Я обращаюсь к своим коллегам-депутатам членам группы «Народовластие». Уважаемые коллеги! Несколько лет тому назад вы неплохо начали свою политическую деятельность. Не скрою, в своё время я вам симпатизировал. Но вы ни слова не сказали в защиту татарского народа, в защиту суверенного Татарстана. Скорее наоборот. В условиях нашей многонациональной республики, уважаемые депутаты из «Народовластие», ваша деятельность обречена на провал, так как демократия не может быть шовинистической или же вненациональной. Не скрою, вы сильны в области экономики, вы хорошие ораторы, прекрасно знаете регламент, законы, а вот в проблемах национально-государственного устройства у вас преобладают имперские замашки. Да, вы чувствуете себя увереннее, так как за вами российское руководство, многомиллионный русский народ. А Татарстан последний и единственный бастион татарского народа. Нам некуда идти и неоткуда ждать помощи. И кроме издевательства и оскорбления со стороны России, за последние годы мы не слышали ничего. Вы должны понять, что когда-то поставленный на колени народ хочет встать на ноги. Он хочет только одного равноправия! Он хочет жить, как и все другие. Только этого! Вам, наверно, тоже не хочется жить и работать рядом с таким обиженным, оскорблённым, потерявшим своё лицо, язык, культуру, народом. Я вас уверяю, не сладко нам жить на этой земле. История фальсифицирована. Общественность до сих пор не знает настоящую историю татар. Нам и так нелегко будет пробиваться не только в международное сообщество, но и в новое содружество. Вы представители великого народа, если вы на самом деле наш старший брат, дайте шанс выжить, развиваться и процветать нашему народу. Я уверен, если великий народ не поймёт чаяний малочисленных народов, у нас ничего не получится. Если молдаване не будут признавать гагаузов, украинцы крымских татар, грузины осетинов, турков-месхетинцев, русские поволжских немцев и нас, татар, мы никогда не решим национальную проблему. Тогда счастья и покоя не будет никому!
Вот некоторые говорят, мол, мы без России пропадём, без России мы никто. Каждый народ сам должен навести порядок у себя дома. Мы до сих пор жили в российском доме. Не было у нас своего. Я часто вспоминаю, как я жил со своей семьёй на частной квартире по улице Задне-Бойничной в Казани. Как я мог там навести порядок, если был только квартирантом?! Нельзя было прийти поздно сиди дома. По ночам нельзя было работать счётчик крутился, утюг включить тоже проблема и т. д. На каждом шагу такие запреты. Вот почему каждому хочется получить отдельную квартиру, каждому хочется жить по-своему. Так же каждый народ хочет жить в своей республике, как в своём доме. А пока мы все живём в коммуналке матушки России.
А самостоятельность мы всё равно получим. Если не сегодня, то завтра, если не завтра, то послезавтра. Если не мы, то другие более объективные, более демократичные придут на наше место. Тогда мы останемся в истории Татарстана в лучшем случае как бездарные политики. Но я ещё верю, что разум возобладает непременно! Так как самостоятельность это историческая неизбежность. А завтра референдум!
20 марта 1992Киләчәк турында уйлап
(Татарстан радиосыннан ясаган чыгыш)
Күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә, Татарстан парламенты акрынлап эшләргә өйрәнә, тәҗрибә туплый, иң хәлиткеч минутларда дөрес карарлар кабул итә. Соңгы вакытта даими комиссияләр дә җитдирәк эшли башлады. Парламент үзе дә, даими эшләүче парламент булмаса да, еш җыела, озаклап эшли, хәлиткеч мәсьәләләрне читтә калдырмаска тырыша. Әлеге сессия дә шуның бер мисалы. Атна ярым эчендә республикабыз, халкыбыз өчен шактый гына кирәкле законнар кабул итәргә өлгердек. Бу бик табигый хәлдер дип уйлыйм. Хәзер безнең вәкаләтләр бетүгә таба бара. Озакламый яңа сайлауларга әзерлек башланачак. Җәмәгатьчелектә дә, төрле партияләрдә, оешмаларда да. Һәм, әлбәттә, депутатлар корпусында да. Алдагы сайлауларда да депутатлыкка сайланырга теләүчеләр шактый булырга охшый. Андыйлар үзләренең депутатлык эшчәнлекләрен нык кына активлаштыра башладылар да инде. Мондый күренеш, әлбәттә, парламент файдасына.
Ә инде соңгы сессиягә килгәндә, ул шактый эшлекле төстә узды. Буш сүз сөйләүләр, экран алдында күренергә тырышулар сирәк булды. Сайлаучылар түземсезлек белән көткән күп кенә закон проектлары каралды. Шуларның берсе «Татарстанда торак фондын хосусыйлаштыру турында»гы Закон. Кызганычка каршы, ул бик четерекле мәсьәлә булып чыкты, бик күп сораулар тудырды. Төзәтмәләр дә шактый кертелгән иде. Ул Законны уздырып булмады. Без аны, икенче укылышта карап, эшләүне төгәлләргә җибәрдек.
