Сборник "Викиликс" - Безнең Туфан / Наш Туфан (на татарском языке) стр 12.

Книгу можно купить на ЛитРес.
Всего за 149 руб. Купить полную версию
Шрифт
Фон

Эшмәкәр. Димәк, мин аңгыра?

Артист. Аңгыра түгел, надан, ялкау һәм сакаллы адәм баласы. Син спектакль караганда арыйсың, чөнки уйларга иренәсең.

Эшмәкәр. Ә нигә кирәк уйларга?

Артист. Кайвакыт мин дә шулай уйлыйм. Чыннан да, нигә уйларга? Ник тагын шунда дөньясы мәтәлеп китми. Нигә ул тел, милләт дип сөйләнүләр? Нинди телдә сөйләсәң дә барыбер түгелмени? Сөйләшмәскә дә була хәтта. «Шайба! Гол!» дигән сүзне кычкырырлык телең булса җитмәгәнме? Ләкин бит хайванның да алай кычкырырлык теле бар.

Эшмәкәр. Сиңа шул тел кирәк тә милләт кирәк.

Артист. Сиңа да кирәк ул.

Эшмәкәр. Юк, миңа барыбер. Мин бизнесмен. Акчаның теле дә, милләте дә юк.

Артист. Бар, дускай. Теле, милләте булган акча дөньяда кыйммәт йөри. Чөнки ул акча басучыларның үз телләре бар, милләте бар.

Эшмәкәр. Күңелсез синең белән.

Артист. Мин түгел, син үзең мине эзләп табасың.

Эшмәкәр (паузадан соң). Шулай шул. (Кесәсеннән эчемлек салынган җыйнак кына савыт чыгара.) Йотып куясыңмы?

Артист (савыт авызыннан йотып куеп). Театрга коньяк салынган савыт тотып килмиләр иде элек. Хоккей, футбол болельщиклары ул заразаны ияртеп килде. Театр ул аек акыллылар йөри торган урын шул.

Эшмәкәр. Син алай ук нитмә инде. Спорт кирәк булмаса, кешеләр уйлап чыгармас иде.

Артист. Әйтеп торам мин сиңа бу спорт түгел. Бу тамаша. Менә синең белән мин кәшәкә тотып шайба куып йөрсәк, ул спорт булыр иде. Бу спорт белән шөгыльләнергә иренчәк адәм балаларының тамашасы гына. Элек гладиаторлар сугышын карап кемнәрдер кәеф-сафа корганнар, хәтерлә.

Эшмәкәр. Кемнәр алар гладиаторлар?

Артист. Коллар. Шулар сугышып берсен берсе үтергәннәр. Шуны карап кул чабып торганнар.

Эшмәкәр. Хәзерге хоккеистлар, футболистлар кол түгел, агай-эне. Алар миллионерлар.

Артист. Хәзер дөнья үзгәрде инде. Хәзер трибунада акырып утыручылар коллар.

Эшмәкәр. Мин дәме?

Артист. Син дә, бүтәннәр дә. Хәтта иң өстәге аерым кабиналарда утыручылар да.

Эшмәкәр. Син нәрсә инде?

Артист. Нәрсә инде дип Артист кына шул

Эшмәкәр. Да-а-а Кызык синең белән.

Артист. Әле генә күңелсез дигән идең.

Эшмәкәр. Күңелсез дә, кызык та. Сиңа нәрсә, монда кызык түгел инде, әйеме? Безнекеләр отса да, оттырса да барыберме?

Артист. Кайда соң монда безнекеләр? Менә авылда малай чакта без уйный идек, күл каткач. Анда безнең урамныкылар һәм дә түбән очныкылар ярыша идек. Монда кайсы синеке? Монда синеке дә, минеке дә юк. Монда акча уены.

Эшмәкәр. Сөйләшеп булмый синең белән. Нәрсә, кайтып китәбезме, карап бетерәбезме?

Артист. Сине имезлектән аеру килешмәс инде.

Эшмәкәр. Кызыгын бетердең.

Артист. Икенче тапкыр мең сум түләп алып килмәссең.

Эшмәкәр. Акчадамыни эш

Артист. Нәрсәдә соң?

Эшмәкәр. Йотып куясыңмы?

Артист. Китер. Безнекеләр отсын өчен йотып куйыйк.

Эшмәкәр. Көлмә инде. Буш вакытны ничек тә уздырырга кирәк бит, гел акча санарга димәгән. Ардыра. Сезгә рәхәт. Кул чапканга алданып куанасыз.

Артист. Нигә? Синең кул чапканга алдану рәхәт бит ул. Син бит кулыңны мине яратканга чабасың.

Эшмәкәр. Килештереп уйныйсың бит.

Артист. Беләсеңме, мине мондый тамаша караудан бер яһүд егете биздерде, Мәскәүдә укыган чакта. Без татарлар, урыслар тулай торакның кызыл почмагына җыелабыз да хоккей карыйбыз, ах-ух киләбез, ур-ра кычкырабыз. Арада бер яһүд тә юк.

Эшмәкәр. Яһүд ул евреймы?

Артист. Әйе. Беркөнне яһүд егете Михаил миңа әйтә: «Син акыллы гына егет, нигә син анда вакыт уздырып утырасың, ди.  Ул резина кисәге кайсы капкага керсә дә барыбер түгелмени,  ди. Берәр театрга барып, спектакль кара, син бит артист буласы кеше»,  ди. Тәки биздерде.

Эшмәкәр. Алайга китсә, театры да шул инде. Сез сөйләгән сүзне тыңладың ни, тыңламадың ни. Барыбер бернәрсә дә үзгәрми.

Артист. Кемгә ничек инде.

