Нинди чибәр, үбәсе килә каһәрне, дип куйды һәм, сине сөйләтеп карар өчен, яныңа барды. Биш-алты минуттан соң Лиза, безнең янга кайтып, синең тавышың, күзләрең, тешләрең турында сөйләде.
Әйе, син матур идең. Безнең бүлмә кызлары исә синең бу матурлыгыңны хыял буяулары белән тагын да бизәргә, бизәп баетырга тырыштылар. Син сиздеңме, юкмы белмим, әмма репетицияләрдә кызларның чиктән тыш күп булулары аларның сиңа карата җылы мәхәббәт тотуларына да бәйләнгән иде. Ә репетицияләр булмаган көннәрдә, афишада синең фамилияңне күргән саен, без, актык тиеннәребезне җыеп, театрга чаба торган идек.
Сөю кешегә шатлык һәм көч бирә. Чөнки кичәгә әзерләнеп йөргән көннәрдә мин рәтләп йоклаган чагымны да, һәм шул ук вакытта арыганлыгымны да хәтерләмим. Бу зур кичә өчен мин «Тормыш турында җыр» әзерләдем. Бу җыр минем башымда бик күптәннән йөрсә дә, көен таба алмыйча, җырламый тора идем. Ләкин синең йомшак мөгамәләң, зәңгәр күзләреңне тутырып елмаеп каравың миңа көч бирделәр, уйланган җырымны көйгә салдылар.
«Тормыш турындагы җыр» га мин үземдә булган бөтен иркәлегемне бирергә тырыштым. Мин аның һәрбер сүзе, һәрбер авазы турында озак-озак уйландым. Әллә күп уйлап йөргәнгә, колак төбемдә гел шул көй яңгырап торды. Бу җырда мин азатлык һәм матурлык, табигать һәм сөю турында күп кенә нәрсә әйтергә теләдем. Мин җырымның һәрбер сүзенә ачык буяу һәм тавыш яктылыгы бирергә тырыштым. Кырга чыгып, буш биналарга кереп, репетицияләр ясадым. Җырланасы җырымны мин иртәнге һава җилләрендә назладым, кояш нурларында җылыттым. Минем җырымны илебезнең матурлыгы бизәде. Иртәнге завод гудоклары аңа аккордлар бирде. Хезмәтем бушка китмәде. Зал мине тиз аңлады. Минем җыр, ямь-яшел үләннәр, ал, зәңгәрсу чәчәкләр арасыннан атылып чыккан чишмә кебек, аккан саен арта, киңәя барып, диңгезгә кушылган зур елга төсен алды Чәчәкләр арасыннан чыккан чишмә диңгезгә кушылган кебек, минем җырым да шәхес лирикасыннан, аерым кеше тойгысыннан җиңүче сыйныф лирикасына, җыр диңгезенә әйләнде. Мине кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Ә мин, нишләргә белмичә, сәхнә артына чыгып, үзем тудырган җыр тәэсиреннән исереп, декорацияләр арасына кереп качтым. Шулвакыт берәү:
Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис, җылы, диде.
Бу «берәү» син идең. Мин, синең шулай якын булуың шатлыгыннан бернәрсә дә әйтә алмыйча, синең зәңгәр күзләреңә карадым. Йотыла-йотыла матур итеп карарга тырышканымны хәзер дә хәтерлим. Шул ук вакытта бу зур бәхеттән әллә кая качасы, чыгып китәсе килгән иде. Ләкин баскан урынымнан кузгала алмыйча тордым. Чөнки сул аяктагы оегымның сүтеге ботинкама тыгып куелган иде. Менә шул чыккан төсле тоелды. Мин аны, сиңа күрсәтмәс өчен, уң аягым белән капларга тырыштым.
Концерттан соң танцылар булды. Син вальска чакырдың. Танец вакытында син:
Галия, сезгә артистка булырга кирәк Сез үзегездә булган талантның кадерен белмисез Мин сезне шефка алырга телим Сез атаклы җырчы булырсыз Сезнең җырыгыз бөтен Союзга, бөтен җир йөзенә ишетелер Мин сезнең кара күзләрегезне яратам Алар әллә ничек ягымлылар Сезнең күзләрдә мин үземне күрәм. Рөхсәт итсәгез, мин сезне озата барыр идем, дидең.
Мин шатлана-шатлана риза булдым.
Икәү бергә залдан чыгып киткәндә, мин, әллә кемне эзләгән сыман, як-якка карандым. Юк, мин берәүне дә эзләмәдем, бу бары тик хатын-кыз табигатенең «Күрәсезме, мин кем белән чыгам!» дип масаерга тырышуы иде. Без чыгып киткәндә, безгә таба бик күп күзләр текәлделәр. Безне озаткан күзләр арасыннан аермачык күренгәне студент Вәли Сафиуллинның кара күзләре булды. Сафиуллин мине ярата иде. Дөрес, аның үзенең бу турыда миңа бервакытта да әйткәне юк. Киресенчә, ул һәрвакыт миннән качарга, миңа күренмәскә тырыша иде. Иптәшләремнең әйтүләренә караганда, аның һәр иртә-кич шахмат тактасына карап уйлана-уйлана җырлый торган җыры шагыйрь Тукайдан алынган:
сүзләреннән гыйбарәт булган. Ә мин Сафиуллиннан көлеп йөрдем. Мин бу акыллы студентта, бөтен фәннәрдән иң алда барган укучыда, хатын-кызларның байтагын сокландырган кыюлык, батырлык сыйфатларын күрмәдем. Ул күп вакытта йокымсырап йөри иде. Минем каршымда мондый йокымсыраган, салмак кеше озак яши алмас, хәрәкәт яраткан заманыбыз андый кешеләрне онытыр дигән фикер туган иде. Безне озатып калган чагында да, Вәли Сафиуллинның күзләрендә әнә шул бетү, сүнү эзләре күренде.
