Ахмадишина Регина Нагимовна - Татарские пословицы и поговорки стр 2.

Шрифт
Фон

Богатство обрадует, бедность опечалит


Акча ул кысып кымтым тотканны ярата

Деньги любят сжатый кулак


Теләнчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорар

Дай нищему с ноготок попросит с лоскуток


Очсыз әйбер тиз туза

Дешевый товар быстро ветшает


Картаерга акча кирәкми

Чтобы состариться деньги не нужны


Йокы белән юк берга йөриләр

Бедность ходит вместе со сном


Ишле байгыш байны басар

Бедняки сообща одолеют и богача


Бәхетне акчага сатып алып булмый

Счастье не купишь

Строение тела человека

Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә

Что на зеркало пенять, коли рожа крива


Аягы җиргә тими

Витает в облаках


Алдыңнан артың яхшы

Скатертью дорога


Муен булса камыт табыла

Была бы шея, хомут найдется


Арык кеше алчак, базык кеше басымчак

Худощавый человек ветреный, крепкий кроткий


Иңе барның буе бар, буе барның сыны бар

Кто вширь тот в рост, кто в рост тот в стан

Семья и родственные отношения

Акыллы ир хатынын яманламас

Умный муж свою жену не станет порочить


Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм үсә

В дружной семье растут прекрасные дети


Ата анасын хурлаган үзен хурлаган булыр

Оскорбить родителей оскорбить себя


Аталы-аналы алтын канатлы

Иметь отца и мать иметь золотые крылья


Атабабалы кеше тамырлы имән

Человек с предками, что дуб с корнями


Ашка аш, ташка таш

Око за око, зуб за зуб


Алма агачына, бала атасына охшар

Яблоко похоже на яблоню, ребенок на отца


Ир беләк хатын терәк

Муж рука, жена опора


Алма агачыннан ерак төшми

Яблоко от яблони недалеко падает


Һавада болыт бар, анада өмет бар

В небе есть облако, а в маме надежда


Үз күлмәгем үземә якын

Своя рубашка ближе к телу


Әнисенә кара да кызына кара, атасына кара да улына кара

Смотри на мать увидишь дочь, смотри на отца увидишь сына


Яхшы хатын белән бер кайгы ярты кайгы, бер шатлык ике шатлык

С хорошей женой и скорбь делится пополам и радости вдвойне


Хатын муен, ир баш, муен кайда борса башы шунда борыла

Муж голова, жена шея, куда хочу, туда ворочу


Утыз улың булганчы, аксак ирең булсын

Вместо тридцати сыновей пусть будет муж хромой, но свой


Үзеңнеке үзәктә, яши бирсен тозакта

Свое всегда рядом, пусть учится жить в капкане


Улның ояты атага, кызның оятыанага

Позор сына на отце, позор дочери на маме


Туганыңнан бизмә, нәселең корыр

Не отрекайся от родных, иначе твой род исчезнет


Туган бар җирдә ярдәм бар

Где есть родные, там есть и помощь


Тату туганнар таштан койма корган

Дружные родственники из камня ограду сделают


Суы булган җир кадерле, иле булган ир кадерле

Та земля өенна, где есть вода, тот муж ценен, у которого есть страна


Матурлык туйда кирәк, татулык көнда кирәк

Красота нужна на свадьбе, а дружба каждый день


Карама үзенә, кара нәселенә

Смотри не на него, а на его род


Кияүдән кайткан кыз кайта килгән яудан яман

Сбежавшая жена вернувшийся с боя предатель


Иргә ышанма, елгага таянма

На мужа не надейся и на реку не опирайся


Ирең юлдан язса ярты өең калыр, хатының юлдан язса бер-бернәрсәң да калмас

Сошедший с пути муж оставляет пол дома, сошедшая с пути жена пустоту

Ирне ир иткән да хатын, чир иткән да хатын

И та, что возвеличила мужа женщина, и та, что уничтожила женщина


Ир баш, хатын муен

Муж голова, а жена шея


Ир уңган булса, хатын елдам була

Если муж дельный, то и жена проворная


Җан тартмаса, кан тарта

Не душа, так кровь тянет


Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный

Ребенок, который хочет плакать играет с бородой отца


Брат братның көтү көткәненә рад

Родной брат рад помочь во всем


Башыңа бәла төшкәндә, туганыңны танырсың

Когда настигает беда узнаёшь (вспоминаешь родственников)


Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас

При мачехе и отец не родной


Ана күңеле балада, бала күңеле далада

Душа матери в ребенке, ребенка в свободе


Ир какканны мир кага

Сделанное мужем, обсуждается всем миром


Ир хакы Алла хакы

Долг перед мужем все равно что долг перед Богом


Дусның искесе, хатынның яңасы яхшы

Друзья хороши старые, а жена новая


Ике тәкә башы бер казанга сыймый

Две бараньи головы в одном казане не уместить


Иптәшең сукыр булса күзеңне йом

Закрой глаза на слепоту ближнего

Язык

Әйттем исә кайттым

Сказано сделано


Әйтер идем бер сүз авызым син түз

Сказал бы одно слово, да попридержу язык


Бер әйт берәгәйле әйт

Скажи один раз, но метко


Башка килгәне телдән килә

Дурная голова ногам покоя не даёт / Язык без костей намелет на семь волостей


Әйткән сүз каккан казык

Сказанное слово, что вбитый кол


Аңа әйткәнче бер ташка әйтсәң, таш җанланыр иде

Даже камень ожил бы от таких слов


Аңламый сөйләгән авырмый үләр

Сказавший не зная, умрёт без мучений


Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы

Веревка хороша длинная, а слово кроткое


Әйткан сүз аткан ук, кире кайтарып булмый

Сказанное слово выпущенная стрела, обратно не воротишь


Бала күздән, адәм сүздән зыянлый

Ребенка береги от зглаза, а взрослого от злого слова


Бака бакылдап, телчән такылдап туймас

Лягушка не наквакается, болтун не наговорится


Ана теле бер булыр

Родной язык единственный


Яхшы сүз җан азыгы, яман сүз баш казыгы

Доброе слово окрыляет, а плохое колом по голове


Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек

Злое слово как зима, доброе как весна


Телеңне йотарсың

Язык проглотишь


Татлы тел тимер капканы ачар

Доброе слово и железные ворота откроет


Җылы сүз җан эретә

Доброе слово душу греет


Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр

Бережный к родному языку народ будет ценным


Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел

Язык и полюбить и возненавидеть заставит


Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел

И радует язык, и обжигает язык


Сүзең көмеш булса, эндәшмәвең алтын

Если слово твое серебро, то молчание золото


Су һәр нәрсәне агарта ала, әммә йөз карасын агарта алмый

Вода все смоет, кроме настроения


Егет сүзе бер булыр

Молодец своему слову верен / У молодца слово одно


Бинең авызы кыек булса да, сүзе туры

У богача хоть рот и кривой, да слова прямые (правдивые)


Син әйтмәдең, мин ишетмәдем

Ты не говорил, я не слышал


Сорамаган сүзгә җавап бирмиләр

Нет вопроса нет ответа


Сүз иясе белән йөрми

Слово с хозяином не ходит


Дөрес сүзгә җавап юк

Правдивому слову нет опровержений


Сүз сөйләсән, уйлап сөйлә

Если говоришь, делай это обдуманно


Сүзе балдай, күңеле боздай

Слова как мед, а сердце как лед


Сүз эзләп күршегә керми

За словом в карман не полезет


Оста янында кулыңны тый, галим барда телеңне тый

Среди мастеров сдерживай руки, среди ученых язык


Ният иткән морадына җиткән

Намерившийся достигнет цели


Картлар сүзен кар басмас

Слово старейшин снег не запорошит


Кемнең кай җире авыртса, шуны сөйләр

У кого что болит, то о том и говорит


Акыллы сүз алтыннан кыйбат

Толковое слово дороже золота


Акылы кысканың теле озын

Глупый славится длинным языком


Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала

Человеческий язык может принести как славу, так и унижение


Кеше сүзе кеше үтерә

Слово может и убить

Животный мир

Аттан ала да туа, кола да туа

От лошади и чалый родится, и саврасый


Аты бер булса да, заты башка

Название одно, а качество разное


Атым юк аранда кайгым юк буранда

Нет лошади в стойле, нет проблем в буран


Аулак күлгә бака хуҗа

В озере без царя правит лягушка


Азыклы ат арымас

Сытая лошадь не устанет


Кырмыска канатланса үлә

Окрылившийся муравей обречен на смерть


Йөгерек атка камчы кирәкми

Быстрой лошади плеть не нужна


Иртәгә өчен ишәк кайгырыр

Насчет завтра переживает только осел


Имәндә икән чикләвек!

Вот где собака зарыта


Ишкәнсең икән ишәк чумарын

Метил в ворону, попал в корову / Ну и натворил ты


Иртәгәге тавыктан, бүгенге йомырка артык

Сегодняшнее яйцо лучше завтрашней курицы


Зыянчы песинең күзе елтырый

У нашкодившего кота глаза блестят

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3