Ишегалдына атылып чыксам, каршыма бабай очрый. Кулымдагы коймакларны күреп:
Утырып кына ашарга ярамый идеме? дип сорый.
Рөстәмгә ул, тәтә бирде!
Урамда тагын сызгыралар. Бабай гына тоткарлый.
Улым, казларны йөртеп кайткач, әллә кая юкка чыкма әле. Әнә сарайдагы баз өстенә кечкенә арба белән кызыл балчык ташырсыз. Рөстәм дустың белән кибеттән кәнфит алып сыйланырга акча бирермен үзегезгә, ди.
Ярар, бабай, дим, келәтнең тышкы стенасына эленгән пумаланы алып.
Шуны да әйтеп үтим әле сезгә: бабай безгә, йә кино карарга, йә шоколад-кәнфит алырга акча биреп, баз өстенә кызыл балчык та ташыта, кыш көне кар да түктерә. Чүп үләне йолку да, вак-төяк йомышларны үтәү дә безнең өстә. Үзе һәрбер эшнең мәгънәсен дә аңлата. Баз өстенә калын итеп кызыл балчык түшәсәң, күсе-тычкан йөри алмый икән. Түтәлдәге үләннәрне чүпләсәң, кыяр-кишер уңа, ди. Эшләргә дә өйрәтә безне бабай, хезмәтеңне бушка түкмәскә, аның өчен түләнергә тиешлеген дә аңлата.
Без ял иткән арада: «Үскәч, кем буласыз соң инде, оланнар?» дип тә сораштыра.
Йә көтүче, йә тракторчы инде, Зәйнет бабай, ди Рөстәм. Ә мин: «Милиционер булам», дим. Бабай, безнең иңнәребездән кагып:
Булырсыз, улым! Яхшы итеп белем алсагыз, өлкәннәрне тыңласагыз булырсыз, ди.
Рәхәт, малай, авылда яшәве. Табигать синең белән, син табигать белән көн саен күрешәсең.
* * *
Уку дигәннән Без яшь чакта да беренче класска укырга мәктәпкә баралар иде. Тәтә белән бабайлар заманында гына мәдрәсәгә йөргәннәр ул. Урамда, бабай әйтмешли, трай тибеп йөри торгач, сиздерми генә сентябрь дә килеп җиткән икән! Кай арада диген, әй!
Исән әти-әни була торып, мин әби белән бабайда гомер сөрәм
Казанда яшәүче әнкәй миңа җәй көне үк китап-дәфтәрләр кайтарып куйган иде. Заманасына күрә өскә-башка да менә дигән кием алган. Милиционерларныкы кебек үк булмаса да, кәттә форма! Әй малай, шул киемнәрне киеп, кулга сумка тотып, бүлмәдә әрле-бирле йөрүләремне күрсәгез икән. Прәме генерал инде!
Алдагы көннәрне генә укырга барам дип хыялланып, өйдә сумкалар күтәреп йөргән малай, вакыты җиткәч: «Уйнарга чыгасым бар», дип кәҗәләнә башлый. Чөнки аңардан бер яшькә кечерәк Рөстәм белән Наил аны урамда көтеп тора. Инде сүгеп, көчләп диярлек форма кидергәч, кечкенә Хәниф хәйләгә керешә, «пес» итеп кенә керәм, дип чыгып киткән була да, сәпиден эләктереп, түбән очка чаба. Арттан апа куа. Мин аның саен кызулыйм. Каршы бәргән җилдә фуражкам очып төшеп кала. Авылны да чыгам, тагын бер өч йөз метрдан күпер булачак. Исәбем күпернең теге ягына чыгып, сәпидемне ташлап калдыру һәм яр буенда үскән куаклар арасына кереп качу. Күпергә җитәргә дә күп калмый. Шулчак аргы якта күрше авыл урыслары пәйда булмасынмы. Өлгерәмме чыгып җитәргә, юкмы?
Апа:
Коля, тотып бир әле шул малайны! дип кычкыра. Ул арада урыс абый үземне эләктереп тә ала. Ычкынып китәргә тырышып, бар куәтемә тыпырчынам:
Җибәр, җибәр инде, дәдә Коля, дим. Үзенең мине рәнҗетәсе дә килми бугай, сулышына кабып, еш-еш сулап, якынлашып килүче ападан:
Гуля, нишләп куасың, зыян итмәгәндер ич? дип сорый.
Мәктәпкә бармыйм дип качты, ди минем әнинең кияүгә чыкмыйча сазаган сеңлесе.
Ну, алай булгач, апаңа тапшырам инде, укырга барырга кирәк, улым, ди дәдә Коля.
Апа артыннан Рөстәм белән Наил килеп җитә. Өлкәннәргә ияреп: «Укырга бар инде син, Хәниф», дигән булалар. Әллә апага ярарга тырышалар, әллә мине бу хәлдә күреп кызганалар. Аңламассың
Шул арада, яралы аягы белән чатанлап, бабай да килеп җитә. Мине урыс дәдәйләре, апа, бабай, Рөстәм белән Наилгә хәтле үгетли-җайлый мәктәпкә хәтле озатып куялар. Күңел рәнҗи. Бүген Рөстәм белән Наил миннән башка гына рәхәтләнеп уйнаячак инде.
Мәктәп ишегалдында мине беренче укытучым Әминә апа каршы ала.
Әй, Хәниф тә килгән икән бит. Менә әйбәт булган. Хәзер мин аңа бик күп кызык әйберләр күрсәтәм, дип, төчеләнеп, юмалап, ул мине мәктәпкә алып кереп китә.
