә, нык-нык басып, Сәлим керде,
Менә, дибез, алтын кеше, алла бирде.
Сәлим иптәш һәр кешенең күңелен күрә,
Һәр кешегә, ни сораса, шуны бирә.
Утын сора, печән сора, салам сора,
Әнә, ди ул, ал, кадерлем, өелеп тора!
Колхоз өчен күпме генә интекмәсен,
Сәлимҗан да онытмады үз кесәсен:
Абзар-кура, урыс капка, сары такта,
Койма белән коеп куйды йорт тирәсен.
Шабашчылар Сәлимҗанга рәхмәт укып
Таралдылар, балта белән пычкы тотып.
Колхозыбыз ярлы гына яши шулай,
Чит җирләрдән умырып кайтып, шабашчы бай.
Сәлим иптәш әшнәлекне бик яратты,
Колхоз малын уңга-сулга күп таратты;
Сикерде дә, сиптерде дә, типтерде дә,
Кызыл тышлы билетыннан колак какты.
Ну машшенник!
Шуннан ары яңа хуҗа килде безгә,
Таудай өеп алтын вәгъдә бирде безгә;
Колхозыбыз артмады да, кимеми дә,
Бара тормыш әкрен генә барган көйгә.
Бара колхоз урта гына буразнада,
Сикермибез бик артка да, бик алга да.
Эш эшләнә талгын гына, сүлпән генә,
Даваегыз, давай, диеп сүксәң генә.
Гөнаһ булыр колхозчыны «ялкау» дисәң,
Таулар-ташлар актарыр ул, хакын бирсәң.
Җитәкчеләр диңгездән дә коры чыга,
Коры таяк яза-яза колхозчыга
Ну машшенник!
Кар яктысы, ай яктысы кушылып бергә,
Ак көмештәй балкып торган айлы төндә,
Үрләр буйлап, сыртлар буйлап барган чакта,
Күңелләргә төрле-төрле уйлар килә
Эләккәнче
Кәгазь язып утырды ул «план эшләп»,
Һәр тишеккә, һәр ярыкка нольләр өстәп.
«Ура! диде. Менә бик тиз киттек алга,