Иртәгесен иртүк торып мин тимер юл вокзалына киттем. Коры, салкын иртә, урамнарда салкын тынлык иде. Шулвакыт диңгез шавыдай газамәтле бер тавыш ишетелде һәм иртәнге салкынлыкта тын гына сузылган Профсоюз урамына Куйбышев мәйданы аша бер колонна солдат килеп керде. Болар бүректән, әмма яланөс гимнастёркадан гына иде. Тыгыз колонна ялтыраткан күн итекләр белән урам карын чыкырт-чыкырт таптый, колоннаның аяк тавышы соры стеналарга барып бәрелә һәм кабатлана иде. Тротуардан аерым атлаган лейтенант та яланөс иде һәм, колонна үрне менеп тигезләнгәч, ул барган җиреннән туктап борылды да бакыр тавыш белән:
Запевай! дип команда бирде.
Нәкъ шул секундта ачы тавышлы берәү җыр башлады:
Шунда могҗиза булды. Йөзләгән таза күкрәктән берьюлы, бер сулыш белән җыр бәреп чыкты һәм шәһәрне тетрәтте:
Җыр чын мәгънәсендә шартлау ясады, бозлы түбә кыекларыннан күче-күче белән чәүкәләр, күтәрелеп, университет гөмбәзләре тирәсенә очты, иртәнге тын урам уянды, җыр тактына бөтен шәһәр селкенгән сыман булды. Мин моны бөтен бер полктыр дип уйлаган идем. (Ул вакытта әле солдат колоннасын күз белән үлчәү күнекмәсе юк.) Кып-кызыл битле, киң күкрәкле таза бу сыннардан торган колонна асфальтның каты карын чакорт-чыкырт сытып барганда, мин тротуарда каттым да калдым: болар кеше, болар егетлек, батырлыкның үзе иде. Ялгыз ачы тавыш тагын яңгырады:
Җырны таза күкрәкләр колоннасы күтәреп алды:
Урам тетрәтеп, шәһәрне уятып, минем янымнан яшьлек, тазалык, егетлек үтеп китте. Мин хәзер уйлыйм: бу бер рота. Ул ротаның йөгереп, күнекмәләр эшләп, иртәнге гимнастикадан казармаларга кайтуы. Колоннадагы егетләрнең гимнастёрка күкрәгендә орден, медаль колодкалары бар иде. Димәк, болар сугыш узган егетләр. Болар хәрби хезмәттә бик озак, инде бик озак еллар иде. Аларны алыштырырга кирәк иде. Җиде-сигез ел хезмәт иткән, сугыш узган бу егетләрне алыштыру өчен миндәй мокытларга сафка басарга кирәк иде
Моннан тыш, таза бу егетләрнең шәһәрне селкетерлек әлеге тавышыннан мин, йөрәк өзгеч авазлар ишетеп, шуларны аралап алдым: безнең егет вакытыбыз шулай казармада, стройда уза. Солдат булу яшьлек эше. Без унсигез яшьтән ут астына кердек. Сугыш туктаганга инде ничә ел. Безгә алмаш кирәк. Безнең дә үз авылларыбызга, туган якларыбызга кайтасыбыз килә, кызлар белән яратышасыбыз, үпкәләшәсебез килә, өйләнеп гаилә корасыбыз килә. Ватан алдында безнең йөзебез пакь, ләкин безгә инде егерме биш яшь! Алмаштыр безне, салып ташла да шул олтанлы соры киез итегеңне, бас безнең сафка, буып куй билеңә солдат каешын, умач ашап капчыкка әйләнгән корсагыңны каеш җыйсын, сиңа да бер кеше рәвеше керсен
Ул җәй күңелем сизде яшьлегемнең соңгы җәе иде. Ул җәйне гел көньяктан җил исте, бөтен дөнья зәңгәр күк тә, ерак басулар да, рәшә дә зәңгәр иде, җәйге тыгыз җил аша минем колакка теге сихерле сиреналар тавышы ишетелеп торды:
Тормыш мине еракка чакыра иде. Бу халәттән чыгарга, дөнья күрүгә сусаган күзәнәкләрне тутырырга, киң колач белән йөрергә, яшәргә кирәк иде.
