Миннуллин Роберт Мугаллимович - Депутат чаклар бар иде / И мы были депутатами стр 11.

Шрифт
Фон

Менә берничә ел инде республикада «Татар-информ» эшләп килә. Ул республикадан читтә яшәүче татарлар белән турыдан-туры эшләүче, татар диаспорасына ярдәм күрсәтүче бердәнбер оешма дисәң дә була. Бюджет проектында каралган сумма аларның эшчәнлеген тәэмин итәрлек түгел. Аннары безне гаҗәпләндергән тагын бер факт: ул да булса Татарстан китап нәшриятының бюджет проектыннан бөтенләй төшеп калуы. Бу тарихта булмаган хәл. Хәтта сугыш елларында да татар китабы чыгудан туктамаган. Бу татар китабын үлемгә хөкем итү белән бер. Ә сүз фәкать 6 миллиард сум турында бара.

Мине борчыган тагын бер әйбер бар. Ул кинематографиягә караган маддә. Анда нәфис фильм өчен бер генә тиен дә акча каралмаган. Хәтерләсәгез, без, депутатлар, Кинематография дәүләт комитетын яклап, саклап калдык. Аның яңа җитәкчесен хупладык. Татар киносы булыр дип өметләндек. Әмма «Болгарның җылы җилләре» тирәсендә салкын җилләр исә башлады. Хәтта үзебезнең депутатлар арасында да аңа мөнәсәбәт төрлечә. Ә комитет кешеләре, ул кинога акча бүлмәгез, дип, дәүләт җитәкчеләренең ишек төпләрен таптыйлар. Менә бу чын татарча «кино» инде. Булачак беренче татар киносына ярдәм итәргә кирәк. Башланган эшне, яртысы эшләнгән килеш ташлап, кеше көлдермик. Һәм безнең комиссиянең фикере мондый. 1996 елгы акчаның да әле 30 проценты гына тотылган. Киноның инде 60 проценты төшерелгән. Быелгы биреп бетерелмәгән 7 миллиардны булса да киләсе ел бюджетына, һичшиксез, кертергә кирәк.

Телләр турындагы Законны тормышка ашыру чаралары өчен бюджет проектында аерым «строка» бар. Узган елгы бюджетка моның өчен 5 миллиард сум каралган иде. Ул фәкать 15 процентка гына үтәлде. 1997 елга да былтыргы кадәр генә каралган. Мин моны ниндидер бер аңлашылмаучанлыктыр дип уйлыйм, һәрхәлдә, махсус уйланылган, республикадагы тотрыклы сәяси тормышны юри бозар өчен эшләнгән эш түгелдер. Әмма, иманым камил, әгәр дә әлеге сумма шушы килеш калса, җәмәгатьчелектә, бигрәк тә татар җәмәгатьчелегендә, зур ризасызлык тууы бик мөмкин. Соңгы вакытта татар телен дәүләт теле итү өлкәсендә күпмедер җанлану, кызыксыну бар, теләк бар, әмма бу зур чыгымнар сорый торган эш. 5 миллиард ул бүген «скромный» гына бер коттедж бәясе. Мәсәлән, Татарстан китап нәшриятында профессор Фуат Ганиев төзегән икетомлык русча-татарча академик сүзлекнең кулъязмасы ята. Аны чыгарыр өчен 1,5 миллиард сум кирәк. Ә андый сүзлекләр, дәреслекләр, китаплар йөзләгән булырга тиеш. Шуңа күрә дә Финанс министрлыгы быелгы бурычларын да биреп бетерергә бурычлы. Һәм мин 16 нчы маддәнең 14 нче пунктын 12 миллиард сум дип үзгәртергә кирәк дип исәплим.

Әгәр инде Конституция дә, телләр турындагы Закон да үтәлми икән, аларны акча юклыктан үти алмыйбыз икән, әйдәгез, Конституция белән Законга вакытлыча төзәтмә кертик. «Финанс хәлләре әйбәтләнгәнче, Татарстанда дәүләт теле булып рус теле генә исәпләнә», дип язып куйыйк. Халыкка аңлатырбыз. Бәлки, безнең хәлгә керерләр. Ояты үзебезгә булыр!

Аннары, законнарның үтәлмәве дигәннән, безнең комиссия әгъзаларын татар милли университетының язмышы да бик борчый. Бюджет проектында ул хакта берни дә юк, ә Дәүләт Советының карары бар. Эшче комиссия төзелде. Менә-менә булачак, дидек. Булмады. Һәрхәлдә, бу хакта без тулы җавап алырбыз дип ышанам. Булачакмы ул, юкмы? Булса, кайчан булачак? Булмаса, ни өчен булмаячак?