Минем өчен икенче бер шатлыклы вакыйга ул мәгариф турындагы Законны кабул итү. Без аны күптән көттек. Комиссия ике елга якын эшләде. Аны эшләүдә бик күп белгечләр катнашты. Дөрес, анда Россия белән бәйләнешле берничә каршылыклы маддә бар иде. Аларны яңадан бер тапкыр карарга туры килде. Ахыр чиктә без аны кабул итүгә ирештек. Билгеле инде, бөтен яктан да камил Закон димәс идем мин аны. Әмма ул Закон безгә, бигрәк тә безнең балаларыбызга, һава кебек кирәк. Милләтебезнең язмышы хәл ителгәндә, мәгариф турындагы Законсыз бернишләп тә булмас иде. Ә инде эшләнеп бетмәгән урыннарын яңадан үзгәртергә туры киләчәк.
Баштагы көн тәртибендә җинаятьчелеккә багышланган мәсьәлә юк иде. Мин үзем шушы мәсьәләне көн тәртибенә куйган халык депутаты, танылган табиб Тәүфик әфәнде Сафинга бик рәхмәтлемен. Аның бу тәкъдимен депутатлар бертавыштан хупладылар. Моның, билгеле, объектив сәбәбе дә бар иде. Сессия алдыннан гына Татарстанның халык депутаты Сәет Гафиятуллинның үтерелүе депутатлар арасында чын мәгънәсендә борчылу тудырды. Бер көн буе барган ябык утырышта республикабыздагы җинаятьчелекнең артуы турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Җитди, дәлилле, шул ук вакытта тиешле органнар алдына зур таләпләр куеп сөйләшенде. Нәтиҗәдә «Җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча гадәттән тыш чаралар турында»гы Закон кабул ителде. Кабатлап әйтәм, гадәттән тыш чаралар. Шуларның берсе Президент янында Куркынычсызлык советы төзү, хокук саклау органнарына аерым вәкаләтләр бирү Закон һәм карар матбугатта озакламый басылып чыгачак. Радиотыңлаучылар үзләре дә минем белән килешерләр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, ел ахырына кадәр дәвам итәчәк әлеге чаралар республикабызда яшәүче халыкларның иминлеген тәэмин итүдә зур адым булырга тиеш. Югыйсә җинаятьчелек артканнан-арта. Көнкүрештә дә, икътисадта да Татарстанны, аның байлыгын теге яктан да, бу яктан да талыйлар. Һәркем баеп калырга тырыша. Күз алдында миллионерларга әйләнәләр. Беркем бер сүз әйтә алмый. Моңа чик куелыр дигән ышаныч бар. Әгәр дә Закон үтәлсә, әлбәттә. Әгәр үтәлми икән инде, барысы да элеккечә калачак. Мине менә шунысы ныграк борчый. Законны кабул итү белән генә түгел бит әле. Парламент, аның депутатлары үз эшләрен эшләделәр, калганы барыбызның да сезнең дә, безнең дә намусына, тырышлыгына, гаделлегенә бәйләнгән.
Сессиядә каралган тагын бер мөһим мәсьәлә. Ул да булса Россия Конституциясенә, дөресрәге конституцияләренә, парламентның мөнәсәбәте. Бу мәсьәлә дә көн тәртибендә юк иде. Башта тәкъдим ителсә дә узмады. Икенче тапкыр тавыш бирергә туры килде. Миңа калса, моның бер зыяны да булмады. Киресенчә, без тагын бер тапкыр үзебезнең максатыбызны, позициябезне белдердек. Кайбер депутатлар: «Нигә әле без чит дәүләт конституциясен тикшерергә тиеш», дигәнрәк фикерләр дә әйткәләделәр. Ләкин мәсьәлә катлаулырак. Без моны барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Аннары Россия Федерациясенең нинди Конституция кабул итүе безнең өчен һич тә барыбер булмаска тиеш. Шушы яктан караганда да, бу мәсьәләнең көн тәртибенә кертелүе әйбәт кенә булды. Докладны Парламент Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин үзе сөйләде. Һәм, миңа калса, ул республикабызның позициясен тагын бер кат ачыктан-ачык әйтте. Нигезле, дәлилле, ышандырырлык итеп әйтте. Шуңа күрә фикер алышуларның кирәге дә юк иде. Әмма барыбер фикер алышулар булды. Ләкин яңа сүз булмады диярлек. Депутатларның позицияләре күптән инде ачыкланган. Һәркем үз позициясен яклый. Решетов белән Штанинның ни әйтәсен яисә Мансуров белән Бәйрәмованың ни әйтәсе, ничек әйтәсе һәркемгә билгеле.