Август ахырына басулар саргайды, зәп-зәңгәр күк гөмбәзе астындагы кырлар, ындырлар алтын-сары көлтә, салам чүмәләсе, эскертләр, кибәннәр белән тулды. Менә беркөнне ачык зәңгәр салкынча күк гөмбәзеннән сихри авазлар ишетелде:
Торыл-лыйк! Торыл-лыйк! Торыл-лыйк!
Болар китеп баручы торналар икән. Аларның чакырулы моңлы авазына минем саташулы төшемдәге сиреналарның җыры кушылды:
Аннан Октябрьнең беренче көнендә мин, Керәнле авылы белән саубуллашып, беренче башлап килгән юлымнан чыгып киттем. Минем өстемдә инде әйбәт кенә плащ, аякларымда яхшы күн итекләр иде. Өчилегә җиткәндә, теге бала вакытта миңа шом салган бәет искә төште.
Торналар хушлашуын ишетеп иңрәп калган бу авыл мине үз баласы күк итеп ямансылап озатып калды. Сау бул, яшьлек!
«Акрын искел, сәбах җиле!»
Безнең авылда алты тегүче булып, болар ак һәм кара тегүчеләргә бүленәләр иде. «Аклар» пальто, бүрек, костюм, мундир, тужурка, «каралар» толып, тун, тире чалбар, бишмәт тегәләр иде. «Культурныйлар» һәм гади тегүчеләр Гади тегүчеләр, кышын чанага тегү машиналарын салып, ерак юлга чыгып китәләр, моны әле кырыгынчы елларда да «өязгә чыгу» дип атыйлар иде. Болар язын март башларында баеп кына кайталар һәм кайткан көнне кибеткә килеп, теләгән кадәр чәй, конфет, шикәр, ситса товарлары алып, гади халыкны бер шаккатырып китәләр иде. Арадан берсе аеруча хәтердә калган: Шәмсетдин Бәдрие дигән кырык яшьләрендәге бер ир иде. Бәдри җәен-көзен колхозда эшли, карусыз гына йөри, әмма колхозда эш бетүгә, беркем дә белми торган әллә кай якларга чыгып китә һәм Май бәйрәме алдыннан гына кап-кара шевиот костюм, сары штиблетлар киеп авылга кайтып төшә һәм кәефләнеп кенә авыл кибетенә килә иде.
Аңа ияреп, әлбәттә, сеңлесе, апасы килә, Бәдри вәкарь белән генә товар карый, ашыкмый. Бер әйбер ала, исәп-хисап ясыйлар. Кибетче агач ящик кассадан алып аңа вак акча «ыздача» бирә. Әмма Бәдри вак акчаны алмый. Аның өчен иң тантаналы момент шул иде, ул вак акчаны эчкә, кибетче аяк астына терсәге белән сыпырып төшерә һәм мыскыллы караш белән әйтә иде:
Миңа ыздача нәрсәгә?
Бу моментта ул гадәттән тыш бәхетле горурлык белән әйләнә-тирәсенә карап ала иде. Бераздан Бәдри карап-әйләндереп тагын берәр нәрсә сатып ала, кибетче дә аңа нәкъ баягыча вак акча кайтарып бирә, һәм Бәдри монысында тагын да куәтлерәк хәрәкәт белән акчаны сыпырып төшерә иде.
Вак акча җыеп маташырга син мине кем дип белдең?