Берничә көн элек безгә АНКОның, ягъни Татарстан Республикасының Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе, җитәкче-президенты Сәгыйть әфәнде Джаксыбаев мөрәҗәгать итте. АНКО ул мари, удмурт, чуваш, украин, немец, яһүд һ.б. халыкларның мәдәни җәмгыятьләрен берләштергән билгеле оешма. Аларның эшләнгән эшләре да җитәрлек. Әгәр башка халыклар безгә һәм читтәге татарларга уңай мөнәсәбәттә булсын дисәк, үзебездәге азсанлы халыкларга һәрьяклы ярдәм итәргә тиешбез. Шуңа күрә әлеге ассоциациянең чыгымнарын аерым «строка» итеп бюджетка кертергә кирәк, дип уйлыйм. Алар күп тә сорамый. Сүз 150 миллион турында бара. Без акчасызлык заманында яшибез. Бюджетта акча юк! Юкка без үзебез дә тук! Әмма шунысы гаҗәп: акча ул юк та, бар да! Татар китабы өчен юк ул, миллиардлар тотып уздырылган бәйрәмнәргә бар! Татар теле өчен юк ул, чит илләргә йөрергә, юбилейларга, презентацияләргә бар! Культурага юк ул, шикарный офисларга, импортный мебельләргә бар! «Ыштансыз артка каеш бау» шул буладыр инде. «Замашка»лар безнең европейский, мөмкинлекләр генә татарский. Акча бар бездә, акча җитәрлек. Кирәк урынга гына тота белергә кирәк. Акчаның кайларга киткәнен, кайларга тотылганын миннән усалраклар әйтер. Хәер, сез аны үзегез дә яхшы беләсез, белмәмешкә генә салышасыз.

27 декабрь, 1996

Историческая память народа

(Из выступления на сессии Государственного Совета)

Когда речь идёт об архивных учреждениях и архивах, так и хочется назвать их хранилищами исторической памяти народа, домами его истории. Ведь архив для нас это прежде всего истоки, рукописи, свидетельства, голоса далёких времён и судеб, это неугасающий след, горячее дыхание истории. Архивисты же хранители живой древности, оснований истории народа. И сегодня, наверное, нет семьи, которая не обращалась бы в архивы: старшее поколение собирает данные о стаже работы, о фактах награждения медалями, хлопочет о метриках, семьи репрессированных ищут документы, восстанавливающие добрые имена своих родственников. Только в период подготовки к 50-летию Победы архивы Татарстана обслужили около 100 тысяч человек почти целую армию ветеранов. Радует то, что в последнее время в архивы приходит всё больше молодых людей, которые хотят знать генеалогию своего рода, историю своих предков для составления шаджара. Ведь издавна считалось обязательным знание родословной до седьмого поколения. Такова была заповедь старших поколений, сохранившаяся и по сегодняшний день.

А ещё радует, что одновременно со строительством и реконструкцией главных мечети и храма в Казанском Кремле руководители республики не забыли выделить и здание под архивохранилище, отвечающее современным требованиям хранения документов. Это позволит намного смягчить то кризисное состояние, в каком оказались архивы, часть которых и по сей день продолжает влачить жалкое существование в затапливаемых подвалах жилых домов и неотапливаемых церквях. Причём заполняемость всех архивов составляет более 100 процентов. В результате даже Центральный государственный архив, преобразованный на днях с одобрения нашей комиссии в Национальный архив Республики Татарстан, вот уже несколько лет вынужден прекратить приём документов от учреждений и предприятий, а из районов документы не принимались уже более полувека. А разве суверенный Татарстан не должен иметь своего самостоятельного исторического архива, закрытого при тоталитарном режиме ещё в 1938 году? Нет у нас, как в других республиках СНГ, и архива научно-технической документации, хотя насчитывается десятки НИИ. У меня, как у писателя и депутата, особое беспокойство вызывает сохранность документов, связанных с судьбой татарской литературы и искусства. По каким только музеям, библиотекам и архивам не разбросаны сегодня бесценные реликвии нашей культуры! И опять напрашивается вопрос, разве не пора и у нас, как в других государствах, создать Государственный архив литературы и искусства? В этой связи особо хотелось обратить ваше внимание и на такой, на мой взгляд, немаловажный факт: если документы на бумажной основе сегодня довольно-таки полно представлены в архивных фондах творческих союзов, различных редакций и театров, то со звуко- и видеорядом дело обстоит совсем из ряда вон плохо. В условиях отсутствия в нашей республике специализированного архивохранилища кинофотодокументов их сохранность вызывает серьёзные опасения. Вот почему мы очень надеемся, что решению проблемы обеспечения сохранности богатого архивного фонда Республики Татарстан, насчитывающего около 4,5 миллиона единиц хранения, будет способствовать реализация принятого в прошлом году постановления Кабинета Министров Республики Татарстан о сооружении пристроя к зданию бывшего партархива, где можно было бы разместить ещё 1,6 миллиона архивных дел.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3