Эшмәкәр. Кемгә ничек шул. Дөньяда яшәве дә кемгә ничек. Кайберәүләргә бомж булу да ошый. Бомж булу да, бер карасаң, рәхәт бит. Беркем каршысында да җавап бирәсе юк. Тун сорап колак итен ашаучы хатын да юк, мотоцикл сораучы малай да юк. Мең төрле тикшерүләрдән шулчаклы арыйсың, бөтенесен ташлап, бомж булып яшисе килә. Андый чакларда ярый әле хоккей белән футбол бар. Күңелеңдә буран уйнаганда, театрга барасы килми бит. Кеше күрәсе килми.

Артист. Монда кешеләр юкмы?

Эшмәкәр. Син «юк» дисең бит. Бәлки, син хаклысыңдыр    монда толпа, монда кеше көтүе.

Артист. Көтү булса да, кешеләр әле. Тора-бара фанатлар көтүе оешуы бар. Монысы инде куркыныч. Өелешеп сугышалар бит. Ни өчен сугышалар, максатлары ни? Менә син спектакль карап чыккан тамашачыларның икегә бүленеп сугышканнарын күргәнең бармы?

Эшмәкәр. Сугышасы килде бервакыт. Оныттым инде, ниндидер спектакль карадым да сугышасым килде.

Артист. Кем белән?

Эшмәкәр. Кем белән икәнен дә белмим. Әмма сугышасы килде. «Нигә без шулай яшибез?» дип, кемнәргәдер берне тондырасы килде. Шулай булгач, үзегезне әүлияга санамагыз. Янә дә бер тапкыр ниндидер комедия карагач, кереп, сезне кыйнап чыгасы килде. Болай син дөрес әйтәсең һәр уенның максаты булырга тиештер. Хәтта футбол белән хоккейда да.

Артист. Кайдандыр сатып алынган уенчыкларның уенын караудан мин тәм тапмыйм.

Эшмәкәр. Син тоймасаң, аларны сатып алучылар тәм таба. Йотып куясыңмы?

Артист. Җитте. Йә «Шайба! Шайба!» дип кычкыра башлармын. Бу уенда уйнаучыларга да, тамашачыларга да допинг кирәк.

Эшмәкәр. Допинг дигәннән, син Олимпия уеннарын карыйсыңмы?

Артист. Карыйм. Һәм яратып карыйм.

Эшмәкәр. Анда да уен бит.

Артист. Анда башка уен. Ил белән ил көрәшә. Шәхес белән шәхес ярыша. Бу мәгънәсезгә туп тибү генә түгел.

Эшмәкәр. Мәгънәсез уенны кешеләр уйлап чыгармый.

Артист. Ни кызганыч, чыгара. Карта уеннары, уен   автоматлары. Бәлки, алар баштарак акылда һәм көчтә үзара сынашу, ярышу булгандыр, бүгенгеләр аны тамашага әйләндерделәр. Аларның мәгънәсе әллә ни түгел. Синең хоккеең, футболың кешегә ни бирә? Мин, мәсәлән, аларны карамаганнан берни дә югалтмыйм. Син дә югалтмыйсың. Киресенчә, вакытыңны бушка сарыф итәсең. Бу уеннар, дустым, интеллект дәрәҗәсе югары булмаган кешеләр өчен.

Эшмәкәр. Нәрсә, ул уеннарны бетерергә дисеңме?

Артист. Нигә бетерергә? Яшәсен. Әмма бүгенге хәлендә түгел. Син беләсеңме, күпме акча түгелә шул командаларны яшәтер өчен? Безнең авыздан өзеп алынган акчалар ул. Дәүләт җитәкчеләренә фанат булу килешми. Чын спортта акча төп рольне уйнамаска тиеш. Акча, мал аркасында Сабан туйларыбызның яме калмады. Сабан туйларында дан өчен түгел, мал өчен ярышабыз. Менә кайда бәла. Уеннардан «дан» дигән төшенчә югалды. Дөнья сугышлары мал бүлешә алмаудан башлана.

Эшмәкәр. Син әллә кая барып җиттең.

Артист. Әллә кая түгел. Өченче периодка җиттек. Әнә чыгып киләләр синекеләр. Кара, аларны трибуна ничек каршы ала. Әйтерсең Берлинны алып кайтып киләләр. Әйдә, без дә кычкырабыз. Шайба! Шайба! Шайба!


(Әсәр тәмамланмаган)

Әбрәкәй

Комедия

Туфан Миңнуллин


Катнашалар:


Гыйбадулла Бәдриев Кәкре Каен авылы кешесе.

Зөлхиҗә Гыйбадулланың хатыны.

Хөкемдаров Самуил Иванович прокурор.

Чистюлькина Аллария Ахметовна санэпидемстанция башлыгы.

Күмербәков янгын сүндерүче.

Салымгалиев салым инспекторы.

Шредер немец, Германиядән килгән эшмәкәр.

Искәндәр Шредерның тәрҗемәчесе.

Шофёр.

Хәяли авыл диванасы.

Беренче хатын-кыз.

Икенче хатын-кыз.

Полицейский.

Кәттә егет.

Беренче күренеш

Федераль дигән исем йөрткән олы юл Кәкре Каен авылы яныннан үтә. Гыйбадулла исемле Кәкре Каен авылы кешесенең бакча арты нәкъ менә шул юлга килеп терәлгән. Бакча артында котырып агачлар үскән. Шул агачлык янына ерак һәм якын араларга йөрүче эреле-ваклы автобуслар, машиналар туктап ала. Аларда утырып йөрүчеләр, кысталгач, әлеге агачлыкка сибелеп, кече һәм зур йомышларын үтиләр. Пәрдә ачылганда, шул агачлык янында кулына сәнәк тоткан Гыйбадулла йөренә. Җырлап-биеп, авылның диванасы Хәяли керә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3