Клубның идәнен юганнар, салкынча дымлы һава, клуб эчен кино лентасы (эмульсия) исе тутырган, бу бик кадерле ис, авылда андый ис була алмый, моны үпкә тутырып сулыйбыз.
Ниһаять, түрдәге ак җәймәгә озынча нур көлтәсе юнәлде. Әбиләрдән-әниләрдән ишетеп беләбез, рәсүлебез Мөхәммәд туган минутта күктән шундый нур көлтәсе җиргә иңгән, ди. Могҗизалы кино аппараты чырылдый башлады, шатлыкның, дулкынлануның чиге-чамасы юк иде. Ул фильм тавышлы иде кебек, ләкин киномеханик та сөйләде, кадрларны рәтләп матавыкланганда, залда утыручылар да аңлаткалады. Соңгылары, әлбәттә, үзләрен белдеклегә санап (бик җиңел генә кул ярасы алып, әллә кайчан сугыштан кайтып яшәүчеләр бар иде), болай аңлаталар иде: күктә хәрби самолёт күренә, залда берәү аңлата: әнә самолёт оча. Безнең бер сугышчы пулемёттан ата, залдан берәү аңлата: әнә пулемёттан аталар. Бер сугышчы йөгереп барганда пуля эләгеп егыла, залдан аңлаталар: әнә егылды. Боларына түзәсең инде, әмма экранда 1936 елгы Испания вакыйгаларын күрсәтә башлагач (Зояның әтисе, күрәсең, бу хәлләргә бәйле кеше булган), һәм интернациональ бригадалар Барселонага колонна-колонна булып кергәндә, арадан бер белдеклесе без малай-шалайга аңлатты:
Әнә нимечләр Мәскәүгә якынлашалар. Әнә нимеч генераллары бара
Моның алай түгел икәнлеген мин белә идем, дәшмәдем. Зал бит Зояны көтә, шуның ничек итеп немецлар кулына эләгүен көтә, аны асып үтергән сурәтләрне көтә. Аннан соң залдагы ярты халык экранда артистлар уйный дип башына да китерми, киночылар чын хәлләрне төшереп йөргәннәр дип, чын күңелдән ышана. Хикмәт менә нәрсәдә! Шуңа күрә халык Мадрид-Барселона күренешләрен юньләп карамый, ул Зояның үзен көтә иде
Ләкин эш Зояга ук һич тә барып җитә алмады: лента гел өзелеп торды, аппарат янындагы механик берөзлексез сүгенде, экранда ямьсез булып сырлы-сырлы лента өзекләре күренде, клубны лента исе басты. Дөрес, лента өзелүнең файдалы ягы да бар, кино беткәч, төртешә-сугыша аны җыеп аласың, аннан иртәгесен җыелышып кояшта карыйсың, бер-береңә мактанасың. Минем үземдә, мәсәлән, 1938 елда караган «Зилем хан» исемле бер фильмның ике кадры бар, мин аны ничә ел инде китап эчендә саклыйм. Анда башы яралы мәһабәт ике ир кеше икесе дә ат өстендә, кылычлар асылынган, берсенең күлмәкләре ертылган, сурәт астында латин хәрефләре белән татарча язылган: «Качарга кирәк Степькә. Персиягә»
Бу кадрлар минем күзләремне томалый, ниндидер хыялый, котчыккыч батырлыклар эшли алырлык далаларга, таулар арасына, океаннарга чыгып китәсе килә. Ә монда безнең кара җир, мышнак үгезләр, берөзлексез камыт шыгырдавы. Җитмәсә, экранда да күңелсез. Ак тун кигән сугышчылар, бөтен җирдә кар. Нәрсә, ак тун күрмәгәнме без, кар күрмәгәнме?
Аппарат тагын чытырдый башлады, экранда тагын сугышчылар, блиндажлар күренде, менә өстенә сырма кигән, ирләрчә кыяфәттә Зоя да күренде бугай Күренде бугай Күрен Кинәт кенә йокы баскан икән. Күз кабаклары кинәт кенә авыраеп китте. Менә аппарат тигез генә чытырдый, экранда кадрлар йөгерә, ул кадрлар, имеш, безнең «зигзаг»лардан соң сузылып калган юл-юл кара җир икән. Кинәт чытырдау туктый, шундук механикның сүгенгән тавышы ишетелә, күзләрне ачсам якын-тирәдәге бала-чага инде рәхәт йокыга талган, йокламаганнары якты экранга, куллары белән ясап, кәҗә башы, каз, эт сурәтләрен бирәләр. Аппарат тагын чырылдый башлады
Халык шулай Зояны, Петрищево авылын күрә алмыйча, «Сталин кайда?», «Сталин үз постында!» дигәннәрне ишетә алмыйча иза чикте. Сугыштан әлерәк кенә кайткан яралы бер абзый кесә сәгатен чыгарып нур көлтәсенә куеп карады да:
Һи-и, бездельник, инде таң аткан бит, төне буена бер картина күрсәтә алмады, дип, шактый тозлы бер сүз әйтте дә торып чыгып китте.