Ә дәресләр беткәч, мәктәптән ук кебек атылып чыгам да:
Бабай, иртәгә дә укырга барам! дип шәрран ярам.
Менә, шулай итеп, тормышымның икенче этабы да башланды. Уку чоры. Көн дә иртән, кош кебек очып, мәктәпкә барам, бирелгән мәсьәләләрне тизрәк чишәр өчен өйгә ашыгам. Үтмәгән темаларны да эшлим. Әминә апа гына ышанмый: «Өйдәгеләр дә булышкандыр», ди. Тикшереп, сынап карый. Аның саен мавыгып, дәртләнебрәк эшлим. Укытучымны шаккатырып, тагын бер-ике айдан гына чишеләсе мәсьәләләрне чишәм. Менә кайчан кирәк булды миңа бабамның сабаклары!
Укыган саен укыйсым, белгән саен күбрәк беләсем килә. Икенче-өченче класста китапханәдә мин укымаган китап калмады. Укырга әйбер беткәч, үзем аңламаганнарын да караштырып чыгам.
Дүртенче класста Казаннан кешеләр килеп, математикадан бәйге үткәрделәр. Ун-унбиш минут эчендә мин мәсьәләләрне чишеп тә куйдым. Миңа нишләптер «+5» ле билгесе куйганнар иде. Жюри рәисе: «Бу малайдан галим чыгачак», дигән, янәсе. Үзем дә белмичә, биремнәрне яңача чишкәнмен икән бит!
Ләкин алар ялгышты. Тормыш кискен борылышлар ясады. Гомеремдә уйламаган сукмакларга кереп кителде. Галим чыкмады миннән.
Кискен үзгәрешләр
Кискен үзгәрешләр чоры башланды. Дүртенчене тәмамлаганда, әни кияүгә чыкты. Мин шатланырга да, кайгырырга да белмим. Озакламый үги әтине күрсәтергә үзләре дә кайтты. Оялчан малай буларак, мин, чит кешене күреп, өйдән чыгып сыздым. Хәзер булса уйлап та бирмәс идем. Кичен бик соң гына кайттым да әби янына постым. Теге абзый: «Ничек укыйсың, кыен түгелме соң?» дигән булды. Бер сүз дә дәшмәгәч, әнинең абыйсы, минем белән горурланып: «Бик әйбәт укый, Аллага шөкер», дип куйды.
Теге абзый сынап карарга булды, язып мисаллар бирде. Мин ялт иттереп эшләп тә куйдым. Кунак кеше мәсьәләне тагын да катлауландыра төште. Әмма бер-ике минуттан барысы да әзер иде. «Булмас ла, дип куйды теге кеше. Минем Казандагы абыйның малае алтынчыда укый, ләкин ул бу мәсьәләләрне көне-төне утырса да чишә алмаячак».
Икенче көнне иртән Казан кунаклары китеп барды. Аллага шөкер! Мине үлеп яраткан әбием әйтмешли, алларыннан артлары хәерле.
Ниһаять, дүртенчене дә тәмамладык. Бишенчегә күрше авылга йөрергә кирәк. Алты чакрым барасың, эт булып арып, кире әйләнеп кайтасың. Коры көннәрдә сәпид белән чапканда ярый әле Бертуктаусыз яңгыр явып, бөтен җир сазлыкка әйләнгәч башлана инде безнең өчен чын афәт. Резин итекләр киеп, лаштыр-лоштыр атлавыңны беләсең. Тешне кысып, өлкән класс укучыларына ияреп барасың да барасың. Беркая да китеп булмый шул, башыңа төшкәч.
Минем хәлне күреп, тәтәм зар елый. Булдыра алса, иркә оныгына укытучыларны өйгә генә китертеп белем бирдертер иде. Юк шул, андый мөмкинлекләр юк. Әз генә җил-яңгыр яисә кар-буран булдымы, тәтә мине кызганып, күрше авылга чыгарып җибәрми. Мине бер генә хатын-кыз да тәтәм яраткан кебек яратмагандыр, мөгаен. Дистәләгән оныклары арасында иң кадерлесе мин идем. Нишләп шулай булган ул, хәзер дә аптырыйм. Иң тәмле ризык, иң йомшак урын минеке, беркемнән сүз әйттерми, кунакка барса, үзеннән калдырмый.
Әлбәттә, бу мәхәббәт миңа үзсүзле, ялкау, иркә малай булып үсәргә ярдәм итте. Әбинең кияүгә чыкмыйча утырып калган кызы гына әледән-әле тавыш чыгара. Минем аркада көнаралаш диярлек телгә киләләр.
Нигә шул малайны иркәләп бозып бетерәсең? Тагын укырга бармаган, дип, тәтәне шелтәли апа.
Үзеңнең сабыйларың булса аңлар идең син, ди тәтә. Мин чаршау артына посып, котым очып тыңлап торам. Ярый әле, тәтәм өйдә. Ул булмаса, апа чыбык белән «пешекләргә» дә күп сорап тормас. Өстәвенә бабай да: «Малайны надан калдырасың», дип, тәтәне еш ачулана иде.
Ни генә булмасын, мәктәпкә атнага бер-ике генә көн баргаласам да тәмамладым мин бишенче сыйныфны. Аллага шөкер, каникуллар башланды. Тик яхшы әйбер күп булмый дигәндәй, тиз үтеп китте җәй.