Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 7 томда / Собрание сочинений. Том 7 стр 23.

Шрифт
Фон

Шунда мин җир башында чүгәләп утырган Нургалине күрдем. Ул эче катып, «кә-кә-кә» килеп көлә иде.

 Әнә аркаңны кара, диде ул. Киемнәреңне кара!

Мин киемнәремне рәтлим дип пиджагыма тотынсам, кинәт кенә бөтен киемем пиджагым, күлмәгем шуып чыкты. Алар арт яктан аерылган иде. Мин ялангач басып калдым. Шунда кояш эссесендә аркам ачыта башлады. Кулым белән аркамны сыпырган идем, кулым кып-кызыл булды. Мин аптырап калдым.

 Бар, өеңә йөгер, бездильник, дип кычкырды межадан председатель. Мондый эшне бирмәскә аңа, йокы чүлмәгенә! Каз көтүе бирергә!

Нургали һаман «кә-кә-кә» килеп көлә иде. Мин, аерылган киемнәремне күтәреп, өйгә кайттым. Арка чеп-чи кан иде. Кайтышлый Нургали дә безгә керде. Нәрсә булганын сөйләде. Без икебез дә йокыга киткәнбез. Кигәвен көчәйгән. Шунда үгезләр кузгалганнар. Мин ике үгез, ике «зигзаг» арасында калганмын. Ике тырма мине бераз өстерәп барган, ләкин мин, бәхетемә каршы, аска кермәгәнмен, уртага эләгеп өстерәлгәнмен. Ә бригадир, председатель каян?

Анысын, егерме-егерме биш еллар узгач, элеккеге бри-гадир Шәвәли бабай сөйләде.

 Һи, агайне, теге вакытта курыкканнар. Сәгать унда бит мин һәр көнне, каланча башына менеп, басуны күзәтеп төшә идем. Кайда эш ничек бара. Ул көнне күрәм сезнең үгезләр туктаган. Җир уртасында аркылы басып торалар. Ял итә торганнардыр дип уйладым, амбар тирәсенә киттем. Анда бераз матавыклангач, яңадан каланчага мендем. Карыйм үгезләр тагын аркылы-торкылы торалар, ну инде җирнең теге башындарак. Ә сез күренмисез. Шунда йөрәгем әллә нәрсә сизеп, сезнең янга чаптым. Юлда председатель очрады, аңа да әйттем. Ул аз гына соңрак килде. Мин килгәндә, тырмаланмаган буразна эчендә Нургали йоклап ята иде уяттым. Тиз кеше булды. Ә сине күргәч Котлар ботка төште. Син тырмаланган җир өстендә кушильдән коелган люцерна белән буталгансың, аркаң ачык, анда юл-юл булып өч сызык узган, ул сызыклардан кып-кызыл кан саркый. Шунда, билләһи, йөрәгем туктады. Күзләремне томан басты. Син үлгән булсаң, мин нишләр идем? Әниеңә синең мәетеңне күтәреп кайтарып бирәсе булса? Шунда, агайне, синең исәнлегеңне белгәч, шатлыктан сүгенеп җибәрдем. Гел сине сүктем. Әшәке сүзләр белән. Шатлыктан ул Син миңа рәнҗемә

Бу Шәвәли бабай белән безнең соңгы сөйләшү иде. Алтмышынчы елларның ахырыдыр дип уйлыйм. Шул елны ул дөнья куйды. Шул елны мин, Казанның «Татарстан» кинотеатрына кереп, «Зоя»ны тулысы белән карап чыктым. Күңелгә ургылып-ургылып авыр хисләр килде. Кайсы ахмагы яшь чибәр кызны дошман тылына, ирләр арасына җибәргән? Кайсы ахмагы тузып, туралып беткән лентаны 1944 елның җәендә, кызу эш вакытында, авыл клубларына җибәргән? Нинди ахмак ул, эсседә, кигәвен котырган көн үзәгендә тимер тырма тагылган җигүле үгезләр алдына ятып йокыга киткән? Үгезнең кем икәнен белмимени ул? Белә бит. Белә бит Шулай уйлап утырдым