Искәндәр!
Бу кичне син гаҗәп игътибарлы идең. Сүзләрең җылы, тавышың йомшак иде. Айлы кичтә яуган беренче кар тәңкәләрен син, чәчәкләргә охшатып, сүзне киң күңелле, батыр йөрәкле, тирән хисле зур акыл ияләренә бордың. Син бу кичне байтак даһиларның үзләрен һәм аларның әсәрләрендә булган каһарманнарны телгә алдың. Бөек кешеләр турында булган сүзләрең, мине канатландырып, самолётта очырткан кебек, югарыга таба күтәрделәр. Төн буе сине тыңлыйсы килде. Мин бу кичне, сине култыклап барганда: «Нинди бәхет! Мин үземнең киләчәк тормышымны күрәм. Акыллым Искәндәр, мин сине үлгәнче яратырмын, мин сиңа яхшы иптәш булырмын», дип уйладым.
Син мине тулай торакка хәтле озаттың. Таңга хәтле яныңда торырга, синең белән бергә булырга теләдем. Ләкин: «Бик соң инде, иртә торасы да бар, бүгенгә җитәр», дип, китәргә ашыктым. Ә үзем: «Ник киттем?» дип үкендем.
Парадный төбенә җиткәч, син йөрәккә ятышлы гаҗәеп бер елмаю белән минем иреннәремә карадың. Ә мин оялып читкә борылдым. Син: «Галия син нинди акыллы бу онытылмаслык кичәнең дәвам итүен телим», дип, мине кочагыңа алдың. Бертуктаусыз үбә башладың. Минем тыным бетте. Тыштан: «Кирәкми, җитәр, нишләвең инде?» дисәм дә, эчемнән бу беренче үбешүнең озаграк дәвам итүен теләдем. Чөнки синең үбүең шул минутта бар нәрсәдән дә өстен иде. Чөнки синең кочагың ана кочагыннан да җылырак иде. Шушындый рәхәт кочактан соң баскыч буйлап ничек менгәнемне, бүлмәгә ничек кайтып кергәнемне дә хәтерли алмыйм.
Мәхәббәт кешене матур итә. Бүлмәгә керү белән үк мин көзгегә карадым. Гомеремдә беренче тапкыр мин үземнең йөзем-кыяфәтем белән канәгатьләндем. Шатлык кызыллыгы белән бизәлгән бит алмаларым кара күзләремнән сибелгән нурлар яктысында һәм чәчелеп төшкән бөдрә чәчләрем астында тагы да матуррак булып күренделәр.
Мин матур «трал-лә-лә», дидем мин.
Хәтерлисеңме, «трал-лә-лә» дип, Фатыйма Ильская бер рольдә сәхнәгә чыга иде. Мин аның шулай «трал-лә-лә» дип әйтүендә әллә нихәтле тәм табам. Анда ниндидер җылылык, матурлык бар. «Трал-лә-лә» дигәч, ничектер күңелле булып китә.
Шулай «трал-лә-лә» дип чибәрләнеп торганда, мин үземне: «Галия, боларны бит син Искәндәр өчен эшлисең», дигән фикердә тоттым. Кинәт:
Ә шулай булса соң?! «Трал-лә-лә», дидем дә төнге сәгать бердә урындык алып биергә тотындым. Биеп туйгач, өстәл алдына утырып, бергә тора башлавыбызны, син талантлы артист, мин врач булып, яраткан кешеңне тирән итеп сөяргә, теләгәнчә шат яшәргә мөмкинлек биргән Советлар иленә хезмәт итүебезне уйларга керештем.
Төнге сәгать икедә бүлмәдәшләрем кайттылар. Алар, өстәлгә күз төшерү белән үк:
Оһо, эш зурга киткән икән. Хәер, зарар юк, егете чибәр, диделәр.
Мин, уйланып утыра-утыра, өстәлгә җәелгән кәгазь өстен «Искәндәр», «Искәндәрем», «Искәндәрчегем» шикелле бөдрәле сүзләр белән язып тутырганмын. Әйе, бу кичне мин сине чиктән тыш дәртләнеп ярата башлаганмын. Ә Лиза, чынлап яратудан курыккан Лиза, миңа карап, немец телендә Гейненың бер шигырен укыды. Иптәш кызым Фатыйма: «Бу шигырьнең русчасы да бар бит», дип, түбәндәге юлларны декламировать итте:
Менә шунда гомеремдә беренче мәртәбә мин Гейненың бу фикерләренә каршы чыктым. Дөрес, мин яшь идем әле. Ләкин әдәбият укытучыбызның дәресне күңелле итеп алып баруы аркасында, күп кенә әсәрләр белән танышырга өлгергән идем. Аннары рус теле һәм әдәбияты кабинетында китапханәче булып эшләвем дә үсүемә аз ярдәм итмәде. Мәхәббәт турында сүз чыккач, мин, үземдә булган бөтен белемемне җыеп, әлеге шигырьнең соңгы ике юлын шатлыкка, бәхеткә борып үзгәртергә теләдем. Илебез белән бергә безнең хисләребез дә үзгәрә Без мәхәббәттән курыкмыйбыз. Безнең тойгылар тагын да баерлар, матураерлар без матур итеп, җылы итеп яратырга өйрәнәбез, дидем мин.