Шулай дип ул үзенең калын, кечерәк кенә китап кадәр кара бумажнигын мәгънәле хәрәкәт белән куен кесәсенә салып куя иде. Бәдринең тегүгә йөрүе, ахрысы, әнә шул авыл кибетенә килеп бер-ике көн горурлык күрсәтү өчен генә иде. Сугыш башланырга бер-ике ел кала Бәдри кай яккадыр «язылып» китеп барды. Ул елларда безнең авыл халкы «язылып» бик күп өлкәләрне юньле, һөнәрле кешеләр белән баетты: бездән Нижний Тагил, Кизил, Кәттә-Курган, Кемерово, Магнитогорск, Тайшет, Красноярск, Сыктывкар кебек шәһәрләргә эшчеләр посёлокларына кеше күп китте. Бәдри дә киткәч, авыл, кемендер югалткан сыман, ятим калды. Аны гел көттеләр. «Бәдри, кайчан кайтасың инде?» дип, күрәсең, сорап язучылар да булган. Утыз тугызынчы-кырыгынчы Бәдрисез елларда авылда шундый шыксыз хәбәр йөри иде: Шәмсетдин Бәдрие хат язган: крәчин мае кайчан катса, шул чакны без дә кайтабыз, дигән Бәдри шуннан сугышка киткән һәм, бер дә шикләнмичә әйтергә мөмкин, аның үлеме дә шулай үзенчә, Бәдричәрәк булгандыр.
Мондый горурлык, күрәсең, һөнәрчеләрнең барысы өчен дә хас булган. Итекче Җиһанша абзый бар иде. Акыллы, тәртипле, кыска холыклы кеше. Итектән кайтышлый (ә ул Дөбьяз ягына дүрт-биш айга чыга иде), Арча станциясенә килеп төшкән кораллар, авыр. Кайтасы юл егерме чакрым. Базар көн туры килгән, Җиһанша абзый базарда кул чанасы эзли башлаган. Пошалым авылы Арча базарына чана торгыза иде, арадан берсе Җиһанша абзыйга бәйләнгән:
Ал минекен, гомерлек бу, дигән.
Шунда горур һөнәрче, кыска холыклы Җиһанша абзый «ычкынган»:
Син, дигән, фәләнеңне фәлән иткән нәрсә, миңа гомер буе чана тарттырмакчымыни? Миңа бит ул коралларны төяп кайту өчен генә кирәк. Аннары мичкә ягам бит мин аны
Шулай дулаган да, икенче, телсезрәк чаначыдан тегенең күз алдында кыйммәтрәк бәягә чана сатып алган. Әле киткәндә дә дулаган:
Кара син аны! Гомер буе мине чана тарттырмакчы! Бирермен мин
Тегүче Хөснетдин абзый да шундый сыйфатлары белән аерылып тора иде. Анысы, тегүдән кайткач, яз башында кыр эшләренә керешкәнче берәр атна типтереп алырга ярата иде. Типтерүе дә һич тә эчәргә яратудан түгел, бары тик кеше арасында «менә без болай да итә алабыз» дигән кыяфәт өчен генә иде. Хөснетдин абзыйның СССР Дәүләт банкы алдында җинаяте бар: ел саен әнә шул типтереп йөргән көннәрендә урамда агай-эне, ирләр җыелган урында ул кесәсеннән өчлекме, бишлекме чыгарып (тәмәке кәгазенә кытлык еллар), кешене шаккатырып, шул кәгазьгә тәмәке төреп тарта иде. Әмма бу инде «типтерү» атнасының соңгы көннәрендә «йомгаклау концерты» була иде, һәм аның таза, саллы гәүдәле хатыны Гыйльменисатти (Хөснетдин абзый үзе бик җыйнак гәүдәле, җиңел сөякле кеше, әлеге атнада бик җиңел холыклы да була белә иде), бу «гастроль»гә чик куеп, өенә кайткан картын дүрт шарлы агач караватка сузып сала да өстенә менеп атланып утыра һәм үзе, тегәрҗепле күзлеген киеп, «Йосыф китабы»н укый иде.