Мин дә, имеш, шәһәр кинотеатрында кино карадым

III

Инде анык кына хәтерләмим, ничәнче ел булгандыр, кырык өченчеме, кырык дүртенчеме, әмма кыш иде, төннәрен тәрәзә карындыклары салкын бураннан зыңгылдап, йөрәк өшеткеч авазлар белән бәгырьне телгәләгән гыйнвармы, февральме иде тик шунысын төгәл хәтерлим: ул кыш бик салкын, бик тә ач, бик тә өметсез иде. Ике чакрым ераклыктагы җидееллык мәктәпкә иртән барып җиткәнче, бит урталары өши, көн саен өши торгач, бит кутырлый, үлекли, чабата кигән аяклар зәмһәрир салкында бәләк булып ката, ни хикмәттер, аякның гел баш бармаклары өши, алар пешкән чия кебек суланып, мимылдап торалар иде.

 Бөтенесе дә фронт өчен!

 Фронт өчен син нәрсә эшләдең?

Безнең өстебездә бернинди хикәя җөмлә юк, бары тик өндәү һәм сорау җөмләләр генә, авыр йөк булып, безне басып, сытып торалар иде.

 Фронт өчен син нәрсә эшләдең?

Күрәсең, кат-кат өшегән бит урталары, колаклар, аяк бармаклары әнә шул сорауга җавап булганнардыр инде. Фронт өчен без укыдык, өшедек зарланмадык. Ачыктык еламадык. Шулай тиеш дип уйладык, чөнки безне иң бәхетле илдә яшибез дип тәрбиялиләр иде. Татар әдәбияты дәресендә шигырь ятлыйбыз:

Нур Баянны шигырь техникасын белмәгән дип кара! Юк, ул шигырь остасы булган. Тик бер генә гөнаһысы бар аның безнең алда: 19371938 елларда, бу шигырь язылган чорда, илебез кайгысыз һәм хәсрәтсез түгел иде, илебез кан эчендә иде, маршалларны, профессорларны, язучы, композитор, артист, инженерларны йөзәрләп, меңәрләп аталар иде. Шагыйрь кеше начар шигырь язса язсын, әмма алдамасын.

Ярамый, алдарга ярамый, бигрәк тә балаларны

Кырыс, салкын класста «А плюс Б ны квадратка күтәреп» иза чигәбез. Тамак ач. Өченче көн генә бер иптәшебез Муллаянның әтисе үлүе турында военкоматтан хәбәр килде. Муллаян, юньле малай, түбән карап тик утыра. Аңа хәзер «А» да, «Б» да кирәк түгел. Бу хәрефләрне квадратка күтәрергә дә, радикал астына төшерергә дә кирәкми аңа. Ул түбән карап утыра. Ләкин адәм баласы гел кайгыда гына яши алмый. Кыңгырау чылтырый шатлык. Газаплы дәрес бетте. Класска завуч килеп керде физика укытучысы, каты йөзле. Белдерү ясады:

 Бүген кич, диде, әти-әниләрегезгә, абый-апаларыгызга әйтегез: күрше Казаклар авылы клубында түләүле спектакль була. Фронтка ярдәм максаты белән. Безнең укытучылар коллективы Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасын куя. Билет бәясе ун сум.

Без гөр-р итеп аваз салдык, кул чаптык һәм завуч чыгып китүгә тынып калдык. Чөнки аның хәбәрендәге ике нәрсәгә килеп төртелдек: беренчедән, ул «әтиләрегез, абыйларыгыз» диде. Алар исә «Ак калфак»ны кайда-дыр Белоруссия кырларында карыйлар иде инде без аны гына беләбез. Икенчедән, билет бәясе «ун сум» диде, без кул чабуын чаптык та, ләкин ул ун сумны каян аласың? Әмма минем җан дус яшьтәшем Габдерәкыйб төшенкелеккә бирелергә хут куймады:

 Үзебезнең укытучылар бит, билетсыз да керәбез аны, диде.