Аның артыннан байтак кеше кузгалды. Йоклаган балаларны уяту китте. Киномеханик экраннан нурны алгач, без дә кузгалдык. Каткан буыннарны авыр шыгырдатып урамга чыксак шаккаттык: аргы як Гатият абзыйларның өй түбәсе артындагы офык кызарып яктырган, топольләрдә чыр-чу килеп кошлар очына, авылны аксыл яктылык баскан, урам таң исенә сеңеп калган иде. Йа Хода, ике сәгатьтән бит без үгезләрне ат абзарларыннан алып чыгып җигә башларга тиеш! Аз гына соңга калдыңмы, колхоз җитәкчеләре һәм башка активист ирләр шундук яңагыңа бер-икене биреп тә алалар, безгә гел эләгеп тора. Ә алар иртәнге якта еш кына кызмача булалар. Егерме ике сәгать буе йокы күрмәгәнбез бит без бүген, ничек кенә чыдарбыз?
Үз гомеремдә йокыдан авыр торган иртәләрем күп булды, әмма монысы кадәр авыры бер генә булгандыр. Өйалды идәненә җәелгән урынга яткан идем. Яткан гына идем, ни арада ике сәгать узган, ә без иртәнге биштә инде кырда булырга тиеш. Әни минем башны мендәрдән күтәрә, ә мин күзләрне ача алмыйм. Әнинең кытыршы кулын муеннан алуы була баш яңадан төшеп китә. Җиде кат җир астыннан ниндидер ят бер хатынның тавышы ишетелә:
Улым! Улым! Харап буласың Бригадир килеп керсә Соңга калсаң. Үгез җиккәндә, тагын яңаклыйлар бит сине Улым, дим, тор, дим
Зур газап белән тордым, бер уч су белән битне юдым, күзне йомган килеш кенә яшь бәрәңгеле кычыткан шулпасы ашадым, ат абзарлары тирәсенә торып йөгердем. Нургали үгезләрне чыгарган иде инде, ул, киноның барып чыкмасын сизгәч, шундук чыгып киткән һәм рәхәтләнеп йоклаган икән. Мин дә үземнең көндәлек эшләремне башкардым: өлкән ат караучыдан ике үгезлек кичтән чапкан люцерна алдым, аны кушильгә (баудан ясаган «авоська» юлга чыкканда атка ашатырга печән, клевер, люцерна төяп йөртер өчен зур бер челтәр) тутырдым. Башка вакытта мин, өлкән ат караучы күрмәгәндә, фураж бурасыннан берәр кисәк тоз да эләктерәм, аны «зигзаг» тимеренә бәргәләп төябез дә люцернага сибәбез, сугыш вакытында атлар, сыерлар, сарык-кәҗәләр тоз җитмәүдән тилмерәләр иде без моны беләбез һәм мөмкин кадәр күбрәк тоз урларга тырышабыз. Бүген исә мин аңгырарак, шуңа күрә эләктерә алмадым. Хәер, люцернаны үгезләр яратып ашасын өчен тозлауның без, малайлар, башка ысулын да беләбез. Дөнья өйрәтте
Басуга чыккач, иртәнге йомшак җилдә йокы бераз басылгандай булды. Без җайга гына эшләп киттек. Төшкә кадәр үгезләр башында мин йөрергә тиеш идем. Кояш тиз күтәрелде, ул арада беренче кигәвен дә килеп җитте. Ләкин кигәвеннең иң яратмаганы җил. Аз гына җил исүгә, ул юкка чыкты. Шулай көйгә генә тырмалыйбыз. Камыт бөятләре шыгыр-шыгыр, үгезләр пуф-пуф.
Инде кояш байтак күтәрелде, һава кызды. Туктадык. Җир башы. Нургали аяк табаннары белән үз күләгәсенең озынлыгын үлчәде. Сәгать унынчы киткән иде. Үгезләрне, җир өстенә борып, тырма эзенә турылап бастырдык та ял итеп алырга булдык. Межадан кушиль белән люцернаны алып килдек. Үгезләр мышный-мышный ашый башладылар. Мин кушильдәге люцерна салкынына аркамны терәп утырдым, үгезләрнең мышнаганы арттан колакка бәрелеп тора иде. Нургали тырмалар артына кырый буразнага туп-туры сузылып ятты. Һава кызганнан-кыза бара иде. Рәхәт, рәхәт ял, сөякләр, буыннар тарала, тән изелә иде. Әйе, изелә иде
Нәрсә булды? Нәрсә булды? Син исәнме? Яле, торып бас! Вәт, мин сиңайтим
Мин айнып киттем: күземне ачсам мине, балчык арасыннан аралап, аягыма бастырып маташалар. Мин әлегә берни дә аңламыйм. Күрәм, үгезләр, җир эченә үк кереп, бәлүк бауларына, дилбегәгә буталып, аркылы-торкылы басып торалар. Межада колхоз председателе басып тора. Мине аякка бастырганы бригадир икән.
Син исәнме? Исәнме? дип сорады ул, калтырый-калтырый.
Ие, мин исән, дидем, чак авызымны ачып. Ә нәрсә булды?
«Нәрсә булды, нәрсә булды» Шунда бригадир ачулана, сүгенә башлады. Фәлән булды. Күрмисеңмени аркаңны? Бар, хәзер үк кайтып кит! Йөгер өеңә