Алты сәгать дәресне тәмамлап, без өйләребезгә чаптык: кич күрәсе тамашадан кан җылынган, тамак туйган кебек иде, һәм утыз-утыз биш градуслы суык безгә бөтенләй яз һавасы булып тоелды. Без гел чаптык ике чакрымны узганны сизмәдек тә. Кичен күрше авыл Казакларда «Ак калфак», анда безнең укытучылар уйный, вәссәлам, без шуны карарга барабыз. Казаклар авылы бездән бер генә чакрым ераклыкта, без аңа элдертеп кенә барып җитәбез, клубка (мәчеткә) керәбез, укытучыларыбыз бездән билет сорап тормый, рәхәтләнеп карыйбыз һәм тагын бер кат вәссәлам!

Пычтык кына каз ите салынган бәрәңге шулпасын тиз генә чөмердем дә урамга ашыктым. Чатта малайлар җыелган иде инде. Тордык да чаптык Казакларга. Кичке ай безнең авыл зираты өстеннән күтәрелеп килә, көчле салкыннан ул үз әйләнәсен, ниндидер бер толып эчендә саклаган сыман, өстәмә бер боҗра белән төреп алган иде.

Без ашыктык, тизрәк Казаклар авылына керәсе, мәчетенә барып җитәсе, шуның эченә кереп рәхәткә-җылыга чумасы да үзебезнең укытучыларыбызны татар бае, хезмәтчесе, бай кызы ролендә күрәсебез килә иде. «Ак калфак»ны безнең укыганыбыз бар иде. Шулай мәктәп-мәчетнең янына килеп җиттек. Салкын, идәннәре чатнап торган өйалдында җиделе лампа яктысында мәктәпнең хисапчысы билет сата, завуч исә, ишек янына басып, шул билетларны тикшереп, почмагын ертып, кешеләрне эчкә уздырып тора иде. Без туп-туры эчкә узмакчы булдык.

Ләкин без беркатлы сабыйлар икәнбез әле.

 Стоп, стоп! дип туктатты безне каты чырайлы завуч. Билетларыгыз кайда?

 Абый, без (ул вакытта әле без укытучыларга русча Фәлән Фәләнич дип түгел, гап-гади итеп, абый, апа дип дәшә идек), абый, без

 Берегез дә кермисез! Никаких «абый»! Ун сумыгыз бармы? Булмаса, моннан таегыз! Һәм ул шыңгырдатып мәктәп-мәчетнең Октябрь борылышына кадәр үк эшләнгән таза, имән ишеген ябып куйды. Без аптырашта калдык, ләкин әле өметне өзмәдек. Билет белән керүчеләргә комачау итәбез икән, безне өйалдыннан эткәләп чыгардылар. «Ак калфак»ны карарга безнең классташлар күрше авыллардан да килгәннәр икән. Күбесе акчасыз, театр сәнгатенә мәхәббәттән генә килгән, кереп булмасмы дип килгән. Салкында, каты кар өстендә бераз шаярышып, бәргәләшеп алдык, классташ кызларны кар өстенә төртеп ектык, шундый яшьтә инде без кызларга мөнәсәбәттә тыныч та кала алмыйбыз, аларны ихтирам да итмибез, яратмыйбыз да. Ләкин болар берсе дә әшәкелек түгел Кар чип-чиста иде. Аның төсеме? Юк, ул кар ак төстә түгел иде. Бераз яшькелтме ул, әллә бераз гына зәңгәрме? Без бу турыда уйлаштык та бугай, чөнки борынгы, тарихи Иске Му авылы күгенә эленгән айның да төсе хикмәтле иде: йә ул яшел, йә яшькелт-зәңгәр, йә саргылт-яшел Ул ай ул кичтә бик юмарт, көләч, бай иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3